Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күңелләрен күрик, боекмасыннар

Әйләнә-тирәбезгә игътибар белән карасак, янәшәбездә сау-сәламәт кешеләр белән бергә физик мөмкинлекләре чикләнгән, тормышта төрле бәлагә эләгеп яки тумыштан гарип кешеләрне очратасың. Аларның кайберләре тешен кыса-кыса авыруын җиңеп, протез аягы белән тормышта бер сафта атларга, икенче берләре коляскада килеш үз ишеләре белән төрле биюләрдә, спортта катнашырга тырыша. Кара күзлеген киеп, олы...

- Галимҗан Сәетҗанович, районда инвалидлар күпме? Аларны актив эшкә җәлеп итү ничек башкарыла?

- Район оешмасында барысы 2974 инвалид исәпләнә. Шуларның 154е балалар, 423е урын өстендә ятучылар. Аларның һәркайсы исәптә, үзебезнең президиум әгъзалары, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә кайберләренең өйләрендә булып, тормыш шартлары белән танышып торабыз, кулдан килгәнчә ярдәм оештырабыз. Бу эштә иганәчеләребез дә читтә калмый. Шушы көннәрдә оешмабызның электәге актив әгъзасы, Түбән Суыксу авылында башлангыч оешма җитәкчесе булып эшләгән, II төркем инвалид Җәүдәт Хәйруллин янында булып кайттык. Соңгы вакытта авыруы көчәеп, урын өстендә ята иде. Безне күрүгә бик сөенде, аздан күңел була дигәндәй, йөзе яктырып, хәлен белүгә шатланып калды.

Сугыш вакытында һәм аннан соңгы чорда авыл хуҗалыгында күп көч куйган, хәзер сәламәтлекләре какшап, өйдә дәваланучы инвалидларыбыз Теләнче Тамактан Мөдәмир Вәлиев, Мусабай-Заводтан Розалия Гайнетдинова, Бикләннән Зөлхәбирә Мадъярова, Асия Фазуллиналарның һәм башкаларның хәлләрен белеп, саваплы гамәл кылдык, дип саныйм. Мондый игелекле эшләрне һәрдаим үтәүне гадәткә кертәбез.

- Монысы бик әйбәт. Инвалидларны актив тормышка, спортка тарту ничек тора?

- Инвалидларыбыз элек-электән спорт ярышында актив катнашалар. Бу уңай күренешне дәвам итәргә тырышабыз. Инвалидлар ункөнлеге алдыннан «Звездный» лагеренда республика күләмендә шахмат-шашка ярышлары узды. Анда инвалид шахматчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Яңа поселогыннан Галина Удовенко өченче урын яулады. Шашка ярышында Николай Дьячков, беренче унлыкка кереп, районыбыз данын күтәрде.

Ункөнлек кысаларында Сосновый Бор бистәсенең «Яшьлек» спорт комплексында инвалидларның шахмат-шашка, җәя белән ук ату, кул көрәше, урыннан сикерү һәм башка төрләр буенча спартакиада уза. Анда дистәләрчә инвалидларыбыз катнашырга теләк белдерде.

- Галимҗан Сәетҗанович, җыелышларда инвалидлар медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту турында даими борчылалар. Бу яктан уңай үзгәрешләр бармы?

- Әйе, уңай якка үзгәрешләр бар дип саныйм. Мәсәлән, ташламалы медицина ярдәменнән баш тартучылар кимеде. Күбесе үзенә кирәкле даруны вакытында ала. Бу мәсьәләне район үзәк хастаханәсе һәм социаль яклау идарәсе белән берлектә хәл иттек, даими тикшереп торабыз. Инвалидларга медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту - көн үзәгендәге мөһим бурыч дип саныйм. Ял йортларына, санаторийларда дәвалануны хуп күрәләр инвалидлар. Элек ел саен санаторийларга барып дәваланырга теләүче инвалидлар саны 176 кеше булып, нибары 18е генә сәламәтлеген ныгытып кайта алса, быел декабрь башына 51 инвалидыбыз юллама белән илебезнең төрле санаторийларына барды. Димәк, уңай үзгәрешләр бар. Әйе, һәр инвалидның ихтыяҗына, авыруына карата игътибарлы булырга тырышабыз.

- Ункөнлектә башка төрле чаралар да уза торгандыр?

- Әлбәттә, башлангыч оешмаларда аш өстәле янында очрашулар, кул эшләре һәм рәсемнәр күргәзмәләре оештырыла, һәвәскәр җырчылар, шагыйрьләр чыгышлары ямь өстенә ямь өстәр дип уйлыйбыз. Гомумән, һәр оешмада бер генә инвалид та игътибардан читтә калмасын, күңелләрен күрерлек чаралар үткәрелсен дигән ният белән эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге