Якты юл
  • Рус Тат
  • Никахсыз балаларын таныган әтиләр арта

    Гражданлык хәле актларын теркәү статистикасы - халык санының үсешен билгели торган төп күрсәткеч. Ягъни бер кешенең шәхси тормышындагы теге яки бу үзгәреш җәмгыятьтәге сәяси, икътисадый һәм социаль процессларны күзаллау мөмкинлеген бирә. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләренә күз салсак, райондагы демографик хәлне шактый каршылыклы дияргә нигез бар, төгәлрәк әйткәндә, әлеге чорда...

    Сүз дә юк, соңгы елларда районда сабыйларның күпләп тууы сөендерә. 2012 елның 10 аенда гына 450 бала дөньяга килде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 88 балага артык. Барлыгы 236 малай һәм 214 кыз бала туды.

    Балалар тууның артуына китергән төп факторлар:

    - елына 600әр бала дөньяга килгән 80нче еллар балаларының бала тудыру яшенә җитүе;

    - ана капиталы максатчан дәүләт программасы тормышка ашу;

    - социаль ипотека ярдәмендә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге арту.

    Районда туган сабыйлар чынлыкта күбрәк

    Чыннан да, районда теркәлгән әниләр статистикасы белән яңа туган балалар күрсәткече чагышып бетми. Төп сәбәп - район авылларында теркәлгән яшь гаиләләрнең, нигездә, шәһәрдә яшәве. "Гражданлык хәлен теркәү актлары турындагы" законның 15 маддәсе нигезендә баланың туу хәлен теркәү бала туган җирдә яки әти-әнисенең яшәү урынында башкарылырга мөмкин.

    Ягъни Тукай районында теркәлгән әти-әниләр бала туу турындагы актларны шәһәр яки район ЗАГСларында терки алалар.

    Сүз дә юк, туу турында таныклыкны бала тудыру йортыннан алу уңайлырак, моның өчен авылга кайтуның ихтыяҗы юк. Чөнки, районда пропискада булса да, яшь гаиләләрнең күпчелеге шәһәрдә яши.

    Фактлар шуны раслый да. 2012 елның 10 аенда авыл җирлекләрендә 161 бала гына теркәлгән, 289 сабый - район граҗданлык хәле актларын теркәү бүлегендә. Яр Чаллы ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, атна саен Тукай районында пропискадагы 3-4 гаилә балалары тууны шәһәрдә терки. Ә бу елга 200 бала дигән сүз.

    Икенче, өченче туган балалар күбәя

    Соңгы вакытта гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балаларның артуы күзәтелә. 2012 елның билгеле чорында туган балаларның 45 проценты - беренче балалар, 38 проценты - икенче, 14 проценты - өченче һәм 3 проценты - дүртенче һәм аннан соңгы балалар. Нәкъ менә икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларның тууы халык санының тотрыклы артуын һәм җәмгыятьнең сәламәт үсешен тәэмин итә.

    2007 елның 1 гыйнварыннан мондый гаиләләр Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификаты алу хокукына ия, ә өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләр безнең республикада күп балалы гаилә статусына да ия.

    Тулы булмаган гаиләләрдә туган балалар арта

    Соңгы 5 елда законлы никах белән теркәлмәгән гаиләләрдә туган балалар саны арту күзәтелә. Андый сабыйлар гомуми күрсәткечнең 20 процентын тәшкил итә.

    Шулай ук гаилә хәле законлы теркәлмәсә дә, әти кешенең әни рөхсәте белән баланы үзенеке итеп тану, фамилиясен бирү һәм баланы алга таба тәрбияләргә алыну очраклары арта. Узган чорда шундый 79 бала әтиләре фамилиясен алды, шуның 7се чит ил гражданнары. Башка хатын-кыз белән законлы никахта булып та, гаиләдән читтә туган үз баласына фамилиясен бирү очраклары да бар.

    Әти булуларын танып, фамилиясен биргән балаларның ялгыз әниләр тапкан балалардан күбрәк булуы сөендерә.

    Нинди исемнәр кушабыз

    Законлы никахларын теркәп гаилә коручылар да арта. Узган 10 айда районда 155 яшь гаилә теркәлде, узган елгыдан 11гә күбрәк. Аерылышучылар да шактый: 94 гаилә никахларын өзде, узган елгы белән бер дәрәҗәдә.

    Инде милләт темасына да кагылыйк. Төп документларда баланың милләте күрсәтелми. Катнаш гаиләләрдә, гадәттә, ике милләт өчен дә кулай, "нейтраль" исемнәр куела: Артур, Тимур, Камилла, Арина һ.б. 2012 елда районда яңа туган сабыйларга бирелгән иң популяр исемнәр: Әмир, Тимур, Кирилл, Камил, Азалия, Алинә, Самирә, Анастасия. Сирәк куела торган исемнәр: Фәнзилә, Хәбибә, Шәрифә, Каюм, Ян. Безнең районда шулай ук Гыйләҗева Жизель һәм Новокрещенов Ислам яшиләр.

    Үлем-китем дә шактый

    2012 елның 10 аенда районда үлем турында 445 акт теркәлде, узган елгыдан 35кә күбрәк. Иң күп үлүчеләр июль-августка туры килде: 53 һәм 59 үлем актлары теркәлде. Кызганыч факт - ирләрнең 33 проценты пенсия яшенә җитмичә үлеп китә, хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч нибары 6 процент тәшкил итә.

    Иң күп үлем ирләрдә - 70-75 яшькә, хатын-кызларда 85 һәм аннан өстәге яшькә туры килә.

    Үлемгә китергән сәбәпләрнең иң беренчесе - йөрәк-кан әйләнеше авырулары, икенче урында - яман шеш авырулары, өченче урында - бәхетсезлек очраклары.

    Соңгы 3 айда гына район авылларында йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан - 90, яман шешләрдән - 29, бәхетсезлек аркасында - 5, үз-үзенә кул салудан 6 кешенең (өчесе яшь хатын-кыз) гомере өзелде. Яман шеш авыруларыннан үлүчеләр арту борчуга сала. Төп сәбәп - табибларга соңга калып мөрәҗәгать итәбез, сәламәтлегебезне кайгыртмыйбыз. Бу бигрәк тә авыл хезмәтчәннәренә кагыла. Елына бер тапкыр медицина тикшерүе үтү өчен күп вакыт та кирәк түгел. Соңга калгач кына сулу кабып йөгерәбез. Сүз дә юк, картлыкны да каядыр чигереп яки атлап үтеп булмый, яшәеш-тормышыбыз шундый. Үлем белән яшәү һәрдаим янәшә атлый. Ә булган гомернең һәр мизгелен мәгънәле, бәхетле итү күбрәк үзебездән тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: