Көзге чәчү вакыты җитте
Соңгы еллар коры килү сәбәпле, хәвефле хәл барлыкка килде - язгы культуралар уңышы бермә-бер ким. Быелгы корылык моны тагын бер тапкыр раслады. Шунлыктан бүген игенчелектә бөтен игътибар уҗым культураларының мәйданнарын арттыруга юнәлдерелә. Көзге чәчүнең гадәти сроклары 20 августтан дип каралса да, табигать шартларыннан чыгып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре...
Бу эшнең барышы белән танышу өчен, "Гигант" хуҗалыгы кырларында булып кайттык.
- Соңгы кишәрлекләрне җыештырып бетерәсе бар, - ди "Гигант" хуҗалыгы рәисе Риф Имамов тамырда утырган арпа басуына ишарәләп. Игене җыеп алынган басуда тәгәрәп яткан чуп-чуар салам төргәкләре уңышның әйбәт булуы турында сөйли. Төргәкләрдән арырак, үр басуда, салам эскертләре күренә. Болары хәстәрле хуҗа Р. Имамов әйтүенчә, былтыргы салам эскертләре. "Хуҗалыкка салам беркайчан да артык түгел, утарга да, яшь мал астына җәяргә дә, азык итеп кулланырга да кирәге чыгып тора. Коры килгән елны әһәмияте бермә-бер арта", - дип аңлата ул.
Саламы бушаган басуларга комбайннар артыннан ук тракторлар керә. Бер башы урман итәгенә, икенче башы җәяүлеләр сукмагына терәлгән, борчагы күптән җыеп алынган басуны дисклы тырмалар белән К-700 тракторчысы Александр Брусянин эшкәртә. Карга канатыдай кап-кара җир өстенә керүгә, түшәккә баскандай хис итәсең. Басу түреннән төшеп килүче агрегатны туктатып, бер минутлык әңгәмә корабыз. "Бу борчак җире иде. УДА-5,2 агрегаты белән арыш чәчү өчен җир әзерлибез. Көнгә 40 гектардан артык, 10 сантиметр тирәнлектә итеп эшкәртәм. Яңгырлардан соң җир йомшарган. Берничә көннән чәчүгә керешәбез, - диде бик эшлекле төстә Александр һәм, аяз көннең һәр минуты кадерле икәнен искәртеп, куәтле тракторы белән әлеге 220 гектарлы басуның соңгы әйләнешенә кереп китте. Риф Хәнифович аңа икенче басуга күчәргә киңәш итте. Үзара сөйләшүдән механизатор А. Брусянинның тәҗрибәле игенче икәнлеге, 27 ел инде җирне эшкәртеп, мул уңыш өчен тырышуы мәгълүм булды.
- Иң мөһиме - эшкә иҗади карый. Булсын дип тырыша. Гаиләдә дә үрнәк. Хатыны Тамара беренче сөтчелек бригадасын җитәкли. Эшне яхшы оештыра. Уллары хәрби хезмәттә, авылга кайтырга ниятли. Гомумән, хезмәт кешеләре, тәртиплеләр, - дип кыскача сөйләп алды рәис Брусяниннар гаиләсен.
Икенче басуда К-700 тракторчысы Р. Шәйдуллин көзге культуралар чәчүгә җир әзерли, барысы 300 гектардан артык туңга сөрелгән. "Без августта сөрелгән мәйданнарның уңышка уңай тәэсирен яхшы беләбез. 4-5 көн эчендә, урып-җыюны төгәлләү белән, 9 сөрү агрегатыбыз тулы көченә сөрүгә тотына. 16 августтан яхшылап сөрелгән, тигезләнгән җирләргә арыш чәчүгә керешәчәкбез. Уҗым культураларын вакытында чәчеп, яхшы тәрбияләсәң, безнең шартларда тотрыклы югары уңышка өмет итеп була. Былтыр арыш мәйданы 250 гектар булса, быел аны 350 гектарга җиткерәбез. Чәчтең дә эш төгәлләнде түгел. Орлыкның нинди сортта булуына, корткычларга каршы чаралар үткәрүгә, ашлауга, аеруча "Награ" дигән биологик ашлама куллануга игътибарны арттырдык. Уңыш алу өчен комплекслы чараларны гамәлгә ашырганда, һәр агрочараны үзвакытында төгәл үтәгәндә генә югары уңышка өметләнеп була, ди "Гигант"ның тәҗрибәле җитәкчесе Риф Хәниф улы. Дискаторлар белән эшкәрткән басуларны тырма агрегатлары ике эздән тырмалап, тигезләп бара. Бу агрочара дымны саклый һәм чәчелгән игеннең тигез һәм бердәм тишелешен тәэмин итә.
- Туңга сөрелгән мәйданнарыбыз арта. Монда элек-электән килгән традициягә тугрылыклы калып, җирне әрлән балчыгы чыгармыйча, тирән итеп сөреп калдырабыз. Бу югары уңышка ышанычлы чара, - диләр механизаторлар һәм аны август аенда башкарып чыгарга ниятлиләр.
Хуҗалык басуларында булгач, җиргә, аны эшкәртүгә чын-чынлап хуҗаларча мөнәсәбәт күрдек. Терлек азыгы өчен чәчелгән кындырак белән катнаш люцернаның чәчәк атып, икенче чабуга чират көтеп утыруы да - күңелле хәл. Терлек азыгының кышка туклыклы һәм мул буласына ышаныч зур. "Гигант"та киләсе ел уңышы өчен бүгеннән җиң сызганып эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев