Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иртәгә район сайлаучылары Татарстан Президенты вазифасына кандидатлар белән очраша

Татарстан Президенты вазифасына җәмәгать оешмалары тарафыннан күрсәтелгән кандидатлар 27 июньдә Казанда Теннис академиясендә «Бердәм Россия» праймеризында сайлаучылар белән очраша.

Искә төшерәбез: 13 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанның 12 җәмәгать оешмасы беррәттән президент праймеризларында катнашу өчен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Әлеге җәмәгать оешмалары арасында ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, Татарстан Республикасы Студентлар лигасы, Татарстан Республикасы фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, гаиләгә бала алучыларның Казандагы «Без бергә!» дип аталган иҗтимагый оешмасы, республика ветеран оешмалары бар. Җәмәгатьчеләр тарафыннан праймеризга тәкъдим ителүчеләр тагын өч кандидат бар. Алар - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясендәге эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.

27 июньдә үтәчәк очрашуда тавыш бирү рейтингына карап дүрт кандидатның өчесе сайлап алыначак. Праймериз нәтиҗәләре буенча, «Бердәм Россия» конференциясендә партия ТР Президенты вазифасына кандидатны билгеләячәк. Конференция июль башында үтәр дип көтелә.

Очрашу өчен Теннис академиясе бинасының сайлап алынуы да юкка түгел, чөнки чара зур күләмле: сайлаучылар һәм чакырылучылар да күп, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының саны да өч дистәдән артып китә. Сайлаучыларны исә Татарстанның җәмәгать оешмалары күрсәткән 818 кеше, шулай ук «Бердәм Россия» партиясеннән күрсәтелгән 818 кеше тәшкил итә. Алар - барлык муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан килүчеләр. Партия эчендә алдан тавыш бирү чарасының хисап комиссиясе составына 35 кеше кертелгән.

Реклама

27 июньдә Татарстан Президентына кандидатлар белән очрашуга Тукай районыннан 14 кеше барачак. Аларның 12се «Бердәм Россия» партиясеннән, 2се җәмәгать оешмаларыннан. Безнең тавыш бирүчеләрне Партиянең җирле бүлеге секретаре Васил Хаҗиев җитәкли. Бердәмроссиялеләрнең калган 11е партиянең авыл җирлекләрендәге беренчел бүлекләре секретарьлары.

Праймеризга баручыларның берсе - Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов белән сөйләшеп, әлеге сәяси чарага карата фикерләрен белештек.

- Миңа калса, «Бердәм Россия»нең праймериз үткәрү тәҗрибәсен кертүе бик дөрес. Бу муниципаль сайлауларга да, Президент сайлауларына да кагыла. Муниципаль сайлаулар кысаларында авыл җирлекләрендә үткәрелгән алдан тавыш бирүләрдә без аерым кандидатка карата халыкның фикерен сайлауга кадәр үк белә алдык. Бу бик мөһим. Президент праймеризында кемнәргә тавыш бирергә икәнлеген төгәл хәл иттем инде. Әлбәттә, республика өчен, безнең авылларның үсеше өчен конкрет эш күрсәткән кешене сайлаячакбыз. Бүген Татарстанда төзекләндерү буенча 30 программа эшли һәм без аларда катнашып, авылда яшәүчеләргә уңай тормыш шартлары тудыра алабыз икән, бу, әлбәттә, бик яхшы. Сайлаучы һәм авыл җирлеге башлыгы буларак бу уңайдан тагын бер фикеремне әйтәсем килә, газлаштыру программасы киңрәк җәелдерелсен һәм ул кече территорияләрне үз эченә алсын иде. Без шушы программаларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч биргән кандидатның Президент булып сайлануын телибез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X