Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Менә алар – илнең тынычлыгын сакларга Тукай районынан киткән егетләр

Армиядә хезмәт итү - ир егетнең Ватан алдындагы бурычы. Бүгенге көндә әлеге фараз белән килешмәүчеләр дә булыр, әлбәттә. Ләкин армия чыныктыра, физик яктан гына түгел, мораль яктан да чыдам булырга, авырлыкларга түзәргә, нык булырга, гомумән, чын ир булырга өйрәтә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, армиядә хезмәт итүче егетләр турында язырга алынуым...

Яңа Бүләк авылына эш белән баргач, мәктәптә укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәлия Сабирова белән танышкан идем. Аның улы Айрат Сабиров армиядә хезмәт иткәнен белгәч, кичекмәстән, шул турыда сораштыра башладым.

- Улым Айрат 1994 елгы. Армиягә 13 декабрьдә генә китте шул әле. Бүгенге көндә хәрби диңгез флотында Севастополь шәһәрендә хезмәт итә. Хәрби антны да шул шәһәрдә бирде. Безгә киткәндә үк: «Минем яныма килеп йөрмәгез инде, әни. Сезгә дә, миңа да кыен булачак», - дип әйтте. - Сагынулар турында әйтәсе дә юк инде, - дип башлады Гүзәлия Әсхәтовна. - Без үзебез Иске Теләнче авылыннан. Айрат X сыйныфны Яңа Бүләк авылында тәмамлады да, чыгарылыш сыйныфын исә Яр Чаллы шәһәрендә бетерде. Аннары исә КФУның автоматизация һәм прогрессив технологияләр факультетына укырга кергән иде. Аны тәмамлап бетерә алмады, башта армиядә хезмәт итеп кайтуны кулай күрде. Улым белән телефоннан сөйләшкәндә: «Әни, мин исән-сау кайтам да, Алла теләсә, беренче чиратта, укуымны тәмамлыйм, аннары полициягә эшкә керәм. Соңыннан исә читтән торып булса да, югары белем алачакмын», - дип әйтә. Исән генә булсын, балакаем, өметләре аклансын, - дип, бик ачылып сөйләде Гүзәлия апа Сабирова.

Телефон трубкасын алып, Иске Абдул авылында яшәүче Лилия ханым Хуҗинага чыктым. Аның улы - Азат Хуҗин шулай ук Севастопольдә, диңгез пехотасында хезмәт итә икән.

- 13 декабрьдә хәрби хезмәткә озаттык улыбызны. Аны озату кичәсенә сыйныфташлары, дуслары күпләп килгән иделәр. Аны Севастопольгә җибәрүләрен алдан ук белдек без. Азат улыбыз физик яктан көчле, чыдам. Ә Севастопольгә шундый егетләрне алалар да инде. 25 ноябрьдә 18 яшен билгеләп кенә үткән идек, шул арада армиягә китүен сизми дә калдык, - дип башлады сүзен Лилия Гиздатулловна. - Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренең икътисад-төзелеш колледжына укырга кергән иде, аның I курсын гына укып калырга өлгерде. Армиядән курыкмады, үз теләге белән китте. Ә мин исә шундый улым булу белән чиксез горурланам. Шуны әйтәсем килә: Азат үзе Севастополь шәһәренә эләгеп, шунда хезмәт итәсе иде дип, хыялланды. Үзенең мөмкинлекләрен ачык белә ул. Кечкенә чагыннан ук көрәш белән шөгыльләнә иде, ә югары сыйныфларда укыганда каратэ белән мавыгып китте, - диде Лилия ханым.

Халык җыеннары вакытында Новотроицкое авылыннан армия сафларына хезмәткә китүче егетләрнең күп булуын истә калдырган идем. Новотроицкое авыл җирлегенә шалтыратып, мөрәҗәгатемне аңлаткач, телефоннан Ләйсән Хөснуллина: «Минем улым да бүгенге көндә армиядә», - дип әйтте. Мин исә эшне озакка сузмыйча, аның белән сөйләшеп алуны хуп күрдем.

- Улым Илнур Хөснуллин армиягә 26 ноябрьдә китте. Хәрби антны Севастополь шәһәрендә кабул иткән иде, бүген исә хезмәтен Симферополь шәһәрендә, хәрби диңгез флотында дәвам итә, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. - Илнур - КФУның техник факультетын тәмамлаган. Армиягә дә диплом яклаганнан соң китте. Озату кичәсенә кешенең күп җыелуын күрсәгез, исең-акылың китәрлек булды ул! Улым хезмәтеннән бер дә зарланмый, киресенчә, телефоннан сөйләшкәндә барысын да сабыр, тыныч итеп аңлата, ничек хезмәт итүен сөйли, - ди Ләйсән Кәшфелгаяновна.

Минем күп тапкырлар воркаут белән үзлегеннән шөгыльләнүче, Иске Дөреш авылы егете Рәмзил Хәлиуллин турында язганым бар иде. Аның армиягә китүе шәхсән үзем өчен яңалык булмады. Аның «Вконтакте» социаль челтәрдә утыруын күреп алып, тиз арада аңа сорауларымны бирергә булдым.

- Мин армиягә хезмәт итәргә 8 декабрьдә киттем. Бүгенге көндә Кызыл Байраклы Казан югары хәрби команда училищесында хәрби бурычымны үтим. 24 май көнне кайсыбызны кайда җибәрәчәкләре билгеле булачак. 24 гыйнварда хәрби ант бирдем. Танклар училищесында безне укудан тыш, автоматлардан атарга, танкларда йөрергә өйрәтәләр. Вакыт булганда, спорт белән шөгыльләнәм. Авылда укыганда ук спортка күп вакытымны бирә идем, монда да нәкъ шулай. Хезмәттәш егетләрем - дусларыма әйләнә алды. Алар белән алга таба да аралашырбыз дип уйлыйм, - дип язды миңа Рәмзил үзе.

Теләнче Тамак авылында шулай ук җыеннар вакытында олы экран аша армиядә хезмәт итүче егетләр турында слайдлар күрсәткәннәр иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев, үз солдатлары турында авылда һәрбер кеше белеп торырга тиешлеген, егетләрнең фотосурәтләрен мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йортларына элеп куярга, армиядә хезмәт итүчеләр белән туганнары гына түгел, ә бөтен авыл халкы горурланырга тиеш дигән фикер әйткән иде. Нинди зур Теләнче Тамак авылыннан бүгенге көндә армиядә хезмәттә - нибары дүрт егет. Үзем исә Айрат Әхмәтов турында язарга алындым. Аның әнисе Рәфисә ханым Әхмәтова белән элемтәгә кердем.

- Улыбыз Айрат бик ерак җиргә - Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәренә эләкте, хәрби антны да шунда кабул итте. Улыбызны озату кичен 22 июнь көнне ясадык: сыйныфташлары, дуслары күпләп килгәннәр иде, - дип башлады сүзен Рәфисә Флүровна. - Ә бүгенге көндә исә Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә, «Петр Великий» авыр атом-ракеталы крейсер-кораблендә хезмәт итә. Телефоннан еш булмаса да, сөйләшеп торабыз. Ул бер дә зарланмый, гомумән, Айрат улым чыдамлылыгы, түземлелеге, ныклылыгы, үз дигәненә ирешә белүе белән башкалардан нык аерылып тора. Инде кайтырына 4 айлап вакыт калып бара. Алла теләсә, исән-сау кайтсын гына балам, - диде Рәфисә ханым.

Ватанга хезмәт итү - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең бәйсезлеген, азатлыгын саклау дигән сүз. Алар арасында райондашларыбызның булуы да зур горурлык.

Армия символы фотосы http://www.tvc.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне