Сәйдәшлеләр сабан культураларын чәчүне төгәлләп, игеннәрне тукландыруга кереште
- Сабан культураларын үткән атнада чәчеп бетердек инде. Бүген, төштән соң, кукуруз чәчүгә керешәбез. Әлеге вакытта егетләребез чәчүлекләрне тукландыру белән дә мәшгуль, - диде безгә дүшәмбе иртәсендә телефоннан Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин. Мерәс якларына юл тотканчы без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов белән очрашып...
Ниһаять, Мерәскә дә килеп җитәбез. Монда безне хуҗалыкның баш агрономы Илдар Мөхәммәдиев каршы ала. Ел саен Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка килеп Илдар Салих улының җитди йөзенә, холык-фигыленә күнегеп бетелгән. Аз сүзле ул. Әмма эше турында тәфсилләп сөйли. Аның белән без кырга китәбез.
- Үткән атнада сабан культураларын чәчүне төгәлләдек. Уҗымнарны корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшләрне дә үткән шимбәдә бетердек. Хәзерге вакытта механизаторларыбыз чәчүлекләрне тукландыру белән шөгыльләнә. Төштән соң җәмгысы 350 гектарда үсәчәк «росс 199» сортлы кукуруз чәчүгә керешәбез, 50 гектарда бәрәңге утырта башлыйбыз, - дип сөйләде баш агроном сикәлтәле басу юлыннан барганда.
Гомумән, хуҗалыкта тукландыруда 4 СЗ-3,6 агрегаты эшли. Владимир Волков, Шамил Зәйнуллин, Назыйм Вәлиев, Юрий Колузаев һәм Иске Абдул бүлекчәсендә эшләүче механизаторлар: Илнур Хәйретдинов, Рәкыйп Хафизов үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Тырмалауда Илсир Абдуллин, Илдус Солтанов эшли, аларның эшен бригадирлар: Илгиз Гарфетдинов, Ирек Мөхәметдинов оештыра.
Илдар Мөхәммәдиев белән арпа басуына килеп җитәбез. Арпаның тишелеше яхшы күренә, җирдән шактый гына күтәрелгән. Быел сәйдәшлеләр арпаны җәмгысы 700 гектарда чәчкәннәр. Аны тукландырып бетергәч, язгы бодай үсентеләренә алыначаклар.
- Әнә, - дип күрсәтә баш агроном, басуда чәчкеч белән йөрүче ДТ-75 тракторына ишарәләп. - Бу агрегатта абыйлы-энеле Шамил белән Илназ Зәйнуллиннар эшли. Бик тырыш, тыйнак егетләр. Үз эшләрен яхшы беләләр, тел-теш тидертмиләр, - ди Илдар Мөхәммәдиев.
Рәтен чыгып, трактор басу башында туктап кала. Без егетләр янына юнәләбез. Шамил Зәйнуллин Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 2000нче елдан бирле эшли. Утыз ике яшьлек механизаторның эш тәҗрибәсе дә җитәрлек, үзенең һөнәре турында да яратып сөйли:
- Мәктәпне тәмамлагач та шушы хуҗалыкта эшли башладым. Ничектер күңел башкасына тартмады. Җирдә эшләүдән тәм табам, хуҗалыкта булган эш шартларыннан, хезмәт хакыннан да канәгать булып яшим, - диде ул.
Шамил Зәйнуллинның гаиләсе дә эшендә аңа терәк, юаныч булып тора. Тормыш иптәше Ләйсән белән алар өч бала: ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Олы уллары Артемга алты, кызлары Илсөяргә өч яшь, ә кече уллары Рамилгә нибары өч ай гына әле. Ләйсән әлеге вакытта шул сабыйларны тәрбияләү белән мәшгуль.
Шамилнең энесе Илназ Зәйнуллинга егерме җиде яшь. Ул Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта өч ел тирәсе эшли. Абыйсы белән иңне-иңгә куеп ул да сынатмый, тырыша.
- Без җаныбыз белән авылга гашыйк, авыл тормышына күнеккән кешеләр инде, - дип ул тыйнак кына елмаеп куя.
Безнең белән саубуллашып алар янә яшел басу киңлекләренә юнәлә. Чөнки, Сабан туена кадәр эшлисе эшләр байтак әле. Язның һәр көне санаулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев