Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дуңгызлар чумасының учаклары табылды

  Агымдагы елның 8 августында «Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге» дәүләт учреждениесенең тәҗрибә лабораториясе тарафыннан Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Кильдеево авылындагы Пашков Сергей Игоревич крестьян-фермер, Спас районы Приволжский поселогындагы шәхси хуҗалыкларында үлгән дуңгызлардан алынган материалларда дуңгызларның африка чумасына анализ нәтиҗәләре уңай килгән. Шулай ук Спас районының Куйбышев территориясендәге аучылык хуҗалыгында атылган ике баш дуңгызда да африка чумасы табылган. 

Шуңа бәйле рәвештә, республикада дуңгызларның африка чумасы чире һәм кош гриппы белән авыр эпизоотик хәл булу сәбәпле, Тукай районының ветеринария хезмәте белгечләре кош һәм дуңгыз асраучы шәхси хуҗалык тотучыларга сак булырга һәм барлык куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш итә. 
Түбәндәгеләрдән тыелу мөһим: урман массивларына кош-корт, малны чыгарудан, аларны ирекле рәвештә ачык урыннарда йөртүдән һәм табигый сулыкларга чыгарудан. Шул ук вакытта гнуска, кимерүчеләргә (тычкан, күсе һ.б.) каршы эшкәртү уздыруны оештырырга, пешеп бетмәгән азык калдыкларын дуңгызларга ашатмаска, кошны һәм дуңгыз малын чыгышы билгесез урыннардан сатып алуны тикшереп-карап торырга кирәк.  Мал сатып алганда, тиешле ветеринария документларын сорау таләп ителергә тиеш.
Хуҗалык тотучыларның ветеринария хезмәтеннән асралучы кош һәм мал башын яшереп тотмау да бик мөһим.
Малларның авыру очраклары һәм дуңгызларның үлем-китеме турындагы фактларны исә 46-40-61, 46-80-42 һәм 8-960-067-40-61 телефон номерлары буенча Тукай районы ветеринария хезмәтенә хәбәр итү сорала. 
Ленар Хәйбуллин,
Тукай ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.                                     
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X