Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Премьер-министр Сосновый Бор поселогында балалар бакчасы, Комсомолецта күпфункцияле үзәк ачты

Бүген районда республика программалары кысаларында төзелгән ике объект - Сосновый Бор поселогында 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолец поселогында 200 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк ачылды. Тантаналы вакыйгаларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Районның Сосновый Бор поселогындагы балалар бакчасы күп еллар гадәти коттеджда кысан бүлмәләрдә эшләп килде. Ул бина...

Бүген районда республика программалары кысаларында төзелгән ике объект - Сосновый Бор поселогында 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолец поселогында 200 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк ачылды. Тантаналы вакыйгаларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Районның Сосновый Бор поселогындагы балалар бакчасы күп еллар гадәти коттеджда кысан бүлмәләрдә эшләп килде. Ул бина нибары 35ләп кенә баланы сыйдыра иде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның калганнары «Татарстан» совхозы поселогына йөрде. Бар уңайлыклары булган иркен, заманча яңа бакчада дүрт төркем эшләячәк, шулай ук, элеккеге хезмәткәрләрдән кала, тагын унлап кеше эш урыны белән дә тәэмин ителәчәк. Балалар бакчалары районда, нигездә, 30-40 еллар элек төзелгән булган. Сосновый Борның «Солнышко» бакчасы - соңгы елларда сафка бастырылган мондый объектларның беренчесе. Төзелеш республика бюджетына 55 млн 310 мең сумга төшкән.
Бакчаны ачу тантанасында иң беренче итеп сүзне нәниләргә - әлеге матур йортның булачак хуҗаларына бирделәр. Алар үзләренә шундый зур бүләк ясаган апа-абыйларына шигырь юллары аша рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Район башлыгы Васил Хаҗиев үз чыгышында балаларны, әти-әниләрне, гомумән, район халкын котлады, төзелешне гамәлгә ашыручыларга олы рәхмәтен белдерде.
Премьер-министр Илдар Халиков «Солнышко» дип аталган бу балалар бакчасының гел шулай кояш кебек көлеп торуын, бинада һәрвакыт яхшы кәеф хөкем сөрүен, сабыйларның бакчага һәрвакыт атлыгып торуын теләде. Авыл җирендә шундый югары дәрәҗәдәге бакча барлыкка килү әле кайчан гына чынга ашмас кебек тоелган олы вакыйга булуын билгеләп үтте. Аннары Татарстан Хөкүмәте исеменнән балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Бакча мөдире Надежда Андровага символик ачкычны тапшырып, лентаны кискәннән соң кунаклар бинаның эченә үттеләр. Төркем бүлмәләре, татар теле кабинеты, музыка залы белән таныштылар.
Сосновый Бор поселогыннан соң Илдар Халиков һәм башка кунаклар район башлыгы Васил Хаҗиев белән берлектә Комсомолец поселогына юл алдылар. Биредәге яңа мәдәният объектын «Браво» арт-үзәге дип атаганнар. «Миңа соңгы өч ел эчендә күп җирлекләрдә мондый объектлар ачарга туры килде. Ләкин сез генә үзәкне шундый креатив исем белән атый алгансыз. Миңа монда барысы да ошый, барысы да уйланган. Мондый талантлы кешеләр күбрәк булсын, гел елмаеп торыгыз, бу үзәк чыннан да бәхет һәм шатлык үзәге булсын», - диде Премьер-министр үзенең котлау сүзендә. Биредә дә Хөкүмәт исеменнән бүләк итеп сертификат тапшырды.
Комсомолец поселогындагы күпфункцияле үзәк исә районда соңгы елларда сафка бастырылган мондый объектларның дүртенчесе. Узган өч ел эчендә Круглое Поле поселогы, Иске Җирекле, Боерган авылларында шундый үзәкләр эшли башлады.
Комсомолец поселогында бүген 1 меңгә якын халык яши. Яшь гаиләләр төзелә, шәһәрдән, башка чит төбәкләрдән кайтып төпләнүчеләр күп, балалар саны да арта. Җирлек үсә, киңәя. Моңа кадәр авыл клубы шул максатка яраклаштырылган ФАП бинасында эшләп килде. Шуңа күрә шартлар тудырылган ял итү урынына комсомолецлылар күптән мохтаҗ иде. Күпфункцияле үзәк төзелешенә программа кысаларында республикадан 11 млн 035 мең сум акча бүлеп бирелде.
Бакчалар һәм күпфункцияле үзәкләр төзү алга таба да дәвам итәчәк. Республика президент программасы кысаларында киләсе елга Иске Җирекледә яңа бакчага, Ташкичү авылында мәдәният йортына нигез салыныр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев