Якты юл
  • Рус Тат
  • Шартлары яхшы булган хуҗалыкта сөте дә мулдан савыла

    «Гигант» хуҗалыгы турында сөйли башласаң - әйтер сүзе дә, хуҗалыкның башкаларга күрсәтер эше дә җитәрлек. Игенчелектә, терлекчелектә дә биредә күрсәткечләр яхшы. Аннары җитәкчеләре Риф Имамов хуҗалык тормышына, анда эшләүче хезмәткәрләргә битараф түгел. Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, фермаларны реконструкцияләү, эшчеләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә биредә, хәлләреннән килгәнчә, барын да эшләргә...

    Иртәнге савымга без җиденче яртыда ук килеп җиттек. Биредә мине исәнләшеп хуҗалык юристы, җитәкче ярдәмчесе Рөстәм Галиуллин, терлекчелек буенча урынбасар, ферма мөдире Рәйхан Хәмәдиев, баш зоотехник Альмир Гарипов каршы ала. Сыер савучыларның эше тәмамланганын көткән арада сөт җитештерү күләме белән кызыксынам.

    - Көненә 10 тонна сөт савабыз. Шартлы мал башына 15,1 килограмм дигән сүз. Моңарчы җитештерүчәнлек 9 тоннага кадәр кимегән иде. Аллага шөкер, янә арттырдык. Ашатуы, малны тәрбияләве һәрвакыт бер төрле булса да, җитештерүчәнлеккә һава торышы да йогынты ясый. Кинәт кенә суытып, җылытып җибәрсенме, сөт күләме кими дә куя, - дип сөйли Рөстәм Галиуллин.

    Сөтнең дәүләткә сату бәясенә килгәндә, «Гигант»та җитештерелгән аның литрын «Челны-Холод»ка төп бәядән 18 сум 40 тиеннән тапшыралар. Майлылыгы, аксымы югары булган сыйфатлы сөтне исә якынча 22 сумнан җибәрәләр.

    Ниһаять, сыер савучы ханымнар белән дә танышабыз. Беренче бригадада эшләүче ханымнарның әлеге һөнәрдә егерме биш елллап эшләгәннәре дә, әле яңа гына килеп урнашканнары да бар. Бригадирлары Туйбикә Брусянина җитәкчелегендә эшләүче Роза Хәмәдиева, Надежда Романова, Фаина Җаббарова, Мәгъфия Гәрәева, Гөлназ Галиева эш шартлары белән канәгать, шуңа күрә хезмәтләрен дә җиренә җиткереп, тырышып башкаралар. Үзләренә беркетелгән йөз алтмыш биш баш сыерны алар вакытында савып, тәрбияләргә өлгерә. Алар белән каршы яктагы фермада эшләүче хезмәттәшләре, өченче бригада сыер савучылары турында да шул ук сүзләрне әйтеп булыр иде. Бригадирлары Гөлсинә Шәйхетдинова белән бергә биредә Кадрия Нуркаева, Рәмзия Хәсәнова, Анна Вәлиева, Мәгъфия Кәримова, Альфира Солтанова эшли.

    Шулай ук быел гына хуҗалыкта булган тәҗрибәле терлекчеләргә 28-30 яшьлек яшь кадрлар да өстәлгән. Алар: Айгөл Динмөхәммәтова, Лилия Җиһангирова, Далира Шәйхетдинова. Бозау караучылардан биредә яңарак кына Анна Лавренова, Фәнүзә Закирова, Сания Галиева эшли башлаган. Һәрбер сорауга алар:

    - Без һәммәсеннән дә канәгать, Аллага шөкер, - дип елмаеп кына тора.

    Хезмәт хакларына килгәндә сыер савучыларның уртача хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе. Әлбәттә, аның күләме савымга, җитештерүчәнлеккә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә дә фермада эшләүчеләрнең һәркайсы сөт күләмен киметмәскә тырышып эшли.

    Җитәкчелек исә эшчеләренең эш шартларын яхшырту турында кайгырта.

    - Быел, кыска гына вакыт эчендә, ике фермага капиталь ремонт һәм реконструкция ясадык, тулысынча җиһазландырылган ике яңа җәйге лагерь төзедек. Эшчеләр өчен ял итү урыннары булдырылды, аларны даими рәвештә эш киеме белән тәэмин итеп торабыз. Киләсе елда эшчеләр өчен элек төзелгән йортларга өстәп, тагын 5 йорт җиткерү планлаштырыла, - дип сөйләде Рөстәм Галиуллин.

    Моннан кала, киләсе елда сөт комплексында булган тагын берничә ферма бинасына реконструкция ясарга да ниятләре бар. Аларның түбәләрен алыштырасы бар, башка эшләре шактый.

    Менә шуларның һәммәсе турында сөйләшеп, хуҗалыкта барган эшләрне карап йөргән арада урамда тәмам яктырып беткән иде инде. Сыер савучы ханымнар да эшләрен төгәлләп кайтыр юлга җыена башлады. Без дә аларга ияреп, «Гигант» хуҗалыгында эшләүче терлекчеләргә эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге теләп кайтыр юлга чыктык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: