Кече Шилнә сайлауларга әзерләнә
Районда сайлауларга әзерлек бара. Бүгенге көнгә 43 участок сайлау комиссиясе оешты, рәисләре билгеләнде.
2683нче сайлау участогының Кече Шилнә бүлекчәсендә сайлау материаллары урнаштырылган стенд һәм Дәүләт Думасы, партияләр турында мәгълүматлар тупланган китаплар һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек итеп сайлаучы почмагына тезеп куелган. Мәктәп түбәсендә җилфердәгән әләмнәр дә, капкадан керүгә ялт итеп торучы чакыру тактасы да сайлаучыларның күңеленә хуш килерлек. Физик мөмкинлекләре чикле авылдашлары өчен махсус баскыч (пандус) та ясап куйганнар. Шимбә көнне кабиналарны урнаштырып, сайлау участогын тулы әзерлеккә китерәчәкләрен дә әйтте 2683нче участок сайлау комиссиясе рәисе Галина Попова.
- Безнең җирлектәге халык элек-электән сайлауларда актив катнаша. Бәйрәмчә күтәренке күңел белән, иң матур киемнәрен киеп, балаларын, оныкларын җитәкләп киләләр. Иң кызыгы: һәр 4 ел эчендә авыл тормышы кинодагы кадрлар кебек күз алдында үтә, үзгәреп-алышынып тора. Әйтик, узган сайлауларда беренче тапкыр тавыш биргән кызларыбыз-егетләребезнең күбесе бүген инде яшь әниләр-әтиләр, балалар үстерәләр. Ул чакта мәктәптә укыган яшүсмерләр буйга җитеп балигъ булды, быел тәүге тапкыр сайлауларда катнашалар. Барлыгы 14 егет һәм кыз - югары уку йортлары, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары. Аларның һәркайсы өчен истә калырлык бүләкләр әзерлибез, - дип истәлекләре-кичерешләре белән уртаклаша участок сайлау комиссиясе сәркатибе Гөлсем Муськина.
Районның балалар Дәүләт Думасы депутаты булган уку алдынгысы, мәктәпне иң яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Түбән Новгород лингвистика университетына укырга кергән Римма Шәрипова да быел туган авылында беренче тапкыр сайлауларда катнашачак. Ә иң өлкән сайлаучы - 95 яшьлек Мария Наборщикова сайлау комиссиясе әгъзаларын өендә көтәчәк. Өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайлар, инвалид авылдашларының барысын да шулай өйләренә барып сайлатачаклар. 2683нче сайлау участогының Кече Шилнә бүлекчәсендә барлыгы 11 милләт вәкиленнән торган 800 сайлаучы Дәүләт Думасы депутатларына тавыш бирер дип көтелә. Сайлау участоклары иртәнге 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Алдагы сайлаулардан аермалы буларак, быел паспорттан тыш, хәрби билет, полиция органнары биргән шәхес таныклыгы да сайлауларда катнашу хокукын бирә. Сайлауларның барышын барлык фиркаләрдән дә күзәтчеләр күз уңында тотачак. Авыл кешесе үз язмышына да, ил язмышына да битараф түгел, бу сайлауларда да бөтен авыл бердәй булып сайлауларда катнашачагына ышана Кече Шилнәнең участок сайлау комиссиясе әгъзалары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 06:44Тукай районында машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр Дүшәмбе 19нчы апрель көнне җомга көнне Яр Чаллы-Водозабор юлында "Тоннель" дип исемләнгән рейд узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре аек булмаган килеш автомобиль йөртүчеләрне ачыклаячак.3200
-
16 апрель 2021 - 15:08Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы сатуга чыкты Китапның төп герое – Әлфия. Әлфияне яраткан ир аның белән гомерен бәйләргә тели... Әмма карар кабул итү бик кыен. Төп героиняның яшьлектә кылган хатасы аны бу адымнан тоткарлап тора.9200
-
16 апрель 2021 - 13:20«Задоринки» булдыра Кругое Поле поселогының «Задоринки» хореография ансамбленең кече төркеме дебют номерлары белән «Будущее России» бөтенроссия конкурсында катнашты. Алар әлеге бәйгедән икенче дәрәҗә дипломант һәм өченче дәрәҗә лауреат исемнәре белән кайтты.7400
-
16 апрель 2021 - 11:35«Куркынычсыз тәгәрмәч» Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган ярышларда катнашты. Чара Түбән Суыксу мәктәбе базасында үтте. Анда төрле мәктәпләрдән 20 команда катнашты.8200
-
16 апрель 2021 - 11:20«Туган телдә җырлый чишмә» 17 апрель көнне 18 сәгатьтә Новотроицкое мәдәният йортында иҗат коллектив-ларның hәм ялгыз чыгыш ясаучыларның «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган гала-концерты уза.8200
-
16 апрель 2021 - 10:50Яшелчә орлыгын бушлай бирәләр Район мәктәпләре hәм балалар бакчалары бушлай яшелчә орлыгы белән тәэмин ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, авыл халкын яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге ярдәм шул нигездә башкарыла.8900
-
16 апрель 2021 - 10:10Ветераннарга – ун мең сум Җиңүнең 76 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына 10 мең сум акча бирелә.9400
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.70000
-
8 март 2021 - 14:08Тукай районы җитәкчеләре 8 март белән котлый
-
11 апрель 2021 - 10:35Помидор үстерү серләре Помидор үстерү буенча сезнең белән үз тәҗрибәмне уртаклашырга булдым. Хәзер бит нәкъ вакыты. Үсентеләр инде тәрәзә төпләрендә утыра, тиздән аларны теплицаларга күчерә башлаячакбыз.16100
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.35500
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.38300
-
16 апрель 2021 - 11:10
-
16 апрель 2021 - 11:05Орлыкка сорау зурУңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.11000
-
14 апрель 2021 - 15:15Гаиләләр ГТО тапшырды 10 апрельдә Яңа поселогы спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)» бөтенроссия физкультура-спорт фестивале үтте.22500
-
14 апрель 2021 - 13:20Тукайлылар мөселман корылтаенда Мәркәзебез Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Безнең районнан 48 имам делегат булып, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров кунак булып корылтайда катнашты. Делегатлар һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов сәламләде һәм мөфтияткә халыкка дини белем бирүдә, Ислам дине буенча китаплар чыгаруда зур тырышлык куюлары өчен рәхмәт белдерде.21500
-
14 апрель 2021 - 11:25Диспансерлаштыру чирне вакытында таба Диспансерлаштыру гражданинның сәламәтлеге торышын бәяләүгә, планлы рәвештә медицина тикшеренүе үтә торган кешенең сәламәтлек төркемен ачыклауга һәм аның торышын күзәтүгә юнәлдерелгән. Тукай үзәк больницасында диспансерлаштыру эше ничек куелган? Диспансеризация үтү нәтиҗәлеме? Шушы һәм башка сораулар белән район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек.20900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика