Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мөһим вакыйгалар уздыру чорында аеруча сак булырга кирәк

Тукай районы террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары киңәйтелгән утырышта район территориясендәге вәзгыятьне карады, Бөек Җиңүне бәйрәм итү, шулай ук футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарының Татарстан Республикасында да уздырылуы уңаеннан, әлеге чорда тукайлыларның куркынычсызлыгын аеруча игътибар үзәгендә тоту турында сөйләште.

Эчке эшләр бүлеге бу җәһәттән экстремистик характерда дип табылган, куллануга тыелган китапларны һәрдаим карап-тикшереп тора. Дини оешмалар да күзәтү астында. Район территориясендәге кунакханә комплекслары белән шулай ук тыгыз эшчәнлек алып барыла. Бирегә килгән чит ил гражданнары, яисә шикле тоелган кунаклар турында полиция вәкаләтлеләренә хәбәр ителә. Көнкүреш һәм сәнәгать товарлары белән сату итүче кибет хуҗалары, сатучылары белән дә профилактик эш үткәрелә. Шартлаткычлар әзерләүдә кулланыла торган әйберләрне күпләп алучылар бүгенге көндә игътибар үзәгендә тора.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында шулай ук миграция пункты җитәкчесе Любовь Назаргалиева да чыгыш ясады. Агымдагы елда Тукай районында барлыгы 360 чит ил гражданы исәпкә кертелгән. Шуларның 62се Россия Федерациясенә шәхси максат белән килсә, 158 кеше бирегә эш эзләп килгән, алар миграция пунктына әле беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән. Ә тагын 140 кеше үзләренең теркәлүләрен озынайткан. Мигрантларның күпчелеге Үзбәкстан Республикасыннан - 239 кеше. Тукай районына эшлекле, икътисади яисә туристик максат белән килгән 33 чит ил гражданины кунакханәләргә теркәлгән.

Районның мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә дә террорчылыкка каршы эшчәнлек алып барыла. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатыла, террорчылыкка каршы социаль акцияләр, флешмоблар үткәрелә. Алар «Якты юл» («Светлый путь») газетасы битләрендә дә чагылыш таба. Матбугат, гомумән, террорчылыкка каршы көрәштә үзенең аерым урынын алып тора. Беренчедән, ул халыкны уяу булырга чакырса, икенчедән, аны террорчыларның коралы итеп тә карап була. Ник дигәндә, киң җәмәгатьчелеккә нинди дә булса мәгълүмат җиткерүдә вакытлы матбугатның көче зур. Шуңа күрә халыкны куркуга салуда да газета, яисә радио, телевидение террорчыларга «булыша» ала. Бу өлкәдә журналистлар аеруча сак эшли. Гомумән, җирле басма милләтара, динара дуслыкны ныгытуда, төрле низагларны, аңлашылмаучанлыкларны булдырмый калуда алып бара үз эшчәнлеген. Газета битләрендә ислам һәм православие руханилары белән берлектә мәкаләләр әзерләнә, дини бәйрәмнәр, йолалар турында мәгълүмат чыга. Шулай ук төрле милләт вәкилләре хакында да язмалар урын ала.

Комиссия утырышы барышында авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә уяулыкны тагын да арттырырга, читтән килеп урнашкан кешеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев