Якты юл
  • Рус Тат
  • Район больницасында ветераннар өчен тагын ике палата әзерлиләр

    Май башында «Бердәм Россия» партиясе башлангычы белән «Безнең кадерле ветеран» проектының гамәлгә керүе турында язып үткән идек инде. Берничә этапта узучы әлеге проект кысаларында район больницасы бүлекләрендә ветераннар палаталары булдырылды. Биредә өлкәннәр өчен юыну бүлмәләре, телевизор һәм башка уңайлыклар бар.

    Әлеге вакытта район больницасында ветераннар өчен дүрт палата булдыру каралган. Больницаның гинекология бүлеге мөдире, югары категорияле табибә Наилә Гессер «Безнең кадерле ветеран» проекты буенча башкарылучы эшләрне үз контролендә тота.
    - Больницаның неврология һәм хирургия бүлекләрендә бүгенге көндә капиталь ремонт эшләре бара. Ветераннар өчен ике палата әзерләнә. Эшчеләр шул палаталардагы иске сантехника җиһазларын яңасына алыштыру белән мәшгуль. Ремонт тәмамлангач, терапия бүлегендә эшләп килүче ике ветераннар палатасына бу икесе дә өстәләчәк, - ди Наилә Камил кызы.
    Табибә белән бергә терапия бүлегенә узабыз. Безне шунда ук ачык йөзле, җитез хәрәкәтле бүлек мөдире, югары категорияле табиб-терапевт Филида Хәбибуллина каршы алды, сугыш һәм тыл ветераннарының палаталарына озата барды.
    Ике койкалы иркен бүлмәгә килеп керү белән үзеңне өеңдәге кебек хис итәсең. Тыныч төсләрдәге обойлар, стеналарга беркетеп куелган матур светильниклар, шкаф, өстәл кебек йорт җиһазлары, телевизор да больница мохитен йомшартып, җылытып җибәрә. Вакыт-вакыт палатага килеп керүче шәфкатъ туташларын күргәндә генә үзеңнең дәвалану учреждениясеңдә булуың искә төшә.
    Биредә дәвалану курсы үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки Вәлитов та шундый тәэсирдә. Тумышы белән Иске Гәрдәле авылыннан булган 89 яшьлек Зәки абый бүгенге көндә Калмашта яши.
    Сугышка Зәки Вәлитов 1942 елның 20 августында китә (ветеранның хәтере яхшы, һәр вакыйганы төгәл даталары белән сөйли). Китә дигәч тә, иң элек ул укыту курслары уза. Аннары гына аңа дары исе иснәргә туры килә. Беренче вакытта пехотада хезмәт икәннән соң, тәвәкәллеген, сугыш кырында батырлыгын күреп, 269 дивизиянең штабына, разведка ротасына разведчик итеп алалар.
    - Иң истә калган бер вакыйганы сөйлим әле, - дип, Зәки Вәлитов ул чакларны искә ала. - Шулай бер вакыт разведкага чыгып, «тел» алып кайтабыз. Немецлар ягыннан чыгып килгәндә маңгайга маңгай аларның разведкасы белән очраштык. Шунда ук алар белән көрәшә башладык. Каты бәрелештек. Немец разведчикларының берсе башыма сугып яра салды. Ләкин бирешмәдек. Алардан өстенрәк чыгып, «тел»не ычкындырмадык, унтер-офицерны дивизия штабына исән-сау алып кайттык, - ди ветеран.
    Зәки Сәлимгәрәй улының Бөек Ватан сугышы турында сөйләр сүзе күп. Күкрәк билгеләре дә аз түгел. Җәмгысы 22 орден-медале бар. Араларында «За отвагу», «За взятие Орла», «За взятие Литвы» медальләре бар. Искә алыр истәлекләр шактый булса да, ветеранны бүгенгесе күбрәк борчый: «Ике улым, биш кыз оныкларым, ике оныкчыкларым бар. Бер малаем үзем белән бер авылда яши. Ул да, башка балаларым, оныкларым хәлемне белеп кенә тора, рәхмәт аларга. Ләкин картлык көнендә пар канатың - тормыш иптәшең үз яныңда булмавы авыр икән ул. Шуңа гына бераз моңсуланып алам», - дип, Зәки бабай авыр сулап куя.
    Ватан сугышы ветераны биредә 5-6 көн дәвалана икән. Шул вакыт эчендә снаряд кыйпылчыкларыннан яраланган, соңгы араларда гел шешеп беткән, иркенләп йөрергә ирек бирмәүче аякларын дәвалаганнар, шешен төшергәннәр.
    - Бик яхшы шартларда яшим, зур игътибар белән карыйлар, яхшы дәвалыйлар. Сәламәтлегемне тикшергәндә шикәр авыруын ачыклаганнар иде. Әлеге сырхауга да кирәкле даруларын биреп торалар. Бик шатмын, рәхмәт үзләренә, - дип моңсу йөзенә нур чәчеп елмаеп куя Зәки бабай.
    Зәки Вәлитов белән күрше палатада икенче бер Ватан сугышы ветераны - Яңа Байлар авылыннан Җиһангир Фәттахов та бирегә сәламәтлеген ныгытыр өчен килгән. Бик итагатъле, ипле генә Җиһангир бабай белән сөйләшә башлыйбыз.
    - Мине солдатка 1944 елны алдылар. Соңгы чакыруларның берсенә эләктем. Үзем кебек 17-18 яшьлек егетләр белән өч ай Саратовта хезмәт иттек. Аннары йөз кеше арасында үз иркем белән ризалык биреп Берлин ягына, элемтәчегә укырга киттем. Безне Берлиннан 40 км ераклыкта булган бер җирдә Фридрихсхаген шәһәренә урнаштырдылар. Җиңү көнен дә без Берлинда каршыладык. Ничек итеп шатланганыбыз, бар булган ризыкны җыеп бәйрәм иткәнебез әле дә хәтердә, - ди ветеран.
    Сугыштан соң кем булып кына эшләмәгән Җиһангир бабай. Иң яратып искә алган вакытлары - Күзкәй урта мәктәбендә 17 ел хезмәт укытучысы булып эшләгән. Авыл балаларын агач, тимер эшенә өйрәткән, хезмәт аркылы тәрбияләгән. Хәзерге вакытта да йомыш белән шәһәргә килгәндә, шәкертләре аны танып хәлләрен белешәләр, уңышлары белән уртаклашып, элек биргән киңәшләре өчен рәхмәтләрен әйтәләр.
    - Мин аларны үзем танымыйм да. Яныма килеп үзләре исәнләшүләре, хәлемне белеп, кунакка чакыруларыннан күңелгә җылы керә, - дип, Җиһангир Фәттахов күзләренә төшкән яшьләрен сөртә.
    Сиксән җиде яшендәге Җиһангир бабай балалары, онык-оныкчыклары булуы белән дә бик бәхетле. Ике улы, бер кызы гел аның хәлен белеп, тәрбия күрсәтеп торалар. Шәһәрдә торучы өч оныгы да оныкчыкларын ияртеп авылга кайталар, ветеранны сөендерәләр.
    - Балаларым, оныкларым больницага килеп хәлемне белеп кенә торалар. Биредә эшләүче табиблар, шәфкатъ туташларының да мөнәсәбәтләре яхшы, телләре татлы. Шундый уңайлы шартларда яшәп дәвалануыма шатланам. Безгә, өлкәннәргә, бары бер җылы караш, тәмле сүз, игътибар гына кирәк. Шуның белән без бәхетле, - ди ветеран.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: