Якты юл
  • Рус Тат
  • Кече авылда зур бәйрәм

    Ноябрь аеның тыныч кына ябалак кар явып торган бу матур көне Таулар һәм Туера авылларының башлангыч сыйныф укучылары хәтерендә аеруча озакка уелып калыр, мөгаен. Бу көнне алар иске мәктәптән барлык шартлары булган яңа бинага күчтеләр. Балаларга һәм, гомумән, бар авыл халкына тагын да шатлык өстәп, шушы ук бинада яңартылган клубны...

    Боерган авыл җирлегенә караган Таулар да, аннан берничә йөз метрда гына урнашкан Туера да кече авыллар рәтенә керә. Бүген Тауларда - 36, Туерада 24 хуҗалык бар. Аларда икесенә бергә 170ләп кеше гомер итә. Ике авылга башлангыч сыйныфка бүген тугыз укучы җыела. Дөрес, әле мәктәп яшенә җитмәгән балаларны исәпләп караганда, киләсе елларда аларның бераз артачагы күренә.
    Ил буйлап мәктәпләрне оптимальләштерү сәясәте барганда, кече авылда белем бирү учагын саклап калып, аны яңартуга ирешә алу зур эш, әлбәттә. Монда иң беренче чиратта үз авылларының язмышы өчен чын күңелдән борчылып йөрүче авыл халкының да, аларны аңлаган җитәкчелекнең дә, шул исәптән, бернигә карамыйча, вакытында эшне башкарган подрядчы оешмаларның да өлеше гаять зур.
    Укучылар бүгенгә кадәр моннан кырык биш ел элек төзелгән мәктәптә белем алганнар. Әлеге бина нык иске - балаларны киләчәктә дә анда калдыру сабыйлар өчен куркыныч тудырыр иде. Җитәкчелек алдына ике юлның берсен сайлау - мәктәпне яңарту яисә балаларны автобус белән Боерган авылына йөртү проблемасы килеп баса. Киңәшләшкәннән соң Таулар авылы уртасында торган иске клуб бинасын реконструкцияләп, бирегә башлангыч мәктәпне дә сыйдырырга дигән карарга киләләр. Төзүчеләр эшкә дә әле көзгә кергәч кенә тотына. Төзелеш эшләрен башыннан ахырына кадәр Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге "Автостройинком" оешмасы башкара. Инженерлык коммуникацияләре уздыру, җылылык үткәрү кебек хезмәтләрне Риф Миңнекәев җитәкчелегендәге "Татарстан коммуналь челтәрләре" һәм Вахит Насыйбуллин җитәкчелегендәге "Тукай җылылык-газ" оешмалары үз өстенә ала. Шулай итеп, ике-өч ай эчендә 200 квадрат метрдан артык мәйданлы мәһабәт бина калкып чыга.
    "Әле мондый заманча мәктәпкә күчкәнебезгә күңел ышанып бетми", - ди башлангычларның укытучысы, иске бинада ун ел буе балаларга белем биргән Заһирә Әхкыяметдинова. Чыннан да, биредәге шартлар күпләр көнләшерлек. Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев әйткәнчә, республика мәктәпләренең дә бик сирәгендә генә. Бүлмәләр җылы, якты, парта-урындыклар уңайлы. Уку кабинетының каршы ягында ашау бүлмәсе, бер читтәрәк малайлар һәм кызлар өчен җылы бәдрәф, кайнар суы килеп торган кул юу урыны. Барысы да балаларның мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эшләнгән.
    Мәктәп белән танышканнан соң тантанага килгән авыл халкы һәм район кунаклары бинаның клуб ягына күчтеләр. Биредә дә үзенә бер җылы мохит хөкем сөрә. Кече авыл өчен ярыйсы гына зур зал. Сәхнәсе дә матурлыгы, зәвыклылыгы ягыннан зур сәхнәләрдән бер дә ким түгел. Кече авыл клубларына эш буенча баргаларга туры килә, Таулар клубын кайбер авыллардагы шыгыр-шыгыр килеп торган иске агач идәннәр, кыйшайган стеналар белән чагыштырып та булмый. Белем йорты да, мәдәният учагы да авылларның киләчәген, үсешен тәэмин итүче төп факторлар бит. Авыл халкы көндез бу матур бинада балалар чыр-чуын ишетеп бер сөенсә, кичен клубта үткәрелгән чараларга килеп, күңеленә тагын бер рухи азык алыр.
    Тамаша залында утырган халыктан, сабыйлар авызыннан рәхмәт сүзләре күп яңгырады әлеге тантанада. Балалар рәхмәтләрен җыр-биюләре аша да җиткерделәр. Яңа йортка буш кул белән кермиләр, диләр. Бирегә килгән кунаклар да - район халкына хезмәт күрсәтүче оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр сәхнә алдын төрле бүләкләргә күмделәр. Район мәгариф идарәсе исеменнән балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган папкалар бирелде.
    Чараның тагын бер үзенчәлекле мизгеле икенче яисә аннан соңгы баласы туган гаиләләргә ана сертификаты тапшыру булды. Район буенча шундый җиде гаиләгә ул көнне тантаналы рәвештә әлеге сертификат бирелде.
    Бер игелекле гамәл кылу зур савап, диләр. Бер җылы сүз кеше күңелен эретергә сәләтле, дигән әйтем дә бу сүзләр белән янәшә йөри. Җылы сүз дигәнең бер гөнаһсыз, риясыз сабыйлар авызыннан чыкканда аның тәэсире бигрәк тә зур була... Бу чарада да тугыз баланың алга чыгып басып абый-апаларына "Рәх-мәт!" дип әйтүләреннән дә кадерлерәге булмагандыр. Күңелләр актарылып, күпләрнең күзенә яшь китерде бу мизгелләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: