Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сәмәкәй авылында һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция өлкән лейтенанты Айдар Биктимеровка мемориаль такта ачылды

Бүген, Тукай районының Сәмәкәй авыл җирлегендә , милиция өлкән лейтенанты, батырлык ордены кавалеры Айдар Биктимеровка мемориаль такта ачу тантанасы узды. Ул 20 ел элек , нәкъ шушы көнне, һөнәри бурычын үтәгәндә җинатьчеләр кулыннан һәлак булды. Чарада Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет Советы рәисе урынбасары Люция Әхмәтова, район...

Бүген, Тукай районының Сәмәкәй авыл җирлегендә , милиция өлкән лейтенанты, батырлык ордены кавалеры Айдар Биктимеровка мемориаль такта ачу тантанасы узды. Ул 20 ел элек , нәкъ шушы көнне, һөнәри бурычын үтәгәндә җинатьчеләр кулыннан һәлак булды.

Чарада Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет Советы рәисе урынбасары Люция Әхмәтова, район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Тукай районының эчке эшлэр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Андрей Пономарев, Айдар Биктимеров белән бергә эшләгән ветеран полиция хезмәткәрләре, аның әнисе, тормыш иптәше, туганнары катнашты. Хәтер тактасы авылның якташыбыз исемен йөрткән урамында, ул яшәгән йортка урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев