Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сәмәкәй мәктәбендә беренче сыйныфка керүче балалар арткан

Кичә ил күләмендә яңа уку елы башланып китте. Районның һәр мәктәбендә 1 сентябрь - Белем көне зурлап, тантаналы төстә уздырылды. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар, укучы кыз-малайлар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлар, педагогларның һәммәсе өчен шатлыклы, көтеп алган, алдан ук күптөрле әзерлек мәшәкатьләренә урап керткән бик зур вакыйга ул.

Районда бу уку елында барлыгы 3115 бала мәктәп партасы артына утырды, 326 укучы беренче сыйныфка керде. Сәмәкәй мәктәбендә узган тантаналы чарада барыбыз да быел беренче сыйныфка килүче балаларның саны ишәйгәнгә сөендек. Алма кебек тугыз кыз һәм малай. Дөрес, район күләмендә караганда күп түгел, зур мәктәпләрдә, әйтик, Бәткедә беренчегә - 40, Кнәздә - 51, Круглое Поледа 34 бала керде. Әмма Сәмәкәй мәктәбе өчен тугызы да алтын бөртеге кебек кадерле. Ни дисәң дә, хәзерге заманда балалар саны уку йортлары язмышын хәл итә. Соңгы елларда бу җирлектә сабыйларның саны арта баруы мәктәпнең дә, авылның да киләчәген өметле итә. Ә балалар саны арту күбрәк читтән кайткан ишле гаилә исәбенә икән. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов әйтүенчә, Сәмәкәй җирлегеннән күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелүдә балалар саны артуга уңай шарт булырга тиеш.

Тантаналы чараны мәгариф системасында 40 елдан артык эшләгән мәктәп директоры Миргасим Галимҗанов ачып җибәрде. Ул укучыларны, әти-әниләрне, педагогларны Белем көне белән тәбрикләде. Уку алдынгыларына, төрле бәйгеләрдә җиңгән укучыларга, укытучыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. Миргасим Галимҗанович мәктәпнең яңа уку елына тулысынча әзер булын әйтте һәм әлеге уңайдан район башлыгы Васил Хаҗиевка рәхмәтләрен җиткерде. Соңгы берничә елда мәктәп урнашкан бинада шактый эшләр эшләнде, түбә ябылды, җылыту системасы, тәрәзәләр алыштырылгач сыйныф бүлмәләре җылынды. Хәзер спорт залын тәртипкә китерәсе калды. Бер түбә астына 6 оешма кереп урнашты, алар үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Мәктәп директоры район җитәкчелеге тарафыннан авыл мәктәпләренә булган сак мөнәсәбәтне уңай бәяләде. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов та яңа уку елы башлану уңаеннан авылдашларын ихлас тәбрикләде, ул да үз чыгышында мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен билгеләп үтте. Мин исә, үз чиратымда, район җитәкчелеге исеменнән котлау һәм тәбрикләү сүзләрен җиткердем. Яңа уку елы башланды, укучыларга да, педагогларга да уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белем көне