Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сентябрь башыннан Сосновый Бор поселогы балалары яңа бакчага йөри башлый

Татарстанда республика президент программалары ярдәме белән бакчалар, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар сафка баса һәм төзекләндерелә. Республикада шундый 30 программа бар, алар барысы да территорияне үстерүгә юнәлтелгән. Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча, аларның һәрберсе эшләвен дәвам итә. Икътисад авырлыклары кичергән чорда бу ил өчен уникаль күренеш. Программаларда безнең район да һәр...

«Быел без бакчалар ачу буенча рекорд куябыз - шундый 75 яңа объект төзелә, барлыгы 10 меңнән артык урын булдырылыр дип планлаштырыла. Республика тарихында мондый төзелешнең булганы юк иде. Хәзер иң мөһиме - бу биналарның буш тормавы», - дигән иде Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы Сокуры авылында бакча ачу тантанасында.

18 августта Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында өч балалар бакчасы ачуда катнаштылар. Яңа бакчалар Сокуры, Зур Кабан авылларында һәм Лаеш шәһәренең үзендә эшли башлады.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча да Татарстанда республика президент программасы инде бишенче елын эшли. Һәр елны финанслау күләме 2,5 млрд сумны тәшкил итә. Быел бу акчаларга урта белем бирү йортларын гына түгел (119 муниципаль һәм 7 тернәкләндерү мәктәбе), мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләрен дә (10 бакча) төзекләндерәләр. Бүген 2015 елга мәктәпләрне ремонтлау планы нигездә үтәлгән.

Татарстанда яңа мәктәпләр төзү шулай ук республика президент программасы буенча тормышка ашырыла. Агымдагы елда барысы 13 яңа мәктәп сафка басачак.

Районның Сосновый Бор поселогындагы балалар бакчасы күп еллар гадәти коттеджда кысан бүлмәләрдә эшләп килде. Ул бина нибары 35ләп кенә баланы сыйдыра иде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның калганнары «Татарстан» совхозы поселогына йөрде. Бар уңайлыклары булган иркен, заманча яңа бакчада дүрт төркем эшләячәк, шулай ук, элеккеге хезмәткәрләрдән кала, тагын унлап кеше эш урыны белән дә тәэмин ителәчәк. Балалар бакчалары районда, нигездә, 30-40 еллар элек төзелгән булган. Сосновый Борның «Солнышко» бакчасы - соңгы елларда сафка бастырылган мондый объектларның беренчесе. Төзелеш бюджетка 55 млн 310 мең сумга төшкән.

Киләсе елга исә Иске Җирекленең мәктәпкәчә яшьтәге балаларын һәм әти-әниләрен шатлыклы вакыйга көтә - чираттагы яңа бакчага шушы җирлектә нигез салыныр дип планлаштырыла.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында районда барлыгы 12 бина яңа төс алды. Быел Кече Шилнә һәм Шилнәбаш мәктәпләре төзекләндерелде. Киләсе елга тагын 4 мәктәптә капиталь ремонт үтәр дип көтелә. Шилнәбаш мәктәбендә «Уңайлы мохит» программасы буенча 850 мең сумлык эш башкарылды, шушы ук җирлектә балалар бакчасында өстәмә төркем өчен бүлмәләр төзекләндерелде. Республика ярдәме белән Теләнче Тамак, «Татарстан» совхозы поселогы, Мәләкәс һәм Түбән Суыксу балалар бакчаларында түбә ябылды, Яңа поселогы мәктәбендә спортзал тулысынча ремонтланды.

Мәгариф учреждениеләре төзү һәм төзекләндерү белән бергә, районда мәдәният объектлары да сафка баса. Узган өч ел эчендә Круглое Поле поселогы, Иске Җирекле, Боерган авылларында күпфункцияле үзәкләр эшли башласа, быел заманча мәдәният йортында ял итү бәхете комсомолецлыларга елмая. Киләсе елга исә яңа мәдәният йорты төзеп Ташкичү авылы халкын сөендерергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев