Китап – белем чишмәсе
Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: "...Шул вакытта мин кулыма китап алам", - дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул.
Бала чактан башлап гомерем буе китап укыйм. Сердәшем дә, киңәшчем дә, рухи таянычым да ул. Китапханәче хезмәтен дә юкка гына сайламаганмындыр. Озак еллар китапханәдә эшләү дәверендә минем кулдан никадәр китап үтте. Кулга яңа китап алгач, аны ачып укыр алдыннан була торган гаҗәеп рәхәт мизгелләр китапханәче хезмәтенең иң татлы, иң бәхетле минутларыдыр, мөгаен. Китапханәбезнең китап фонды бай. Шуның өстенә көндәлек матбугат - газета-журналлар күпме тагын. Рәхәтләнеп укы, күңел байлыгы тупла. Борынгылар: "Беләге көчле - берне егар, белеме тирән - меңне егар", - дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларны оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә туры килә торган китапны сайлап бирү, үзең шуннан куаныч табу - барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфаттыр.
Күзкәй китапханәсенең 85 еллык тарихы бар. Ничәмә буын авылдашларга белем-мәгълүмат биргәндер бу рухи чишмә, кемнәрдер тормыш юлында адашканда китаплардан, андагы геройлар язмышыннан үзенә өлге алгандыр, яшәргә көч тапкандыр. Баксаң, инде кырык елга якын гомерем шушы китапханәдә узган. Авылдашлар белән бергәләп нинди генә кызыклы чаралар: юбилейлар, язучылар белән очрашулар, шигърият кичәләре, конкурслар, әдәбият атналыклары уздырылмаган. Әдәбият белән кызыксынучы укучылар, яшьләр өчен "Учак" клубы оештырылды, өлкәннәребез өчен бәйләү түгәрәге эшли. Бүген китапханә китап бирү урыны гына түгел, авылдашларның аралашу урыны да.
Китапханәбез - заман таләпләренә туры китереп яңартылган бинада. Ике компьютерыбыз бар. Алар интернетка тоташтырылган. Кызыклы материалны күчереп алырга теләгән кешегә шунда ук ксерокс тора. Болар барысы да кирәк, барысы да заманча. Ләкин китап укучылар белән очрашып, хәл-әхвәл сорашып, талгын музыка астында шигырь тыңлау - үзе бер җан рәхәте. Сөйләшеп күңел бушатасың, кайчакларда гыйбрәт аласың, киңәшләргә колак саласың. Бүген кешеләргә әнә шундый аралашу җитми, ә безнең китапханәдәге очрашулар шул бушлыкны тутыра. Кыскасы, хезмәтемне яратып башкарам. Форсаттан файдаланып, коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, китап укучыларының күбрәк булуын, иҗади табышлар телим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 13:00"Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды Татарстан авыл китапханәсендә "Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.5500
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.7800
-
15 август 2022 - 10:13“Балачак китап белән ямьле” Август ае башыннан Калмаш авыл китапханәсендә балалар өчен язылган төрле авторларның китапларыннан “Балачак китап белән ямьле” исемле китап күргәзмәсе куелды.5100
-
15 август 2022 - 08:55«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә түләүләрне 100 меңгә арттырачаклар «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 360 мең сумга кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу турыдагы боерык якын арада имзаланачак.5600
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.28500
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.23100
-
12 август 2022 - 13:38Җәйнең ямьле кичендә Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.15800
-
12 август 2022 - 11:32“Адашкан” акча килсә Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин икән.17400
-
12 август 2022 - 10:30Мәктәпләр уку елына әзерләнә Тукай районы авылларындагы мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә.16800
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.19800
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.45500
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алыпТукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.29500
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.28500
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.23100
-
12 август 2022 - 11:32“Адашкан” акча килсә Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин икән.17400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика