Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мөгаллимнең һәр сүзе, биргән гыйлеме балаларга киләчәккә юл ача

Шушы көннәрдә бөтен ил мөгаллимнәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Укытучылар көнен билгеләп үтәчәк. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап кергән сабыйларга аң-белем биреп, аларны олы тормыш юлына әзерләүче, чиксез ихтирамга лаек бу һөнәр ияләренә күпме генә җылы сүзләр әйтсәң, якты теләкләр теләсәң дә аз булыр. Бу көннәрдә район мәктәпләрендә, Укытучылар көне...

Чәршәмбе көн безне көзгә хас булган салкыны, пыскып торган яңгыры белән каршы алса да, Кнәз мәктәбенә килеп кергәч, ничектер күңелле булып китте. Әрле-бирле йөрүче, йөзләреннән елмаюлары төшмәгән укучы балаларны күргәч, үземнең дә иреннәрдә елмаю уйнады. Шул арада яныма мәктәп директоры, «Минем иң яхшы директорым» грантына ия булган Люция Равил кызы Сәлахованың килеп басуын шәйләми дә калганмын.
- Ыгы-зыгылы вакытка туры килдегез әле. Бүген без мәктәптә өлкәннәрне зурлап бәйрәм чарасы үткәрә идек. Мөгаллим һөнәре шундый ул - балаларга фән гыйлеме бирү белән бергә тәрбиягә юнәлдерелгән чаралар аркылы аларның эчке дөньясына да йогынты ясый, - ди елмаеп Люция Равил кызы.
Мәктәп директоры белән сыйныф бүлмәләре яныннан узабыз. Ябык ишекләрнең һәркайсыннан татар, рус телендә авазлар яңгырый. Кайдадыр химия, физика дәресе, икенче бер якта бөек Тукай, Пушкин әсәрләренә багышланган әдәбият дәресләре бара. Без исә Люция ханым белән математика кабинеты янында туктап, эчкә узабыз. Килеп керү белән күзгә чалынган беренче әйбер - интерактив такта. Аның ярдәмендә математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова укучыларына бүгенге теманы аңлата.
- Гөлнара Васил кызы төрле республика бәйгеләрендә катнашучы сәләтле педагог. Ул математика елы уңаеннан үткән «Ел укытучысы» конкурсында катнашты, «Минем иң яхшы укытучым» грантына ия булган мөгаллим. Аның белән горурланабыз, - ди яшь укытучы турында Люция Сәлахова.
Кнәз мәктәбе коллективы, гомумән, талантлы педагогларга бай. Араларында күп еллар балаларга белем биргән, берничә чыгарылыш укучыларын олы юлга озаткан хөрмәтле укытучылар да, урта яшьтәге һәм әле яңарак кына мәктәптә эшли башлаган мөгаллимнәр дә бар. Өлкән педагогларыбызның һөнәри уңышлары, горурланыр эшләре байтак. Тик алар бу хакта сөйләргә яратмый, тыйнак кына көн арты көн үз эшләрен эшли торалар. Шулай да аларның кайберләрен генә булса да телгә алмый мөмкин түгел. Әйтик, Кнәз мәктәбендә балаларга кырык биш ел дәвамында белем биргән химия укытучысы Нина Ананина, кырык елга якын стажы булган, директорның укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Пучинина шундыйлар рәтеннән. Балаларга сынлы сәнгать фәне буенча белем бирүче утыз тугыз яшьлек Лилия Хөрмәтуллина - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия булып, өч атна Сингапурда стажировка үткән мөгаллим. Биология укытучысы Любовь Верхова, педагоглар Римма Хәбибуллина, Ирина Загуменова, Светлана Дубей, Нәзирә Нигъмәтҗанова, Рамилә Фәрахова - үзләренең республика, ил күләмендә күрсәткән эшләре, яулаган уңышлары белән мәктәпнең йөзек кашы булып торалар. Аларның шактые бердәм дәүләт имтиханнары буенча югары балл җыйган укучыларны биргән тирән белемле, бай тәҗрибәле мөгаллимнәр. Ә менә яшь укытучыларның берсе - Ксения Шәкүрова. Ул шушы мәктәптә укып, шушында белем алып чыккан белгеч.
- Биредә мин өченче елымны гына эшлим. Эшли башлаган чорда бик авыр булды дип әйтә алмыйм. Ә менә икенче көземдә бераз авырга туры килде - мине сыйныф җитәкчесе итеп билгеләп куйдылар, балалар белән тагын да тыгызрак эшли башладым. Тәҗрибә булмагач, кыенрак иде, әлбәттә, ләкин мәктәп коллективы, директорыбыз миңа киңәшләре, җылы мөнәсәбәтләре белән ярдәм иттеләр, - ди Ксения. - Минзәлә педагогия көллияте һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында алган белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар укытучысы. Шуңа күрә, әлеге вакытта тарих һәм җәмгыятъ белеме фәннәре буенча өстәмә белем алу белән мәшгульмен, - дип сөйләде миңа Ксения Шәкүрова.
Кырык кешелек педагогик коллектив күбесенчә хатын-кызлардан торса да, биредә ир-ат мөгаллимнәр дә бар. Физкультура укытучысы, урта буын вәкиле Виктор Белов, технология фәне укытучысы, егерме алты яшьлек Азат Йосыпов, музыка укытучысы Азамат Анубеков - Кнәз мәктәбенең өч алтын бөртеге. Алар да балаларга төпле белем бирәләр, яшәеш серләренә өйрәтәләр.
Укытучылар көне уңаеннан аларның һәммәсенә эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телибез. Шулай да алар өчен иң кадерле сүзләрне бу көнне шәкертләре әйтәчәк.
- Укытучылар көне уңаеннан, һәр еллык күркәм традиция буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары безгә бәйрәм чарасы уздыра. Бу елны да ул күңелле, бик матур үтәр дип ышанам, - диде хушлашкан чакта Люция Сәлахова.

Кнәз урта мәктәбе укучылары абыйлы-сеңелле Вадим һәм Ксения Коловскийлар һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үзләренең укытучыларына иң ихлас, җылы котлау сүзләрен җиткерәләр.

«Без яраткан укытучыларыбызга иң элек чәчәк бәйләмнәре бүләк итәр идек. Йөзләрендә һәрвакыт елмаю уйнасын, кәефләре күтәренке булсын. Шулай ук аларга эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык телибез!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы көне