Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Казан кунагы Яңа поселогындагы паркта булды

Быелгы язда үткән пресс-конференциядә «ТР шәһәрләр үсеше институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, быел Татарстанның 49 торак пунктында җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эшләр башкару күздә тотыла, дигән иде. Бу атнаның дүшәмбесендә Наилә Зиннәтуллина,  эшлекле сәфәр белән Яңа поселогына килеп, андагы төзекләндерү эшләре белән дә танышып чыкты.

Искәртеп үтәбез, Яңа поселогындагы парк территориясендә мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларга һәйкәл, спорт мәйданчыгы, дан аллеясы урнашкан. Шулай ук парк территориясе янында административ биналар, сәүдә объектлары, торак йортлар, чаңгы базасы, чаңгы-биатлон стадионы, шугалак, минифутбол өчен мәйданчык һәм чаңгы-ролик трассасы да бар.

Парк җәяүләп йөрү, ял итү зоналарына бүленгән. Моннан тыш, биредә спорт, балалар мәйданчыгын үз эченә алган зона да каралган. Алар үзара яктыртылган һәм брусчатка, асфальт җәелгән тротуарлар белән тоташтырылачак, балалар мәйданчыкларында навигация булыр дип күздә тотыла.    

Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның вәкиле Наилә Мөдәмил кызы Яңа поселогындагы шул объектларның барысын да карап чыкты һәм Федераль проект кысаларында башкарылучы эшләрдән, аларның тәмамлануга таба баруыннан кәнәгать калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев