Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров район фермеры Миңнехуҗинны бик яхшы хуҗа дип атады

Кичә районга РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килде. Эш сәфәренең барышында ул беренче булып Бакчасарай авылында урнашкан Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгына тукталды. «Бик яхшы хуҗа. Терлекләрне бик нык ярата. Аларны үз балаларыдай караганы күренеп тора», - дип нәтиҗә ясады министр биләмәләр белән танышып чыкканнан соң аның хуҗасы Равил Миңнехуҗин турында.

Николай Федоровны Бигеш аэропортыннан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алдылар. Аннары кунаклар хуҗалыкның терлекчелек фермасы буйлап киттеләр. Торакларның чисталыгын, андагы тәртипне һәм малларның көр, матур булуларын күреп соклануын яшермәде министр. «Мондый гаилә фермалары бары Татарстанда гына, сезнеке шулар арасында иң яхшыларның берсе», - диде ул Миңнехуҗинга мөрәҗәгать итеп.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Николай Федоровка авылларда хуҗалык алып баруның кече формалары белән эшләүнең республикадагы торышы турында әйтеп үтте. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча муниципаль районнар арасында рейтинг үткәрелүен, шуңа карап гаилә фермалары төзү өчен субсидияләр бирелүен, фермерларның федераль программаларда катнашуын билгеләде.
Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгы исә районда әле бик күптән түгел - 2012 елның февралендә генә оешкан иде. Аның төп эшчәнлеге - терлекчелек продукциясе җитештерү. Хуҗалык барлык чәчүлек җирләре белән бергә 399 гектар мәйданны били. Быел бер баш малга 29 центнер азык берәмлеге әзерләү планлаштырыла. Бүген фермада 154 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 36сы савым сыерлар, 420 баш сарык, 65 баш ат асрала. Савым сыерларны көзгә 120 башка җиткерү планлаштырыла, алар өчен торак төзелгән инде. Тәүлегенә бүген һәр сыердан уртача 22-23 килограмм сөт савып тапшыралар. Фермер узган ел Чаллыда үзбәк кухнясы белән үз ресторанын ачкан иде. Сарык итен ул нигездә шушы эшмәкәрлек өчен файдалана. Һәм бу төр иттән алынган табышның яхшы булуын әйтә. Гомумән, эш башлаганда финалын күз алдына китермичә тотынырга ярамый, безнең һәр адым уйланылган, ди ул. Бу урында хуҗалыкның кредитларсыз эшләвен дә билгеләп үтәргә кирәктер. Ат итен шулай ук ресторан аша сата, әлеге продукттан ул бик тәмле казылык ясый.
Терлекчелек фермасында бүген җиде кеше ялланып эшли. Бакчасарайның үзеннән дә, читтән килүчеләр дә бар. Эшләүчеләр бирегә килүләреннән зарланмадылар, хезмәт хакының да вакытында бирелүен һәм начар булмавын әйтеләр. Ләкин җитәкче үзе терлекчелектә эшләрлек кадрлар табуның җиңел булмавын, бу авыл хуҗалыгындагы төп проблемаларның берсе булуын ассызыклап үтте.
Ул көнне Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров тагын «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында, «Кама Бекон» җәмгыятенең сугым цехында булып, аларның эшчәнлеге белән дә танышырга өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык