26 октябрь 2018 яңалыклары
-
Пассажир ташучыларга контроль көчәя: лицензияң булмаса, рейска чыга алмыйсың
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы автобуста пассажир ташуны лицензияләү турындагы закон проектын хуплады.
-
Бөтен дөнья татарча яза
27 октябрь көнне республика буенча «Бөтен дөнья татарча яза» дигән чара уза. Әлеге диктантта районнан 15ләп мәктәп, 90лап кеше татарча диктант язачак, дип хәбәр итә районның мәгариф бүлеге.
-
Районда беренче тапкыр «Театраль Олимп» фестивале уза
«Театраль Олимп» фестиваленең сайлап алу этабы авыл җирлекләрендә узды.
-
«Зенит»ның баш тренеры «Казан» аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүне хуплады
Тренерга Казан волейбол клубы уенчылары да теләктәшлек белдергән.
-
«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проекты эшли
Бүгенге көндә «Шәфкать» үзәге аша 220 кешегә үз өйләрендә социаль хезмәтләр күрсәтелә. Араларында балалары читтә яшәүче яки гомумән ялгыз калганнары да бар. Интернат-йортларда социаль хезмәткәр андый өлкән кешеләрнең хәлен яхшыртуга бар көчләрен куя, әмма туганнарча җан җылысын, өйдәге мохитне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәлен җиңеләйтү максатыннан, 2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дигән пилот проекты тормышка ашырыла.
-
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта семинар-киңәшмә уза
Бүген, ягъни 26 октябрь көнне, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында авыл хуҗалыгының бүгенге көндә актуаль мәсьәләләре – терлекне кышлату, техниканы кышкы саклауга кую һәм башка сораулар буенча семинар-киңәшмә уза.
-
Район башлыгына рәхмәт белдерелде
Узган җомга көнне районда татар язучылары белән зур очрашу узды. Шушы уңайдан ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевтан Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменә Хөкүмәт телеграммасы килде.
-
Татарстанда беренче яртыеллыкта товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,3 трлн сумга кадәр арткан
Төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.
-
Яңа билгеләнү
16 октябрьдән Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры вазифаларына Лилия Рафаил кызы Хөсниева билгеләнде.