Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәрхәмәтлек, сафлык, шатлык бәйрәме

Бу атна – мөселман дөньясы өчен көтеп алынган бәйрәм – Корбан гаете белән истә калачак. 28 нче июньдә, гает намазыннан соң, Ислам дине тарафдарлары корбан чала башлады һәм ул җомга көненең ахшам намазына кадәр дәвам итте. Рухи, мәгънәви һәм матди яктан олы мәгънәгә ия булган корбан чалу гыйбадәтен уңышлы уздыру өчен республикабыз алдан ук әзерлек чараларын күрде.

Районыбызда үткән Корбан гаете намазын Әҗмәкәй авыл җирлегендәге мәчеттә район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән имам булып укытты. Гает намазыннан соң имам-мөхтәсиб хөтбә сөйләде. Корбан гаете намазында район башлыгы Фаил Камаев катнашты һәм гыйбадәт кылганнан соң: «Корбан гаете – яхшылыкка һәм камиллеккә омтылу, җан тынычлыгына ирешү көне. Бу бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, тынычлык, бәхет алып килсен. Күңелләребездә шәфкать, иман нуры сүнмәсен. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм матур хыял-максатларыбыз тормышка ашсын», – дип мөселман кардәшләребезгә, райондашларыбызга изге теләкләрен, бәйрәм тәбрикләвен җиткерде.

Районыбызда Корбан бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен күп эш башкарылды. Иң элек, дин әһелләре корбан чалу гыйбадәтенең асылын халыкка аңлаттылар. Бу гыйбадәт мал-мөлкәт белән бәйле булганлыктан, халкыбызга төпле киңәшләрен бирделәр. Кеше кебек үк хайваннар, җанварлар, хуҗалыкларда асрала торган мал-туарлар да төрле авыруларга бирешүчән. Шуңа да, җирлегебезгә корбанлык өчен авыру маллар кертелмәсен дигән нияттән район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин җитәкчелегендә мал табиблары, ветеринарлар халык арасында аңлату эшләре алып бардылар. Халыкның сәламәтлеген кайгыртып, районга корбанлык малларны читтән керткәндә авырулардан имин булган территорияләрдән генә һәм фәкать баш ветеринария хезмәте белән килештерелгән булуы, һәр сатучының кулында тиешле белешмәсе, рөхсәт кәгазе булырга тиешлеге бәйрәмгә кадәр күп вакыт алдан искәртелде.

Шунысын да әйтергә кирәк, республикабызда сарык малы күпләп үрчетелә. Корбанлык өчен сарыклар тотучы, аларны яхшы итеп тәрбияләүче крестьян-фермер хуҗалыклары безнең районда да байтак. Уртак сөенечкә, корбан чалучыларның саны елданел арта. Иманга килгән халык үзендә булган матди байлыкта фәкыйрьләр, мескеннәр, мохтаҗлар, толлар һәм ятимнәрнең хакы булуын яхшы аңлый. Алар корбанлык итен өч өлешкә бүлеп гаиләсе, туган-тумача, күрше-күлән һәм мохтаҗлар белән уртаклаша.

Районыбызда, һәр елдагыча, үз җирлегебездә эшләп килүче хуҗалык һәм оешма җитәкчеләре берләшеп (җиде кеше) мөгезле эре терлекне корбан итеп чалдылар. Корбанлык малның шәригать буенча да, ветеринариия буенча да (сәламәтлеге торышы) барлык таләпләргә тулысынча туры килгәне сайлап алынды. Корбанлык малның сәламәтлеген ветеринарлар ныклап тикшерде. Корбан итеп чалынган малның итен ветеринария хезмәткәрләре бөтен шартын үтәп тикшергәннән соң белешмә язды һәм итне кулланырга рөхсәт биреп тиешле кләймәне сукты.

Корбан итеп чалынган мөгезле эре терлек ите: Теләнче-Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына, шул ук җирлектәге сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатка, районыбыз җирлегендә эшләп килүче мәчетләр каршындагы балалар лагерьларына, Иске Дөреш балалар сәламәтләндерү лагерына һәм мохтаҗ гаиләләргә өләшенде.

Корбан чалу, аның тарихы, мәгънәви ягы, изге гамәлләр белән Аллаһка якынаю хакында район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән лагерьда ял итүче балаларга, аларның аңы кабул итәрлек итеп, вәгазь сөйләде, үгет-нәсыйхәтен җиткерде. Лагерьда тәрбияләнүче балалар ошбу нәсыйхәттән – әдәпәхлак дәресеннән канәгать булуларын әйттеләр.

Аллаһ Тәгалә игелекле кешеләрнең изге гамәлен кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев