Куян асрау – безнең мавыгу, диләр Храмовлар
Районда күпләп куян асрау белән шөгыльләнүчеләр күп түгел, шулай да бар андыйлар. Әлеге йорт хайваннарын тоту бар кешенең дә кулыннан килми, алар аерым тәрбия һәм игътибар сорый. Новотроицкое авылында яшәүче Гүзәл һәм Николай Храмовлар йорт куяннары тотуга бер яраткан мавыгу, кызыклы шөгыль итеп кенә карасалар да, ихлас күңел белән, бик...
"Без кечкенә чакта ук әти-әниләребез куян асрый иде. Аларны үстерүгә, тәрбияләүгә, әлбәттә, без балалар да үзебезчә өлеш керттек", - дип сүзен башлый йорт хуҗасы Николай. Үсеп җитеп үзе дә хуҗалыгында йорт куяннары тотарга хыяллана. Җиде ел элек Храмовларның яшь гаиләсе Новотроицкоеның яңа урамнарының берсендә зур таш йорт салып, биредә төпләнеп кала. Шулай итеп балачак хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге туа. Күренеп тора - яратып, үз итеп сөйли Николай куяннары турында. Чыннан да, табыш чыганагы итеп карамый ул аларга. "Суярга үземнең кулым бармый. Ул эшне күбесенчә әти эшли, я булмаса, дусларымны чакырам", - ди ул. Итен туганнары, дуслары белән бүлешәләр, калганын саталар. Куян ите деликатес исәпләнә, файдалы да, рәхәтләнеп ашыйбыз, диләр Храмовлар. Йонын махсус эшкәрттереп, җылы киемнәр бәйләү өчен дә кулланалар. Аннары, куяннарны карау, тәрбияләү балалар өчен дә кызыклы һәм файдалы шөгыль бит әле ул. Дүртенче сыйныфта укучы Камилла, икенчедә укучы Алина куяннарны дуслары кебек яраталар, аларга ашарга салалар, су эчертәләр, кайвакыт нәни куяннарны өйгә алып кереп уйныйлар да икән.
Беренче куяннарны яңа йортларына күчеп өч ел яшәгәч алып кайталар Храмовлар. Ул вакытта йомшаккайлар саны дүртәү генә була. Башта артык үрчеп тә китә алмыйлар. Аннары әкренләп куяннар саны ун, йөз баш була. Ә былтыр, алда әйткәнебезчә, 250 башка җитә. Дөрес, бүген читлекләрдә 15ләп кенә куян яши. Көннәр җылыта башлагач, язга аларны арттырырга исәпли хуҗа кеше. 15 кенә булсалар да, төрле токымлы куяннар бар монда: Калифорния токымлы ак төстәгеләре дә, кара великан, соры великан дип аталганнары да. Хуҗа кешегә эше буенча республиканың төрле районнарында булырга туры килә. Николай - су скважиналары бораулау белән шөгыльләнүче "Чишмә" дип аталган компаниянең директоры. "Мавыгуым шул булгач, кая барсам да, бу җирлектә куяннар асраламы, булса нинди токымнары үрчетелә икәнен сорамый кала алмыйм", - ди хуҗа кеше. Язын чиста токымлы кара төстәге куяннарны җәнлекләр үрчетү белән шөгыльләнүче "Бөреле" совхозыннан алып кайтырга ниятли.
Храмовлар нигездә уртача зурлыктагы токымлы куяннар асрыйлар. Алар суярлык булып өч-дүрт ай эчендә үсеп җитәләр, гадәттә 10-12 бала тудыралар. Эрерәк токымлылар исә озаграк өлгерә, 5-6 бала тудыралар, диләр хуҗалар. Куяннар өчен дип йорт янында люцерна үстерәләр, аннан кышка җитәрлек печән әзерлиләр. Арпа, солы, бодай кебек бөртеклеләрне сатып алып ашаталар.
Храмовларның әти-әниләре Энгель Николаевич һәм Тамара Михайловна да Новотроицкоеда яши. Куяннарны карауда әтисе Энгель - Николайның уң кулы. Без барганда да ул читлекләр янында иде: асларын чистарта, печәнен сала. Читлекләрне дә Николай әтисе белән бергәләп ясаган. Тамара Михайловна исә, биолог буларак, куяннарны сәламәт итеп үстерүдә үз киңәшләрен бирә.
Әнә шулай үзләре мавыгу дип кенә санаган шөгыльгә бар гаиләләре белән алынганнар бүген Храмовлар. Чын күңелләрен биреп, ветеринария таләпләрен үтәп карамасалар, үрчетә алмаслар иде алар әлеге йомшак йорт хайваннарын. Гомумән, төп эшләреннән тыш үзләренә шундый өстәмә шөгыль дә тапкан һәм, шуңа өстәп, аннан табыш алуга да ирешкән кешеләр соклану уята миндә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев