Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәләкәс хоккейчылары шугалакны буш тотмый

Мәләкәстә бүген мәктәп укучыларыннан һәм өлкәннәрдән торган ике хоккей командасы бар. Кайчандыр үзләре укучы булып йөргән вакытта оешкан командага бүгенге өлкәннәр «Сокол» дип исем кушкан булганнар. Хәзер исә укучыларның «Сокол-2»ләре барлыкка килгән. Мәктәп янындагы хоккей корты бүген бер генә сәгать тә буш тормый. Командалар көн саен диярлек шөгыльләнәләр, ярышлар үткәрәләр....

Соңгы елларда, белгәнебезчә, район авылларында хоккей кортларын яңарту, төзү эше бик актив барды. Әкренләп бар җирлекләрдә дә мондый актив ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары барлыкка килә. Быелгы сезон ачылуга гына да сигез җирле пунктта яңа хоккей тартмалары төзелде.

Мәләкәс авылының да хоккей кортын соңгы вакытта шактый яңартканнар. Узган ел территориясен киңәйтеп, яңа тартма урнаштырганнар. Быел сезон алдыннан исә өстәмә дүрт багана утыртып, яктырткычлар куйганнар. Бу эшне Шамил Шәймәрданов җитәкчелегендәге район электр челтәрләре башкарган. Корт янында ук спортчыларга киенү-чишенү урыны төзеп куйганнар. Аны шушы авыл егете, «Капитал Транс» оешмасы директоры Айдар Галимҗанов «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе кысаларында үз исәбеннән эшләттергән. Төзү һәм электр кертү эшләрен шулай ук Мәләкәс егетләре Евгений Липатов һәм Николай Липатов башкарган.

Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьевның әйтүенчә, шугалакны яңарту яшьләрнең, гомумән, бар авыл халкының спорт белән шөгыльләнүгә игътибарын тагын да арттырган. Бозны Яңа ел каникулларына чыккач катырган булганнар. 3 гыйнвар көнне беренче зона ярышларын үткәргәннәр. Анда Круглое Поле поселогының, Мәләкәс, Биклән, Теләнче Тамак авылларының мәктәп укучылары командалары катнашкан. 6 гыйнварда финал уеннары уздырылган. Монда биш мәктәп арасында Мәләкәс командасы беренче урынны алган. 7 гыйнварда өлкәннәр командасы Биклән, Иске Абдул, Түбән Суыксу, Новотроицкое командалары белән «Раштуа кубогы»на көч сынашкан. Хуҗалар шулай ук беренче урынга чыккан. Көннең салкын булуына карамастан, җанатарлар да күп килгән. Хашлама пешергәннәр, коймак һәм чәй белән дә сыйланганнар. 10 гыйнварда исә шушы ук команда Сарман районы Шәрләрәмә авылында дусларча очрашуда булып кайткан.

«Барлык шартлары булган хоккей корты безгә бик кирәк иде, - дип үз фикерен әйтә өлкәннәр командасының күптәнге уенчысы, мәктәпнең тарих укытучысы Юрий Васильев. - Үсмер егетләр өчен спортның бу төре аеруча файдалы, ул аларда сугышчан рух тудыра. Өлкәннәр өчен дә шулай ук. Дөресен генә әйткәндә, хәзер безнең арада тәмәке тартучы да юк бугай инде. Шулай ук әле бакчага гына йөрүче малайлар да әтиләренә, абыйларына ияреп, шул исәптән 2,5 яшьлек улым да, кызыксынуларын белдерә, тимераяклар сорый башладылар, - дип өсти ул.

«Хоккей безне үҗәтлеккә, тәвәккәллеккә, җебеп тормаска өйрәтә. Өлкәннәр белән уйнавыбыз да файдага гына», - диләр укучылар командасының уенчысы Инсаф Никифоров һәм капкачысы Андрей Мейер.

Шулай булгач, бюджеттан һәм иганәчеләр кесәләреннән шактый акчалар чыгарып шугалаклар төзү бер дә юкка түгел. Аларның буш тормавы - иң мөһиме. Анда халык шөгыльләнә, чыныга, сәламәтлеген ныгыта. Авыл җирлеге башлыгы әйтмешли, финансларны авыл яшьләре, аларның үсеше өчен тотуыбыз бик тә уңай гамәл, бәлки шушы егетләрдән киләчәктә танылган хоккейчылар чыгар. Кем белә - булсын берүк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев