Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәләкәстә сугыш каһарманнарының исемнәрен барлауны төгәлләделәр, бүген һәйкәлне яңарталар

Мәләкәс авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеген барлау эшләре тәмамланды. Соңгы ачыклаулар буенча, бу җирлектән барлыгы 487 кеше сугышта катнашкан дип табылды, дип хәбәр итә бу эшне башлап йөрүче, Мәләкәснең китапханә мөдире Лидия Фәртдинова. Бүген һәйкәл территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеевның әйтүенчә, мемориаль такта...

Мәләкәс авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеген барлау эшләре тәмамланды. Соңгы ачыклаулар буенча, бу җирлектән барлыгы 487 кеше сугышта катнашкан дип табылды, дип хәбәр итә бу эшне башлап йөрүче, Мәләкәснең китапханә мөдире Лидия Фәртдинова.

Бүген һәйкәл территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеевның әйтүенчә, мемориаль такта белән һәйкәл инде яңартылган, яңа исемлекләр язып беркетелгән. Элек стеллага сугышта һәлак булган 223 авылдашыбызның исеме язылган булса, хәзер исә бу исемлектә 273 кеше. Шуларга өстәп, туган якларына исән кайту бәхетенә ирешкән, бүгенге көндә фани дөньяга күчкән 211 сугыш ветеранының, 215 тыл ветеранының һәм кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан, ләкин бүген исән булмаган 2 кешенең исеме кертелгән.
Стелланы яңартуда Яр Чаллыда «Стелла» оешмасы иганәчелек ярдәме күрсәткән. Шулай ук яңа койма кую, аяк астына брусчатка җәю, яктырту көйләү планлаштырыла. Болар барысы да авыл җирлеге бюджетыннан башкарылачак. Бар эшләрне районның баш архитекторы белән киңәшләшеп эшлибез, ди Михаил Мифодеев. Һәйкәл территориясен яңартуны мәләкәслеләр 1 майга кадәр төгәлләргә ниятлиләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X