16 август 2022 яңалыклары
-
Яңа автобус маршруты
Районда 119нчы санлы яңа автобус маршруты ачылды. Ул «Уют» кафесы тукталышыннан алып, «Подсолнухи» һәм «Восточный» микрорайоннары аша узачак.
-
Дуңгызлар чумасының учаклары табылды
Агымдагы елның 8 августында «Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге» дәүләт учреждениесенең тәҗрибә лабораториясе тарафыннан Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Кильдеево авылындагы Пашков Сергей Игоревич крестьян-фермер, Спас районы Приволжский поселогындагы шәхси хуҗалыкларында үлгән дуңгызлардан алынган материалларда дуңгызларның африка чумасына анализ нәтиҗәләре уңай килгән. Шулай ук Спас районының Куйбышев территориясендәге аучылык хуҗалыгында атылган ике баш дуңгызда да африка чумасы табылган.
-
Казан кунагы Яңа поселогындагы паркта булды
Быелгы язда үткән пресс-конференциядә «ТР шәһәрләр үсеше институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, быел Татарстанның 49 торак пунктында җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эшләр башкару күздә тотыла, дигән иде. Бу атнаның дүшәмбесендә Наилә Зиннәтуллина, эшлекле сәфәр белән Яңа поселогына килеп, андагы төзекләндерү эшләре белән дә танышып чыкты.
-
Хәрәкәттә – бәрәкәт!
Түбән Суыксу авылының Нарат Елга паркында 13 август көнне Физкультурачы көненә багышланган ярышлар узды.
-
Татарстанда бурсыкка ау сезоны ачыла
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада бурсыкка ау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Тукай районы КВН командасы финалда
17 август, Халыклар дуслыгы йортында, 18:00 "Әйдә шаярт" ның финал уены булачак. 6 шәп команда 100 000 өчен көч сынаша?финалистлар??
-
Мәләкәстә урам бәйрәмнәре дәвам итә,
чираттагы бәйрәмгә Заречная урамының урта өлешендә яшәүче күршеләр җыелды.