Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Каберлекләр су эчендә ята, фельдшерның укол ясарга үз бүлмәсе юк»

Редакциягә, Шөкрәле авылыннан шалтыратып, авыл халкының зарын җиткерделәр. Новотроицкое җирлегенә караган Шөкрәле авылында яшәүче Зөлфирә Ваһапова авылның зиратын ел да су басуын, урам яктырткычларының начар эшләвен, клуб бинасының бүгенге көндә ташландык булуын һәм фельдшерның авыл халкына укол ясарга үз бүлмәсе булмавын сөйләде. Бу хәлне үз күзебез белән күреп кайтыйк дип,...

Үз эченә биш торак пунктны - Новотроицкое, Суровка, Калиновка, Күперле һәм Шөкрәле авылларын алган җирлектә 1800гә якын хуҗалык бар. Барлыгы өч меңләп кеше яши. Шөкрәледә исә бүгенге көндә 112 кеше, 82 хуҗалык исәпләнә. Кече авыл булса да, халыкның үз дөньясы, үз мәшәкатьләре, шатлык-борчулары бар. Авылда йортлар төзек, шулай ук яңа салынган өйләр дә бар. Зират Шөкрәлегә кергәндә авыл башында кала. Без барган көнне инде аның территориясеннән су киткән иде. Ләкин авыл халкы зиратның ел да яз көне су эчендә утыруыннан зарланды. «Безнең туганнарыбыз шушында ята бит, үзебез дә шунда киләчәкбез. Каберләр су эчендә тора. Менә Зөбәрҗәт апаның улын җирләдек. Аның бигрәк йөрәге өзеләдер», - дип каршы алды безне авыл башында Зөлфирә Ваһапова. Сүзгә гомер буе Шөкрәледә яшәгән Зөбәрҗәт Кәримова да кушылды. Узган елны биредә үзара салым акчасына кар суларын агызып җибәрү өчен юл, зират каршында чокыр ясалган булган. Тик быел да зират барыбер шул су эчендә калган. Авылның активисты, үзара салым акчаларын җыюны оештырып йөрүче Лилия Водокшанова әйткәнчә, Шөкрәле халкы салымны вакытында тапшыра. «Үзара салым акчасын быел менә ике кеше генә бирмәде. Без алар белән эшлибез, аңлатабыз. Икенче елга алары да тапшырачак. Тик шушы акча үзебезнең авылга гына тотылсын иде», - ди Лилия.

Авыл халкының тагын бер зары - клубның эшләмәве, бинасының ташландык булуы. «Мин Шөкрәледә 11 ел торам, клуб бер генә ел эшләп калды. 2009 елда ябылды, эшләргә кеше булмады, - дип сөйләп китте Зөлфирә Ваһапова. - Ә клуб хезмәткәре биредә Сабан туен уздыра, өлкәннәргә чәй эчү табыннары оештыра иде. Клуб ябылгач аның бер өлешендә кибет эшләп алды бервакыт, ләкин менә алтынчы ел инде, анысы да ябылды. Ә бу бүлмәсендә фельдшер кабул итә иде», - дип клуб бинасының арткы ягын күрсәттеләр. Хәзерге вакытта биредә җылылык та, электр да өзелгән. Ишекләрдә йозак тора. «ФАП Күперле авылында урнашкан. Һәр атнаның чәршәмбесе - ул безнең көн. Фельдшер, шушында килеп, әби-бабайларга укол ясап китә иде. Хәзер исә мондый мөмкинлек юк», - ди шөкрәлеләр.

Авылның урам яктырткычлары начар эшли, сүндерү-кабызу җайланмасы бик еш ватылып тора икән. Кич белән кабызган яктылыкны иртән сүндерсәң, кичен кабынмаска мөмкин. Әллә гел көндез дә сүндермәскә, әллә гел кабызмыйча караңгыда яшәргә, дип алар тагын бер зарларын сөйләде.

Авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова белән элемтәгә кердек. Кече авыллардан җыелган үзара салым акчасы бары тик шул авыл мәнфәгатьләренә генә тотыла, диде ул. «Әлеге акчалар минем кесәмдә ятмый, алар банкта хисап счетында торалар. Авылда нинди дә булса эшне үтәү кирәк булганда, башта тендер аркылы аның башкаручысы билгеләнә. Оешма эшне төгәлләгәч, аның счетына банк аркылы шушы акчалар күчә. Мин салым керемен үземә алып, аны берничек тә үземчә тота алмыйм», - дип аңлатты Рима Рәисовна. Зиратның ел да су эчендә калуы, җирлек башлыгы буларак, аны да бик хафага салган. Үзара салым программасы кертелеп, авыл халкы тормышын яхшыртуда шундый ярдәм булгач, былтыр салым акчасын ул зират проблемасына юнәлткән. «Конкурс аркылы ышанычлы, башка эшләрне җаваплы башкарган оешма таптык. Килешү төзеп, шушы эшне эшләдек. Дамба төзедек, кар сулары аксын өчен авыш урыннан канау ясадык. Инде быел, ниһаять, зиратка су кермәс дип уйладык. Тик, кар сулары китүе булды, дамба ишелеп төште. Бугазыма төер җыелды шуны күреп, - дип Рима Рәисовна борчылуын белдерде. - Дамба җитәрлек күләмдә тыгызланып өлгермәде микән, бәлки аны авыл халкы белән бергә ныгытып чыгарга кирәк булгандыр, әйтә алмыйм. Подрядчы оешма белән сөйләшүләр алып барам. Әлбәттә, каберлекләр су эчендә ятарга тиеш түгел. Су юлын зиратны уратып басудан үткәрү турында да уйлыйбыз. Ул җирләр «Кама» агрофирмасына карый. Аның җитәкчелеге белән үзара аңлашу бар», - дип Рима Рәисовна әлеге мәсьәләдә эшнең барышын сөйләде.

Клуб бинасына килгәндә, буш торган бинаны җылыту бик күп чыгымнар сораганын, шуңа күрә җылытудан да, электрдан да өзүләрен бәян итте авыл җитәкчелеге. Шөкрәле авылы халкы Күперледәге ФАПка карый. «Фельдшер салкын бүлмәдә медицина ярдәме күрсәтә алмый. Аны җылытырга, электр белән тәэмин итәргә кирәк. Тукай районы үзәк дәваханәсенә чыгып карадым, тик аларда да әлеге бүлмәнең чыгымнарын түләп барырлык мөмкинлек юк», - ди Рима Волкова. Бу мәсьәләне ул район җитәкчелегенә җиткергән. Киләчәктә авылда фельдшер кабинеты эшли башлармы, әлегә әйтүе кыен.

Урам яктырткычлары буенча авыл җирлеге башлыгы мондый аңлатма бирде: «Электр линияләрен алыштырырга кирәк. Район электр челтәрләренә заявка бирелгән. Программага нигезләнеп, үзләренең планы буенча алар кабельләрне алыштыралар. Күперле авылының бер урамында мондый эшләр башкарылды, анда менә тагын бер урамда линияләрне алыштырырга кирәк. Ә Шөкрәленең 3 урамында мондый эшләрне башкару көтелә. Кабызу-сүндерү җайланмалары иске, аларны карап тору өчен авыл җирлеге бюджетында акча да каралмаган. Өстәмә керемнәр хисабына ремонтларга тырышабыз», - диде Рима Рәисовна. Шулай ук авыл халкының җир, милек, транспорт салымнарын вакытында түләмәве аркасында килеп чыккан бюджет кытлыгын да билгеләп үтте җирлек башлыгы. «Транспорт салымы республикага китә, ә җир, милек өчен түләүләр үзебездә кала, авыл проблемаларын чишүгә тотыла торган акчалар», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев