Якты юл
  • Рус Тат
  • Район гәҗитен авыл белән укыйбыз

    Эшмәкәр Флүр Шәфыйков бу юлы да авылдашларына 100 данә "Якты юл" газетасын яздырды. Яңа, 2013 елга көндәлек матбугатка язылу бара. Гомерем буе шәһәр, район газеталарында эшләгәнгә, минем өчен "подписка" чоры әһәмиятле вакыт, кем әйтмешли, урак өстенә тиң. Кызганыч, соңгы елларда газета-журналларга язылу сизелерлек кимеде. Хикмәт язылу бәяләренең күп тапкырларга артуында...

    Совет чорында журналистикага пропаганда чарасы дип карадык. Минемчә, ул барыбер әлеге вазгыятьне югалтмады. Безгә күптөрле алышыну-үзгәрешләр, җәмгыятьтә һәртөрле көрәшләр чоры туры килде. Ул чакта да, бүген дә иң мөһим вакыйгаларны, тәрәккый (прогрессив) үсешкә хезмәт итә торган идеяләрне барыбер журналист үткәрергә тиеш. Көндәлек басмаларның, гомумән, гаммәви матбугат чараларының бурычы - сәяси фикер булдыру, гомумкешелек кыйммәтләрен, алдынгы идеяләрне пропагандалау. Җиңел вазыйфа түгел бу.

    Соңгы унбиш-егерме елдагы берөзлексез һәм нәтиҗәсез реформалар, җәмгыятьтә катламнар барлыкка килү, рухиятыбызның имгәнүе, матбугат дөньясында да чагылыш тапмый калмады. Әмма моннан 36 ел элек нигез салынган безнең "Якты юл" ("Светлый путь") газетасы үзенең кыйбласын саклап кала алды, "шаккатыризм", реклама-шоулардан өстен булып, күркәм традицияләрен дәвам иттерә, район халкының төп хәбәрчесе, киңәшчесе, фикерләшү трибунасы булуын дәвам итә.

    Бүген газетабыз өчен төп проблема - укучыларын югалтмау, мөмкинлек булганча ишәйтү. Куанычка каршы, бу эштә ярдәмгә килүче химаячеләребез дә бар.

    Күзкәй авылы улы, район Советы депутаты Флүр Шәфыйков менә 3 ел инде өлкән яшьтәге авылдашларын үз оешмасы хисабына "Якты юл"га яздыра. Нәтиҗәдә авылда район газетасы килмәгән йорт юк диярлек. Өлкәннәребез күнегеп тә бетте бугай инде моңа. Бер көнне, тукта әле, газетаның кем күчтәнәче икәнен беләләр микән дигән кызыклы уй килде. Шул сорауны "Ярыш" колхозында 41 ел сыер савучы булып эшләгән Гөлфия Муллахмәтовага бирдем.

    - Нишләп белмәскә, үзебезнең Хатыйп абый улы яздыра. Мең рәхмәт. Әтисе дә кешелекле, ачык йөзле, ярдәмчел кеше иде. Игелекле бала үстергән әти-әнисенең рухы шат булсын, - диде. - Газетаның җомга саны бик "бай" чыга, әдәби язмаларны яратып укыйм. Файдалы киңәшләр күбрәк булсын иде.

    Эзһәм Сазхыев, күп еллар хуҗалыкта агроном булып эшләп, лаеклы ялга чыккан:

    - Флүр Хатыйповичка газетага яздырган өчен генә түгел, мәчетебезне яңарткан, зиратыбызны төзек тотуга булышкан өчен дә рәхмәт. Быел әнә балалар бакчасына да ярдәм биргән. Үз игелеге үзенә кайтсын.

    - Ә газетага нинди теләкләрегез бар?

    - "Якты юл"дан район тормышының бөтен ягын белеп торабыз. "Дин вә мәгыйшәт" сәхифәсе чыгып килә, безгә, олыларга, бик әйбәт ул. Тәрбия темасына язмалар күбрәк булсын иде. Җир белән яшәүче авыл кешесенә белгеч киңәшләре дә кирәк була.
    Рәйсә Кәрамова, элеккеге авыл советы секретаре, хезмәт ветераны:

    - "Якты юл"ны авылыбыз Тукай районына кушылганнан бирле ел саен алдырып укыйм. Авыл эшмәкәре Флюр Шәфыйковка рәхмәтем чиксез - соңгы елларда аның матди ярдәменә яздыралар. Газета бик күп мәгълүмат бирә. Иң башлап беренче биттәге кыска хәбәрләрне укыйм. Аларда район тормышындагы иң кызыклы яңалыклар.

    Нурия Гыймазиева, колхоз ветераны:

    - Газеталарга язылу бик кыйммәт. Пенсияләребез күп түгел бит. Ярый әле Флүр ел саен яздырып сөендерә. Эшләре уң булсын, без, өлкәннәр, бик рәхмәтле аңа, изгелекләре шатлык булып үзенә кайтсын.

    - Газетага яздыру буенча исемлек ел саен минем аша үтә, - ди авылның ветераннар советы рәисе Мулланур Сабиров. - Биредә барысы да авыл өчен хезмәт куйган, хөрмәткә лаек затлар. Флүр Хатыйповичка рәхмәт яусын. Өлкәннәребезгә бик матур бүләк бу.

    Газетаның ветераны буларак, "Якты юл"га язылыгыз дип киңәш бирим, дип кулыма каләм алган идем, әнә шундый көтелмәгән әңгәмә килеп чыкты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: