Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Роберт Хөснетдинов: «Район буенча Эчке эшләр бүлеге республикада беренчеләр рәтендә»

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәр елны 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата алдыннан хокук саклаучылар үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, бүгенге күрсәткечләрне узган еллар белән чагыштыра. Бу юлы да без полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов белән бүлекнең эшчәнлеге хакында бераз сөйләшеп алдык.

- Бүген райондагы криминоген хәлнең торышын ничек бәялисез? Узган еллар белән чагыштырганда уңай якка үзгәрешләр сизеләме?
- Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләренә күз салсак, районда криминоген хәлне тотрыклы дип әйтергә була. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда теркәлгән җинаятьләр саны 10,5 процентка кимеде, ягъни 410нан 367гә төште. Шул исәптән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны да кимеде - былтыр тугыз айда 107 шундый җинаять исәпкә алынган булса, быел 94 эш теркәлде. Җинаятьләрне ачу күрсәткече 1 процентка артты. Шәхескә карата эшләнгән кырын эшләр саны нәкъ узган елдагыча теркәлде, чит кеше милкенә кагылышлы җинаятьләрнең быел 174 очрагы (узган ел - 188) исәпкә алынды. Җитәкчелекнең аерым контролендәге мәсьәлә - икътисадый җинаятьләр. Быел бу өлкәдә 44 хокук бозу теркәлде. Аларның 28е - вазифадан файдаланып кылынган җинаятьләр.
- Җинаятьләрнең кайсы төрләре артты?
- Үтерү белән янауның тугыз айда 31 очрагы теркәлде. Былтыр бу сан 20 генә иде. Әйтергә кирәк, быел бу төр җинаятьләрнең барысы да ачылды. Шулай ук бакча йортларыннан һәм дачалардан милек урлауларның артуы борчу тудыра. Район территориясендә барысы 65 бакчачылык ширкәте бар. Хокук бозулар «Нектар», «Дизелист», «Лазурный» һ.б. ширкәтләрдә еш теркәлә. Дача сезоны тәмамлангач, көздән кышка кергәндә караклар аеруча активлаша. Матди зыяннан саклану өчен хуҗаларның үзләренең дә милекләренә игътибарлы булулары, бакча йортын кышка бикләгәндә кыйммәтле әйберләрне, эш коралларын, электр приборларын, көнкүреш техникасын анда калдырмаулары сорала. Шулай ук төзелеш материалларын, төсле металлдан эшләнгән әйберләрне калдырмаска кирәк.
- Ә авыл эчләрендә бу яктан хәл ничегрәк?
- Авыл урамнарында, җәмәгать урыннарында хокук бозулар быел кимрәк күзәтелде. Төзелә торган йортлардан, коттеджлардан, гаражлардан төзелеш материаллары, инвентарьлар урлау соңгы вакытта артты. Мәсәлән, октябрьнең соңгы атнасында гына Рябинушка, Әҗмәкәй янындагы Подсолнухи поселокларында шундый очраклар булды. Искәртеп шуны әйтәсе килә, хуҗалар кайда да игътибарлы булсыннар иде.
- Матбугат чаралары хәбәр итеп тора: соңгы вакытта республикада наркотиклар белән бәйле җинаятьләр кимеми. Җәмгыятькә спайс дигән афәт тә килеп керде. Бу ата-аналарны бик хафага сала. Әлеге җәһәттән нәрсә әйтер идегез?
- Наркотикларның законсыз әйләнешен туктату буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре даими эш алып баралар. Тугыз айда мондый 16 җинаять теркәлде, аларның 67 проценты ачылды. Ә спайсларга килгәндә, бездә үсмерләрнең әлеге матдәне куллану фактлары теркәлмәде. Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар үсмерләр белән һәрдаим профилактик чаралар алып баралар. Мәктәпләрдә аноним хәбәрләр өчен махсус тартмалар куелган. Анда салынган мәгълүматлар берсе дә игътибарсыз калмый. Районда наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче оешкан төркемнәр юк. Хокук бозучылар, нигездә, үзләре үләннән әлеге матдәләрне әзерләүчеләр, үзләре үк кулланучылар.
- Быел ачылган җинаятьләр арасында иң эреләре, иң күп көч сораганнары дип кайсыларын саныйсыз?
- Әйткәнебезчә, бакча йортларыннан, төзелеп килүче объектлардан милек урлау - бүгенге көннең баш авыртуы. Мәсәлән, 14 тапкыр җинаять эшләгән Бөгелмә кешесе, 3 җинаять белән Чаллыдан ике кеше, шулай ук шәһәрдән 5 тапкыр хокук бозган балигъ булмаган ир-егет тоткарланды, аларның барысына җинаять эше ачылды. Төзелеш объектларыннан милек урлаган тукайлыга карата ачылган җинаять эше дә судка җибәрелде.
- Кайсы участокларда хәл аеруча катлаулы? Авыллардагы хокук тәртибен, нигездә, участок вәкаләтлеләре тәэмин итә. Аларның эшчәнлегенә дә тукталыйк әле.
- Районның җирле пунктларын үз эченә алган 24 административ участокта 19 участок вәкаләтлесе эшли. Участоклар 4 зонага бүленгән. Бакчачылык ширкәтләре, төзелеш объектлары күп булган Кече Шилнә зонасы, шулай ук Бәтке зонасы катлаулылардан санала.
Шуны да әйтәсе килә, «Уңыш - 2014» операциясе вакытында безнең хезмәткәрләр бик яхшы эшләделәр. Бу тармактагы хокук бозу фактлары буенча бүлек тарафыннан 7 җинаять эше, 12 административ эш кузгатылды, хөкүмәткә 70 мең сумлык зыян кире кайтарылды. Бу республикада иң югары нәтиҗә.
- Бүлектә тәүлек дәвамында дежур часть эшли. Белүемчә, мөрәҗәгатьләр соңгы вакытта артуга бара. Бу халыкның сезгә ышануын дәлилли.
- Мөрәҗәгатьләрнең төрлесе керә. Милек урлау, хулиганлык кылу, бер-береңә кул күтәрү, социаль характердагы каршылыклар, җәмәгать урынында кимсетү һәм башка шундый дәгъвалар белән шалтыраталар. Хәтта машина ватылып калды, килеп ярдәм итегезче диючеләр дә бар. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Быел тугыз айда дежур хезмәткә 5447 мөрәҗәгать кабул ителде, бу узган елның шул чорыннан 188гә артыграк. 312 хәбәр буенча җинаять эше кузгату, 1484се буенча административ хокук бозу турында эш ачу карары кабул ителде. Бүлек җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү дә оештырыла. Быел да андый очрашуга шактый кеше килде.
- Һөнәри бәйрәмегез көнендә аерата нинди күрсәткечләрегез белән мактана аласыз һәм хезмәт коллективына бүген нинди теләкләрегезне җиткерәсез?
- Эшчәнлегебезгә һәр ай саен республика күләмендә нәтиҗә ясалып, бәя биреп барыла. Республикада II категорияле 13 бүлек арасында без берничә ай рәттән инде беренче урында барабыз. Моның артында полиция хезмәткәрләренең генә түгел, аларның гаиләләренең, якыннарының тырыш хезмәте, йокысыз төннәре һәм тынгысыз көннәре ята. Ә бүгенге бәйрәмебез уңаеннан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең барысын да, шул исәптән гаиләләрен дә чын күңелдән котлыйм. Намуслы, үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга сабырлык, хезмәтебездә уңышлар телим. Юлларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә