Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Көндәлек матбугатның көнендә килүе мөһим. Бу почта хезмәтенең ничек эшләвеннән тора

Соңгы егерме ел эчендә илдә вакытлы матбугатка язылу тиражлары өч тапкырга кимеде, 1993 елда Россия халкы 182 млн данә газета-журнал алдырса, 2013 елга ул сан 59 млн.га калды, дип белдерә милли тираж хезмәте. Ләкин шушы вәзгыятьтә бер нәрсә юаныч бирә - халык үз җирлегендә чыгучы матбугатка өстенлек бирә башлаган, район,...

Тираж кимүнең беренче сәбәбе - тарату эшенең түбән дәрәҗәдә булуы

Россия вакытлы матбугатының бүгенге хәлен анализлаганда тиражларның кимүенә китергән берничә сәбәпне атый милли тираж хезмәте. Беренче чиратта газета-журналларны тарату эшенең бик түбән дәрәҗәдә булуын билгеләп үтә ул. Ә вакытлы матбугатны яздыру һәм тарату эшенең 69 процент өлеше «Россия почтасы»на туры килә. Ләкин тиражларның кимүендә почтаны гына гаепләп калдыру һич ярамый дип басым ясый әлеге хезмәт. Басма мәгълүмат чараларын сатучы киоскларның бетүе, интернетның безнең тормышыбызда шактый зур урын алуы шулай ук төп сәбәпләрдән санала.
Күптән түгел «Российская газета» басмасы РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның «Россия почтасы» эшчәнлегенә карата фикерләрен бастырды. Хөкүмәт башлыгы бу тармакта «чокырларны ямап» кына эш барып чыкмаячагын, ә системаны тамырдан үзгәртергә кирәклегенә басым ясый. Әгәр чаралар күрелмәсә, тармак юкка чыгачак, дип белдерә Медведев. Бүген компаниянең идарә итү системасында җитешсезлекләр бик күп, инфраструктурасы да бик иске, корреспонденцияне эшкәртү кул белән башкарыла, ди ул. Персоналга уңай эш шартлары тудыру мәсьәләсенә тукталып, премьер-министр иң беренче аларның хезмәт хакын күтәрү турында әйтә. Бүген «Россия почтасы» хезмәткәре илдәге уртача хезмәт хакыннан ике мәртәбә кимрәк акча ала. «Почтальонның авыр эше тиешенчә бәяләнергә, киләчәктә ул уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш», - дип, Медведевның сүзләрен китерә газета.

Почтальон бүген сатучы да, оператор да...

Газета яки журналга кесәсеннән акча чыгарып язылган икән, укучының аның вакытында килеп җитүен таләп итәргә хакы бар. Кызганычка каршы, шушы көндәлек матбугатның көнендә килеп җитмәвеннән зарланып редакциягә шалтыратучылар аз түгел. Аның төп сәбәбе - җирле пунктларда почтальоннарның җитмәве. Кадрлар кытлыгы исә һаман да шул эш шартларына, хезмәт хакына барып тоташа. Ә инде шул шартларга риза булып еллар буе (кайберләре хәтта гомер буе) бу тармакта хезмәт куючыларга, дөресен генә әйткәндә, һәйкәл куярлык. Газета-журнал, хат тарату гына түгел бит әле аларның эшләре. Хәзер почта бүлекчәләрендә кибетләрдәге кебек товар тезелгән киштәләрне күреп беребез дә шаккатмый. Шушы көндәлек кирәк-яракны сатып, азмы-күпме акча эшли чөнки алар. Шулай итмичә булмый. Үзәк авыллардан бу товарларны кече авылларга күтәреп тә алып баралар. Читкә чыгып йөри алмаган әби-бабайлар андый «заказ»ларны почтальоннарга бик еш бирәләр. Авылларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә почтальоннар аша үтә, телефонга, интернетка акча салу өчен дә авыл халкы почта бүлекчәсенә килә. Шулай итеп, почтальонга бүген сатучы да, оператор да һәм башка һөнәр иясе дә булырга туры килә. Әлбәттә, зур булмаган хезмәт хакына һәм тавык чүпләп бетермәслек эшкә башка варианты булмаганнар яисә бу хезмәтне бик яратканнар гына килә.

Ни дисәң дә, авылга почта бик кирәк

Почта эшенең торышыннан, газетаның ничек таратылуыннан хәбәрдар булып тору өчен үзебез дә еш кына авылларга чыгабыз. Проблемаларны бер читкә куеп, яхшы гына эшләгән почтальоннар турында мәкаләләрне газета битләрендә бастырабыз. Күптән түгел Калмаш авылы почта бүлекчәсендә булып кайттык. Монда Калмашның үзенә һәм Югары Байлар авылына өч почтальон хезмәт күрсәтә. Резедә Мотыйгуллина, Вәсимә Кәлимуллина биредә күптәннән эшли. Югары Байларга почта таратучы Фәния Кәрәмованың урнашканына әле бер генә ел икән. Бүлекчәне сигез ел инде Алия Хафизова җитәкли. Район газетасын алдыруга килгәндә, биредә аны һәр кампаниядә якынча 200ләп данә яздыралар икән. Әйтергә кирәк, вакытлы матбугатның күп өлешен район газетасы тәшкил итә, аннары республика, Чаллы басмалары, берничә федераль басма бар.
Почта бүлекчәсеннән бер минутка да халык өзелми. Без сөйләшкән арада гына да хезмәткәрләргә берничә кеше мөрәҗәгать итте. Газета-журнал яздыру өчен бер кирәк булса, башка төрле йомышлар өчен тагын бер кирәк авылда почта хезмәте. Бүлекчәгә керүчеләр белән бераз сөйләшеп алабыз. «Якты юл»ны бу авылга күченеп килгәннән бирле, 20 еллап алдырам инде, - ди Рәмилә апа Нигъмәтҗанова. - Мин үзем беренче чиратта әдәби сәхифәне, хатларны укыйм. Аннары, файдалы киңәшләрне бик яратабыз. Соңгы вакытта «Әниемә тәмнүшкә» дигән рубрика ачтыгыз. Рецептлар белән дә бик кызыксынабыз», - дип өсти ул. Әйтергә кирәк, матбугатның вакытында таратылуыннан зарланмады авыл халкы.

Иң күп яздыручыга - акчалата бүләк

Мәкаләдә почтальоннар өчен «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгының «Татарстан почтасы»белән берлектә оештырыла торган кызыксындыру чарасына да тукталып үтәсе килә. Сүз 2014 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыруда иң яхшы эшләүче почтальонны билгеләүче конкурс турында. Бәйге 1 октябрьдән башланды, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста вакытлы матбугатка яздыручы һәр почта хезмәткәре катнаша ала. Нәтиҗә югарыда әйтелгән вакыт аралыгында никадәр басма мәгълүмат чарасы яздыруга карап ясала. Конкурс шартлары буенча, почта хезмәткәре 2013 елның беренче яртысына караганда газета-журналларга киләсе елга күбрәк яздырырга, почтальон эшләүче бүлектә «Татмедиа» ААҖ басмалары шулай ук 2013 елның беренче яртысы белән чагыштырганда артыграк булырга тиеш. Җиңүчеләр «Шәһәрнең иң яхшы почтальоны», «Кече шәһәрнең иң яхшы почтальоны» һәм «Авылның иң яхшы почтальоны» номинацияләрендә билгеләнә. Бәйгегә йомгак киләсе елның 15 февраленә кадәр ясала. Бүләкләр беренче өч урынга бирелә. Һәр номинациядә беренче урынга 34 мең 483 сумлык бүләк, икенчегә - 28 мең 736 сум, өченче урынга 22 мең 989 сум акча бирелә. Бу суммадан салым өлеше чигерелә. Беренче урынны алучыларга бүләкне акчалата алу мөмкинлеге дә бирелә. Катнашырга гариза бирергә әле соң түгел. Тик югарыда әйтелгән таләпләрнең үтәлүе генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев