Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проекты эшли

Бүгенге көндә «Шәфкать» үзәге аша 220 кешегә үз өйләрендә социаль хезмәтләр күрсәтелә. Араларында балалары читтә яшәүче яки гомумән ялгыз калганнары да бар. Интернат-йортларда социаль хезмәткәр андый өлкән кешеләрнең хәлен яхшыртуга бар көчләрен куя, әмма туганнарча җан җылысын, өйдәге мохитне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәлен җиңеләйтү максатыннан, 2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дигән пилот проекты тормышка ашырыла.

– Әлеге проект өлкән кешене үз йортыңа алып, аны үз гаилә әгъзасы итеп кабул итүне күздә тота. Бер-береңә килешү-килешмәүне аңлар өчен тәрбиягә алынучыга һәм тәрбиягә алучыга да вакыт бирелә, алар һәрдаим аралашып, күрешеп торалар, аннары инде бергәләшәп яшәү карарына киләләр. Безнең районда өлкән кешене гаиләгә алуның матур мисалы бар. Бу – Бәтке авылында яшәүче Гөлфия Исламованың гаиләсе. Әлеге гаилә Алевтина Кузнецованы бер ел ярым элек үзенә тәрбиягә алды (әлеге күркәм гаилә турында без «Якты юл» газетасының узган саннарында язып чыккан идек инде). Шушы вакыт эчендә, барлык авырлыкларны кичеп, алар чын гаиләгә әйләнделәр, – дип сөйләде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шафикова.
Шушы көннәрдә Алевтина Ивановнага 75 яшь тулды. Юбилярны күркәм юбилее белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шафикова һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлнур Исмәгыйлова котлады. Юбилярны тәбрикләр өчен шулай ук бирегә Бәтке мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм шәкертләре дә килде. Сабыйлар олы яшьтәге Алевтина Ивановнаның күңелен күрер һәм бәйрәм мизгелләре бүләк итәр өчен җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Аннары барысы да бәйрәм табынына җыелды. Әлеге көнне Алевтина Ивановна һәм Гөлфия Миргарифановнаның йөзләреннән елмаю китмәде.
Һичшиксез, карт кешене карау җиңел түгел. Өлкән кеше күңеле яшь сабыйныкы сыман – ялгыш кына әйтелгән сүздән дә хәтере калырга, рәнҗергә мөмкин. Ә өлкән яшьтәге кеше инвалид булса, бу икеләтә авыр эш. Аны сабый баладай күтәреп йөртергә, юындырырга, ашатырга да кирәк бит. Әмма, нинди генә кыенлыклар булмасын, Гөлфия белән Алевтина апа кыз һәм әни сыман яшиләр, нинди генә авырлыклар кичергә туры килмәсен, алар бер-берсенә терәк. Әлеге гаиләне, андагы мохитне үз күзләребез белән күргәч, мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр әле дә бар икән дип күңел сөенә.
Сүз уңаеннан, өлкәннәрне опекага алган гаиләләргә ай саен пособие каралган. Беренче төркем инвалидлар өчен – 8 мең сум, икенче төркемгә – 6 мең сум, өченче төркем һәм физик мөмкинлекләре чикле булмаган әби-бабайларны тәрбияләгәнгә – 4 мең сум. Шулай ук тәрбиягә алган әби-бабай кеременең 75 проценты да тәрбиягә алучыга бирелә. 
Әби яки бабайны тәрбиягә алырга теләгән кеше 60 яшьтән дә артмаган, өлкән яшьтәге кеше белән туган булмаган, хөкемгә тартылмаган, торак шартлары яхшы, яшәү урыны Татарстан Республикасы территориясендә булган, өлкән яшьтәге кешене карау теләге белдергән кеше була ала. Социаль учреждение, өлкән кеше һәм тәрбиягә алучы гаилә белән өч яклы килешү төзеләчәк. Әгәр дә өлкәннәрне гаиләгә алырга теләк белдерүчеләр булса, алар «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев