Медицина тикшерүе үткәрүне оештыру бурычы куелды
Диспансеризация авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәваларга ярдәм итә, дип белдерәләр табиблар. Бу мәсьәлә район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә дә күтәрелде. Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район бүлекләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгыртуларын сорады, авыруны вакытында ачыклауның мөһимлеген ассызыклады һәм медицина тикшерүе үтүне оештырырга...
Диспансеризация авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәваларга ярдәм итә, дип белдерәләр табиблар. Бу мәсьәлә район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә дә күтәрелде. Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район бүлекләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгыртуларын сорады, авыруны вакытында ачыклауның мөһимлеген ассызыклады һәм медицина тикшерүе үтүне оештырырга кушты.
Район үзәк дәваханәсеннән хәбәр итүләренчә, быел диспансеризация үткәндә Тукай районында 3 кешегә шикәр чире, 48 кешегә - симерү, 43 кешегә дислипидемия (организмда липидлар алмашы бозылу, ягъни канда холестерин дәрәҗәсе югары булу, кан тамырлары кысылу), 18 кешегә артериаль кан басымының югары булуы, 4 кешегә йөрәкнең ишемик авыруы, 12 кешегә сөт бизләрендә яман шеш диагнозы куйганнар.
Диспансеризация нинди чирләрне ачыклый?
Мондый чирләргә кан әйләнеше системасы авырулары һәм беренче чиратта йөрәк ишемиясе һәм цереброваскуляр авырулар, яман шешләр, шикәр диабеты, үпкә хроник авырулары керә. Үлемнәрнең 75 проценты нәкъ менә шушы чирләр белән бәйле дә. Моннан тыш, диспансеризация кан басымы, холестерин, канда глюкоза күтәрелүне ачыклау максатын күздә тота. Әлеге чара чамадан тыш күләмдә тәмәке тартуны, алкоголь куллануны, дөрес булмаган туклануны, түбән физик активлыкны, гәүдәнең артык массасын һәм симерүне контрольгә алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә вакытында диспансеризация үтү инвалидлыктан гына түгел, үлемнән дә коткарып кала дигән сүз.
Быел кемнәр диспансеризация үтәргә тиеш?
Диспансеризация өч елга бер мәртәбә уздырыла. Ул 21 яшьтән башлана. 2018 елда 1997, 1994, 1991, 1988, 1985, 1982, 1979, 1976, 1973, 1970, 1967, 1964, 1961, 1958, 1955, 1952, 1949, 1946, 1943, 1940, 1937, 1934, 1931, 1928, 1925, 1922, 1919 елгылар һәм аннан өлкәнрәкләр үтә. 36 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар - электрокардиограмма (ЭКГ), 60 яшьтән өлкәнрәкләр - күз эче басымы (ВГД), 38, 42, 45, 48, 54, 60, 66 яшьлек хатын-кызлар - маммография, 51, 57, 63, 69 яшьлекләр - яшерен канга тизәк анализы, 45 һәм 51 яшьлекләр - простата специ-
фик ферменты (ПСА) үтә. 30-60 яшьлек хатын-кызлар карау кабинеты узалар. Быелдан кан анализын глюкозага һәм холестеринга гына тапшыралар, канның һәм сидекнең гомуми анализлары бирелми, ультратавыш тикшерүләре (УЗИ) үткәрелми.
Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Эшләүче кешегә ничек итеп диспансеризация үтәргә соң? Әлеге сорау күпләрне борчый. «Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы РФ Законының (№323, 21.11.2011) 24 маддәсе нигезендә, медицина каравы һәм диспансеризация үткәндә эш бирүчеләр хезмәткәрләрен җибәрергә тиешләр.
Тукай районында яшәүчеләргә, иң беренче эш итеп, үзәк дәваханәнең 253нче кабинетына килергә кирәк. Кабинет эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән 16га кадәр эшли, анализларны 8дән көндезге 1гә кадәр кабул итә. Эш көннәреннән тыш, райондашлар дәваханәгә һәр айның өченче шимбәсендә дә мөрәҗәгать итә алалар. Бу эшләүчеләргә уңайлылык тудыру максатыннан шулай эшләнә.
Диспансеризацияне быел кемнәр үтә
Туган елы |
Яше |
1997 |
21 |
1994 |
24 |
1991 |
27 |
1988 |
30 |
1985 |
33 |
1982 |
36 |
1979 |
39 |
1976 |
42 |
1973 |
45 |
1970 |
48 |
1967 |
51 |
1964 |
54 |
1961 |
57 |
1958 |
60 |
1955 |
63 |
1952 |
66 |
1949 |
69 |
1946 |
72 |
1943 |
75 |
1940 |
78 |
1937 |
81 |
1934 |
84 |
1931 |
87 |
1928 |
90 |
1925 |
93 |
1922 |
96 |
1919 |
99 |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев