Якты юл
  • Рус Тат
  • Һөнәр сайлау: уңга китсәм егылмаммы, сулга барсам абынмаммы?

    Һөнәр сайлау мәсьәләсе кеше тормышында иң беренче тапкыр тугызынчы сыйныфны тәмамлар алдыннан килеп баса. Унынчыга барыргамы, әллә урта һөнәри белем бирүче уку йортына керергәме? Ә югары белемне теләгән очракта аннары да алырга була. Иң мөһиме - сайлаган һөнәрең хезмәт базарында кирәкле, шул ук вакытта күңелеңә дә якын булсын. Кем әйтмешли,...

    Яшьләр нинди сукмактан китәсен төгәл белә

    Сер түгел, һөнәре хезмәт базарында кирәкме, юкмы икәнлеген төбенә төшеп уйлап тормыйча югары уку йортына барып кереп, аннары дипломнарын кулларына тотып оешмалар буйлап эш эзләүчеләр дә шактый. Ә бүгенге яшьләр, чыгарылыш сыйныф укучылары бу хакта ни уйлый? Киләчәккә планнарын барлау, фикерләрен белү өчен без Яңа поселогы мәктәбенең унберенче сыйныфында укучылар белән сөйләшеп карарга булдык. Биредә унберенчене быел нибары дүрт бала: бер егет һәм өч кыз тәмамлый. Бердәнбер егет Тарас Кавтеладзе поселок мәктәбенә унынчы сыйныфка гына килгән - биредә ике ел гына әле. Тарасның алга куелган планы ныклы - бердәм дәүләт имтиханнарын биргәч, документларын Яр Чаллы физкультура институтына тапшырырга уйлый. Физкультура укытучысы һәм тренер булачакмын, ди. Уку йортын тәмамлагач, авыл яки шәһәр мәктәбенә эшкә барырга уйлый. Үземә алай югары бәя куймыйм, эшемне башлаган мәлдә артык зур хезмәт хакына өметләнмим, ди егет. Әйтергә кирәк, Тарас бүген үк инде үз чыгымнарына акчаны үзе эшли икән. Шәһәрдә яшәүче апасының үз сәүдә предприятиесе бар. Дәрестән соң һәм ял көннәрендә Тарас шунда эшкә йөри. Табышның ун процентын алып барам, мин канәгать, ди егет. Институтка кергәч шулай ук уку белән параллель рәвештә эшләргә дә уйлый. Гомумән, Яңа поселогының унберенчеләре югары уку йортына кереп укып кына утырырга җыенмыйлар, барысы да белем алуны эш белән чиратлаштырырга планлаштыралар. Бу вакытта кибеттә, машина юу урынында яки башка шундый җирдә эшләргә мөмкин, айга 10 мең сум булса да кертергә инде, диләр алар. Кызлардан Эльвина Сәлахованың планы - Яр Чаллы педагогия институтына керү. Без укытучылар нәселе, шуңа күрә бүтән һөнәр турында уйламыйм, ди кыз. Камилла Ганиева шулай ук физкультура институтына, Наталья Долгова Самарага тимер юлчылар әзерләүче уку йортына барырга җыена. Натальяның әти-әниләре дә бүген Круглое Поледа тимер юл станциясендә эшлиләр. Яшь белгеч буларак, 10-15 мең сум хезмәт хакы түләрләр дип өметләнә ул. Аннары бераз тәҗрибә туплагач, шушы ук тармактагы югарырак бәяләнә торган эшкә күчәргә дигән планнары бүген Натальяның.
    Егет-кызлар белән кыска гына әңгәмәдән соң аларга карата бары уңай фикерләр генә туды, хөрмәт уянды. Яшьләр үзләренең нинди сукмактан китәсен төгәл белә, һәр адымнары уйланган. Уку йортын тәмамлап, эшкә тотынган чорларында берсе дә зур хезмәт хакына өметләнми, без бит әле ул вакытта үзебез дә өйрәнчек кенә булабыз, диләр. Алга таба инде бер урында таптанырга җыенмыйлар, белемне арттырып, тәҗрибәне күбәйтеп, акчаны да зуррак итеп алырга ниятлиләр. Ә, гомумән, бүген гадәти тормыш алып бару өчен ким дигәндә 20-30 мең сум акчасыз булмый, киресенчә икән, гаиләбезне туйдыра алмаячакбыз, диләр яшьләр.
    Шунда ук Яңа поселогында Сарман аграр колледжы филиалында укучы Югары Байлар егете Илназ Мосавиров һәм поселоктан Илфат Мәсәгутов белән дә бераз сөйләшеп алырга туры килде.
    Алар биредә икесе дә машина һәм трактор йөртүче, слесарь һөнәрләренә өйрәнә. Ике ел ярым укыгач армиягә китәчәкбез, аннары шофер булып урнашырбыз, мөгаен, диләр алар. Шулай ук башта артык зур хезмәт хакына өметләнмибез, ләкин үзебезгә булса да җитсен иде, эшләп торып әти-әнидән акча сорарга калмасын иде, дип фикерләрен әйтәләр егетләр.

    Күпләр үзе теләгән эшкә танышларсыз урнаша алмый

    Укучылар менә шулай уйлый, планнар кора. Сүз дә юк, буш планнар булмасын, теләкләре чынга ашсын. Ә югары уку йортын тәмамлаган, инде кулына дипломын алырга өлгергән яшьләрнең хәле ничек? Эшкә урнашу аларга ансат кына булганмы? Гомумән, кулына диплом тоткан белгеч үзе теләгән эшкә үзе генә барып урнаша аламы? Әллә монда әти-әниләрнең, дусларның ярдәменнән башка барып чыкмыймы? Мәләкәс авылында яшәүче Заһидә Закирова бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты: «Кызым Алсу Мәләкәстә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, КамПИ каршындагы икътисад колледжына керде. Анда финансист белемен алды. Аннары КамПИда югары белем алып, логист булып чыкты. Һәр адымны безнең белән киңәшләшеп эшләде. Сәүдә тармагынмы, әллә йөкләр күчерү буенча юнәлешне сайларгамы дигән сорау тугач, без әти-әниләре икенчесе кулайрак булыр дигән киңәш бирдек. Узган ел кызыбыз кулына диплом алды. Башта ике айлап вакытлыча кибеттә эшләп алды. Үз кирәк-яракларына акча булдырды. Аннары безнең ярдәмнән башка гына эшкә кермәкче булып карады. Башта бер урынга, аннары икенчесенә барып, берәр көн эшләп күрсәтте. Чакырырбыз дип телефонын алып калсалар да, кире шалтыратмадылар. Мөгаен, шулай сыныйбыз дигән булып бер көн, берничә көн яшьләрнең көченнән бушка файдаланучылар аз түгелдер. Аннары КамАЗ логистикасына барды. Анда йөрү бик уңайсыз иде. Баланы тилмертмик инде дип, соңрак эш эзләү процессына үзебез дә катнашырга булдык. Сер түгел, танышлар аша Алсуны «Татэлектромаш»ка урнаштырдык. Эш тыгыз, көненә иллешәр, алтмышар заявка була, шулай да үземә ошый, ди бүген. Кулына 13 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. Бездән акча сораганы юк. Авырлыклар булса түз, урнашкан урыныңда тәҗрибә тупла, аралаш, танышларың булыр, аннары күзең күрер, дип әйтәм кызыма. Акча беркайда да эшләмичә генә килми ул, дим».
    Заһидә Фаеговна дипломлы булгач та баланы үз белгечлеге буенча эшкә урнаштыру чыннан да җиңел түгеллеген әйтә, бу фикер минеке генә түгел, күп ата-аналар шундый матавыклар аша үтә, ди.
    Сүз дә юк, сөйләшә китсәң, башка фикерләргә дә юлыгасың. Шунысы да бар: кемгә ничек туры килә, кемнең холкы нинди бит! Аннары, алган белгечлегең җәмгыятькә ни дәрәҗәдә кирәк тагын!

    Эшләп күрсәтмичә беркайда да учлап акча бирмиләр

    Эш бирүчеләр дә килеп үзен күрсәтмәгән кешегә учлап акча тоттырырга ашкынып тормый. Шулай булмый мөмкин дә түгел. «Бу мәсьәләдә мәктәптән үк аңлату булырга тиеш. Бала-чага әле төптән уйлап бетерә алмый, шуңа күрә һөнәр сайлауны хәл иткәндә, беренче эш көннәрендә ата-ананың киңәше бик кирәк, - дип сүзен башлый «Гигант» җәмгыяте директоры Риф Имамов. - Әлбәттә, яшьме ул, картмы, мин яңа килгән кешегә эшләп күрсәтмичә генә күп итеп акча түли алмыйм. Ә инде сынауны яхшы үтә икән, өметле икән, без аңа хезмәт хакыннан тыш та өстәмә ярдәмебезне тәкъдим итәбез. Мәсәлән, эшкә килүчеләргә быел алты йорт салырга җыенабыз. Төп шарт - гаилә башы да, аның хатыны да хуҗалыкта ун ел эшләргә тиеш. Бер тиен дә түләмичә йортны аннары гаилә үз милке итә ала. Гаиләсез кешегә шулай ук ун ел эшләү шарты белән поселоктан бер бүлмәле фатир алып бирү мөмкинлеге бар. Без, әлбәттә, бүген яшьләрнең күбрәк килүен теләр идек. Менә шушы проблеманы чишү юлларын эзлибез дә инде».
    Бикләндә быел мәктәпне тәмамларга җыенучы Айназ Әхмәтҗанованың әнисе Роза ханым да яшьләргә эшкә урнашкач та эш бирүчеләр тарафыннан аерым ярдәм, стимул булсын иде дигән шушы фикерне куәтли. «Грантлар, подъемный итеп бирелә торган акчаларга уңай карыйм. Шулай да мин балаларга акчаны беренче урынга куймагыз, иң мөһиме - эшегездән үзегез канәгать калыгыз, башкаларга файда китерсен дип үстердем. Бәлки дөрес тә түгелдер, бу минем фикер», - ди ул. Роза ханымның кызы киләчәктә табиб булырга җыена. Бу һөнәргә бүген ихтыяҗ зур, эшсез калмас, дип өметләнә әти-әни.

    Юл чатында калганнарга мәшгульлек үзәге дә ярдәм итә

    Бүген юл чатында калып, эш таба алмыйча йөргән яшьләргә һәм эш бирүчеләргә район мәшгульлек үзәге дә үз ягыннан ярдәм тәкъдим итә. Анда «Яшьләр практикасы» һәм «Беренче эш урыны» дигән программа эшли. Эш бирүченең яшь белгечкә түли торган хезмәт хакының бер минималь эш хакы суммасын (5554 сум) компенсацияли һәм яшь хезмәткәргә мәшгульлек үзәгеннән 2125 сум күләмендә матди ярдәм бирелә. Программада катнашучылар бу ярдәмгә өч ай дәвамында дәгъва итә ала. Ләкин, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюкның әйтүенчә, әлегә быелгы программада катнашырга, мөмкинлектән файдаланырга теләк белдерүчеләр генә юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: