Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Римма Хәкимханова: «Укучыларымның апа диеп эндәшүләренә озак күнегә алмадым»

Киләсе дүшәмбедә, 5 октябрь көнне, илебез мөгаллимнәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылый. Балаларга белем бирүдән тыш, балалар бакчасыннан алып мәктәп бусагасыннан атлап чыкканчы аларны олы тормышка әзерләүче әлеге һөнәр ияләре алдында һәммәбез дә баш ия. Нинди генә сүзләр әйтсәң дә аз булыр сыман. Һәр укытучы аерым хөрмәткә, калын китап язарлык дәрәҗәгә...

Римма Калимҗан кызы Хәкимханова яшь булса да, тормышка булган карашы, һөнәренә булган тугрылыгы, мөнәсәбәте белән күркәм холыклы кеше. Чаллы шәһәренең КФУ филиалын тәмамлагач та, ул хезмәт юлын башлап җибәрү өчен бер дә шәһәр мәктәбен сайламаган. Авыл мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып эшкә килгән.

- Укытучы булу теләге мәктәптә укыганда ук барлыкка килде. Инглиз телен дә ярата идем. Вакыт белән әлеге теләк зур хыялга әверелде. Шул максат белән инглиз теле филологиясе факультетына укырга кердем. Инде кулга диплом алгач, кайсы мәктәпкә эшкә барыйм икән дигән уйлар белән эш эзли башладым. Тумышым белән Чаллы кызы булып, авыл мәктәбендә белем бирермен дип башыма да китермәгән идем. Ә язмыш шундый кызык нәрсә, көтмәгәндә тормышыңны үзгәртә дә куя. Очраклы рәвештә авыл мәктәбенә инглиз теле укытучысы кирәк дип мине, шәһәр мәшгульлек үзәгеннән, Мәләкәс мәктәбенә җибәрделәр, - дип сөйли Римма Хәкимханова. - Килгән көнне үк дәрес алып барырга куйдылар. Ул беренче көннәрдә укытучылар коллективы, балалар мине ничек кабул итәрләр икән дип борчылуларым, куркуларым әле дә истә. Аннары авыл балаларының миңа апа диеп эндәшүләренә озак кына күнегә алмадым. Шәһәр мәктәпләрендә укытучыларга мөрәҗәгать итү тәртибе башкачарак булганга, озак кына моңа сәерсенеп йөрдем, - дип көлеп куя яшь мөгаллимә.

Өч еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Римма хәзер ике ел инде Круглое Поле поселогы балаларын инглиз теле гыйлеменә, аның хикмәтләренә өйрәтә. Үзенә ышанып сыйныф җитәкчелеген дә тапшырганнар. Әлбәттә, аңа башта җиңел булмаган. Эштәге авырлыкларны җиңәргә, туып торган күпсанлы сорауларга җавап табарга киңәшләре белән хезмәттәшләре ярдәм иткән.

- Тормышка чыгып, Круглое Полега күченеп килгәч тә, яңа мәктәптә коллектив мине Мәләкәс мәктәбендәге кебек үк бик җылы каршы алды. Һәрвакыт ярдәм итеп торды. Хәзер дә кирәк чакта алар миңа һәм башка яшь укытучыларга булышырга әзер торалар. Авыл җирлегендә яшәп, биредә эшләвемә бер дә үкенмим, сөенәм генә, - ди Римма Калимҗан кызы.

Аның укучылары инглиз теле белән бәйле район чараларында, олимпиадаларда катнашалар. Укытучының үзенең уңышлары да юк түгел. Мисал өчен, быел гына Римма Хәкимханова Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» грант программасында җиңеп, республиканың тагын 14 инглиз телчеләре белән бергә, бу елның июль ахыры август ае башларында Англиядә укуда булган. Лондонда укулардан тыш, алар шәһәрнең истәлекле, тарихи урыннарын караганнар, Япония, Франция илләреннән килгән хезмәттәшләре белән дә аралашканнар.

- Әлеге сәяхәт белемнәремне күтәрергә бик файдалы булды. Үзем өчен фәнне укытуга кагылышлы шактый эш материаллары туплап кайттым. Ләкин иң истә калганы: чит ил коллегалары белән аралашкан чакта, аларны безнең биредә укуыбызга хөкүмәт түләгәне шаккатырды. Аларның илләрендә әлеге стажировканы үтү өчен мәктәпләреннән мәҗбүриләп җибәрәләр икән. Һәм чит ил педагоглары әлеге укуга, яшәүгә киткән чыгымнарны үз кесәләреннән түлиләр. Мондый укуларга барып, квалификацияләрен күтәрмәгән очракта, алар эш урыннарыннан да колак кагарга мөмкиннәр, - дип дулкынланып сөйләде укытучы.

Балаларга белем бирү үзенчәлекләренә килгәндә, яшь белгеч үз укучылары, үзе җитәкләгән сыйныфтагы егет-кызлар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга тырыша.

- Кечкенә булсалар да аларның һәркайсы үзенчәлекле, һәрберсе аерым шәхес, - дигән сүзләрне еш кабатлый Римма. - Бәлки шуңадыр да бер ел гына минем сабакларны тыңлаган чыгарылыш сыйныф укучылары, ә бүгенге көндә студент булган кызлар-егетләр, мәктәпкә без укытучыларны күрергә килгәндә, минем яныма да кереп, уңышлары белән уртаклашалар. Мөгаллим һөнәрендә үз укучыларыңның сине әнә шулай онытмаулары, якын итүләре иң бәхетле, рәхәт мизгелләр ул.

Очрашу ахырында Римма Калимҗан кызына сорау бирдем: «Сезнең иң зур хыялыгыз нинди?»

Ул озак кына дәшмәде, уйларына бирелеп утырды. Аннары елмаеп ашыкмыйча гына:

- Ирем Алмаз белән үзебезнең йортыбызны булдырып, анда балалар үстереп, зур гаилә булып яшисе килә. Әти-әниләребезнең, барлык туганнарым, дусларымның исән-сау булулары, алар белән һәрчак аралашып тору һәм мөгаллимә буларак һәрьяклап камилләшү турында хыялланып яшим. Бик теләсәң, хыяллар чынга аша диләр. Мин дә шуңа ышанып, һәрчак яхшылык белән көн күрәм, - дип җавап бирде.

Якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, язмабыз героинясына һәм районның барлык мөгаллимнәренә эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев