Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Оныкларыбызны үз яныбыздан җибәрү турында уйламадык та, алар үз балаларыбыз кебек

Егерме тугыз яшьлек кызлары Гөлнара авыр чир белән урын өстендә ятканда әтисе Кәшиф һәм әнисе Рәмия кызларының ике баласын беркайчан да ташламаска ант итәләр. Сабыйларының олысына, Илназга, - ун, сеңлесе Инзиләгә җиде яшь була ул вакытта. Күз яшьләрен көчкә тыеп түзәләр ата белән ана, ләкин кызларына күрсәтмиләр. Гөлнара үзе дә...

Сүзем Новотроицкое авылында яшәүче Нигъмәтуллиннар гаиләсе турында. Юк, бер дә алай эшләмәсләр иде, бик теләрләр иде оныкларының әти-әни җылысында үсүләрен. Ләкин язмыштан узмыш юк дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул.

Нигъмәтуллиннарның яшь гаиләсе Новотроицкоега Куйбышев өлкәсеннән 1988 елда күченеп кайта. Рәмия сыер савучы, Кәшиф механизатор булып эшкә урнаша. Кызлары Гөлнара беренче сыйныфка китә, Гөлүсә бакчага йөри башлый. Новотроицкоеда Рәмия белән Кәшифнең өченче кызлары - Гөлназ дөньяга килә. Гомер буе эш белән яшиләр, балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерәләр. Кызлар тату, матур гаиләдә тәрбияләнәләр. Гөлнара 18 яшендә үк Октябрь Бүләк егетенә кияүгә чыга. Бер-бер артлы ике балалары туа. Ләкин, кызганычка каршы, никахлары озакка бармый, яшь гаилә аерылыша.

Кечкенә сабыйларның бәхетеннәнме, Гөлнарага тормыш юлында Яр Чаллы егете Эдуард очрый. Гөлнараны да ярата, хөрмәт итә, балаларны да үзенеке кебек якын итә. Илназ белән Инзилә дә аңа «әти» дип йөри башлыйлар. Эдуард аларны шәһәргә, Мәләкәс аръягындагы иркен, матур йортларына алып кайтып китә. Шулай итеп, гаилә Эдуардның әти-әнисе янында гомер итә башлый. Роза ханым да, Хәлил әфәнде дә киленнәрен үз итәләр, балаларны да кимсетмиләр, үзләренеке кебек тәрбияли башлыйлар. Яшисе дә яшисе бит бәхеткә куанып, юк, тормыш алай гына бармый икән шул - табиблар яшь хатынның муенында яман шеш табалар, лимфа бизләренә салкын тигән, диләр. Ике ел ярым авырып ята Гөлнара. «Кодабыз Хәлилгә, кодагыебыз Розага без бик рәхмәтле. Гөлнараны соңгы көннәренә кадәр алар тәрбияләде. Бер ризасызлык күрсәтмәделәр», - ди Рәмия Сруровна.

Кызларына биргән вәгъдәләренә тугры калып Нигъмәтуллиннар ике оныкларын да Новотроицкоега алып кайталар, авыл мәктәбенә укырга бирәләр. Гөлнара юк дип, Эдуард та Илназ белән Инзиләне ташламый, ярдәм итә, Роза әбиләре белән Хәлил бабайлары да балалар белән һәрдаим аралашып тора.

Ләкин бәхетсезлек дигәнең ялгыз йөрми, диләр. Әле әниләренең кайгысыннан аңга килергә дә өлгермәгән балаларга тагын бер үлем хәсрәтен кичерергә туры килә. Инде алар әти дип дәшәргә, яратырга өлгергән Эдуардның да гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Йөк машинасы белән ерак юлга командировкага чыгып киткән җиреннән үле гәүдәсен генә алып кайталар утыз биш яшьлек ирнең. Ул алып бара торган йөккә хуҗа булырга теләүчеләр үтерәләр машина шоферын. Гөлнара Эдуардның туган көнендә җан бирсә, Эдуардның үлгән көне Гөлнараның туган көненә туры килә. Нигъмәтуллиннар өчен дә, Эдуардның әти-әнисе Әхмәтҗановлар өчен дә бик авыр вакытлар була бу. Хәер, бала хәсрәтен еллар гына юа аламыни? Бүген дә ул йоткан саен тамак төбендә төер булып утыра.

Ләкин яшәргә, көчле булырга, сабыйларны үстерергә кирәк. «Илназ да, Инзилә дә безгә оныклар кебек түгел, үз балаларыбыз кебек. Үзләрен ятим итеп тоймасыннар өчен бар йөрәк җылыбызны бирергә тырышабыз, кулдан килгәннең барын да эшлибез. Аллага шөкер, бер-беребезне аңлап яшибез. Мөнәсәбәтләребез бик дустанә», - диләр бүген әби белән бабай. Илназ белән Инзиләгә дә әби-бабасы бүген әти-әни кебек. Фамилияләрен дә юкка гына алмаштырмаганнардыр - бабайларыныкын алганнар. Әти­ләренең исемен дә үзгәртеп, Кәшифович һәм Кәшифовна дип куярга уйлыйлар.

Ун яшьтә әнисеннән калган Илназ инде ноябрьдә уналтысын тутыра, Инзиләгә майда унөч тулган. Илназ хәзер Яр Чаллыдагы 79нчы егетләр лицеенда белем ала, Инзилә - Новотроицкое мәктәбендә. Яхшы укыйлар, әби-бабайга сүз китермиләр.

Әлбәттә, әниләренең үлемен бик авыр кичергәннәр сабыйлар. Ике елдан артык авырып ятуын күрү, кайчан да булса аларны калдырып мәңгелеккә китәсен белеп тору да бала күңеленә җиңел булмагандыр. Ләкин, әби-бабайга тагын да авыр булмасын дипме, сиздермәскә тырышалар алар. Әнә бит, әнисе турында искә алганда күзләре ничек моңсулана Инзиләнең. Илназ белән генә сөйләшеп булмады, лицейдан ул шимбә көнне генә кайта икән. Зиратка юлны бер дә өзмиләр балалар, әниләренең кабере һәрвакыт чистартылган, чәчәкләргә күмелгән.

Нигъмәтуллиннарның зур йортында бүген әби, бабай, ике онык кына түгел, кече кызлары Гөлназ да гаиләсе белән вакытлыча яши. Яшьләр Суровкада йорт төзи. Моңа кадәр уртанчы кызлары Гөлүсәне ире һәм ике баласы белән сыендырганнар төп йортка. Алар да Новотроицкоеда үзләре өй төзеп чыкканнар. «Күпмедер вакыт унбер кеше бер түбә астында яшәдек. Аллага шөкер, тавыш-гауга куптармадык, тату булдык. Балаларда да, оныкларда да үзара хөрмәт дигән сыйфат тәрбияләргә омтылдык», - диләр Рәмия Сруровна белән белән Кәшиф Хәнифович.

Рәмия апа инде лаеклы ялда, «Кама Беконы»нда технолог булып пенсиягә чыккан, Кәшиф абый әле эшли, нефть чыгару оешмасында. Хуҗалыкларында бүген биш сыер малы гына бар. Җәен бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. «Барысы да балалар өчен. Эшкә дә өйрәнеп үсәләр, тамаклары да тук була», - диләр өлкәннәр беравыздан. Бары исән генә булсыннар, сәламәт үссеннәр, бала хәсрәтен берәүгә дә күрергә язмасын, дип телиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев