Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күп еллар үтсә дә, күңел һаман сыкрый

Сугышның төрле фронтларында хәрби операцияләргә әзерләнгәндә, разведчиклар тырышлыгы белән алынган мәгълүматлар бәя биреп бетергесез. Разведка сугышның иң хәтәр һәм иң кирәкле звеносы. Разведчикка мәгълүматлар туплау гына түгел, кайчагында дошман ягына чыгып, аның җанлы көчен һәм стратегик планнарын ачыклау өчен шактый хәбәрдар булган офицерын «тел» итеп алып кайтырга да туры килә.

«Бу эшкә имәндәй таза, арсландай җитез һәм көчле егетләрне сайлыйлар иде»,- ди 17 яшьтән ут эченә кергән якташыбыз, ветеран-фронтовик Мулланур Әгъзам улы Әгъзамов. Беренче тапкыр сугыш чыныгуын Мәскәү-Смоленск юнәлешендә алган ул. 1943 елның гыйнварында пулеметчы булып сугышка керә. Һөҗүм итүче укчыларга юл ача, дошман өстенә ут көлтәсе коя. Ут ноктасын сафтан чыгару өчен немецлар туктап аталар, тирә-якта снарядлар шартлый. Шунда яраланган яшь солдат Мулланурны кыр госпиталенә озаталар. Сигез айдан соң дәваланып чыккач, ул янә фронтта. 3нче Белоруссия фронты, 183нче укчы полк составында Көнбатыш Белоруссиянең Сергеевка дигән авылы янында оборона тота. Немецлар 300-400 метр ераклыкта. Алар траншеяләр казып, кат-кат чәнечкеле тимерчыбыклар сузып, озакка төпләнергә уйлыйлар. Гоман кылып булмый, төгәл мәгълүмат кирәк. Беркөнне штаб башлыгы разведка взводы командирын үз янына чакырып ала һәм тиз арада немецлар ягына чыгып, бик кыйммәтле «тел» алып кайту бурычын куя. Взвод командасын тагын берничә сугышчы белән тулыландыру кулай табыла. Командир күзәтеп йөргән икән, беренчеләрдән булып Мулланур Әгъзамов фамилиясен атый. Взвод яңа егетләр белән туплангач, дошман позициясен көне-төне өйрәнәләр: мина куелган урыннарын ачыклыйлар, чәнечкеле чыбыкны өзеп, тавыш-тынсыз үтү юлларын билгелиләр. Егетләр җентекләп өйрәнгәч, берсе артыннан берсе шуышып максатка якынаялар. Немец траншеяләре алдыннан сузылган чәнечкеле тимерчыбыкны сак кына кисеп, юл ачыла. Әнә траншея буйлап немец сакчысы ваемсыз гына атлый. Разведчиклар аны тавышсыз-тынсыз теге дөньяга озата. Каяндыр икенчесе килеп чыга, хәвеф барлыгын сизеп, мылтыктан атып җибәрә. Анысын да тиз арада юк иткәч, блиндажга керүгә, немецлар йокылы-уяулы хәлдә, ни булганын абайламыйча кул сугышы башлана. Разведчиклар офицер киемендәгесен эләктереп, тавыш чыгармасын өчен авызына чүпрәк тыгып, блиндаждан алып чыгалар. Кулга эләккән «кошны» ике разведчик үзебезнең якка өстерәп шуышканда, Мулланур Әгъзамов белән берничә разведчик немецларны тоткарлап калалар, араларында яраланучылар да була. Мулланур аларны озатып дошман ягына көчле ут яудыра, траншеягә бер-бер артлы берничә граната тондыра, аннары үзебезнең разведчиклар артыннан шуыша.
Операция уңышлы төгәлләнә. Штабта әсир алынган немец офицерының теле ачыла, ул бик мөһим мәгълүматлар бирә. Берничә көннән Сергеевка авылы янында 183нче укчы полкы һөҗүмгә күчә, байтак авылларны азат итә. Разведчиклар мәгълүматларына таянып эш иткәч, дошманның байтак җанлы көче, техникасы кулга төшә.
Мулланур Әгъзамовка күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. 32 тапкыр дошман ягына чыгып, бик әһәмиятле мәгълүматлар, документларны кулга төшереп алып чыга. Ветеран ялкынлы яшьлегенең ут эчендә йөргән көннәре, кайчагында һич көтмәгәндә чолганышта калып, берничә тәүлек буе сугыша-сугыша үзебезнекеләр ягына чыга, Березина, Днестр елгаларын кичкәндә безнең десантның дошман утына эләгеп, йөзләрчә полкташларының су астына китүләре, күпме еллар үтсә дә, ветеранның күңелен сызландырып тора.
Армия хезмәтенә чәчәктәй җиде елын багышлый ул. Шуның өч елы - Ватан сугышы кырларында, Япония җирендә алгы сызыкта. Өченче Белоруссия фронты составында Көнбатыш Белоруссияне азат иткәч, Литва җирләрен, Вильнюс, Каунас, Пруссиядәге Алленбург, Фридланд шәһәрләрен азат итүдә, Кенигсбергны штурмлауда катнаша. 1945 елның 9 мае Җиңү көне дип игълан ителсә дә, Мулланур Әгъзамовка туган ягына тиз генә кайту насыйп булмый. Ул хезмәт итә торган частьны Беренче Ерак Көнчыгыш фронтына күчерәләр. Монда ул Манчжурияне япон самурайларыннан азат итү операцияләрендә катнаша. Разведчик буларак, берничә үтә катлаулы хәрби бурычны уңышлы үти. Шактый үткен, хәйләкәр һәм оста япон разведчигын үз тозагына эләктереп, штабка әсир итеп кайта Мулланур. Турыдан-туры командиры аны өченче «Дан» ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим итсә дә, югарыдагылар исә: «Аның ике «Дан» ордены бар бит инде»,- дип лаеклы бүләгенә каршы төшәләр. Шулай итеп, кызганыч, Мулланур Әгъзамов «Дан» орденнарының тулы кавалеры булмый кала. Сугышчан хезмәтләре ике «Дан» ордены, «Кызыл Йолдыз», «Ватан сугышы» орденнарын, 16 сугышчан медаль, Югары баш командующийның 10 Рәхмәт кәгазе белән бәяләнә.
Туган ягы Актаныш районы, Чуракай авылына 1950 елны гына кайтып төшә. Укыту эшенә тотына, укучылары белән бергә парта артына утыра, сугыш өзгән укуын тырышып дәвам итә. Казан укытучылар институтын, Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамлый. 17 ел Актаныш районында укытучы, директор булып эшләгәч, 1974 елны районның Түбән Суыксу урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Аның җитәкчелегендә яңа урта мәктәп төзелә, укучыларның үзидарә органы оештырыла, укытучылар коллективы республикада үрнәк төстә эшләп китә. Мәгариф өлкәсендә күп яңалыклар кертүе, хезмәт тәрбиясенең үрнәк куелышы ягыннан уңышлары өчен Мулланур Әгъзамовка Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Җәмәгате Факиһә Гани кызы белән бер-берсен хөрмәт итеп, олыгайган көннәренә бер-берсенә булышып, терәк булып гомер кичерәләр. 62 ел бергә. Әгъзамовлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген дүрт оныклары бар. Факиһә ханым укучыларның яраткан укытучысы иде, татар теле һәм әдәбиятын укытты. Мулланур Әгъзамов лаеклы ялга чыккач та, озак еллар шәһәр һәм районыбызның ветераннар советы президиумы әгъзасы булып торды, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә күп көч куйды. Әле дә мәктәп укучылары белән теләп очраша, сугыш истәлекләрен сөйли һәм яшьләрнең белемле, физик яктан көчле һәм уяу булуларнын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү