Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иң самими бәйрәм

Новотроицкое авылы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Балачак» исемле бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмне район социаль яклау идарәсе, мәктәптән тыш эшләр бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмгә килгән балаларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров тәбрикләде. 

Иң якты, иң самими бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Традиция буенча, безнең районда бәйрәмгә, башлыча, сәламәтлекләре чикләнгән балалар чакырыла. Районда бүген барысы 185 инвалид бала яши, шуларның яртысы әти-әниләре белән бу матур чарага килгән иде. Бәйрәм кунаклары мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният йортлары каршында эшләп килүче балалар ансамбльләренең һәм балаларның аерым чыгышларын яратып кабул итте. Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод, Яңа Бүләк авыл китапханәчеләре балаларга «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкияте буенча театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте. 
Чараны оештыручылар бәйрәмне күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү өчен төрле ысуллар кулланганнар иде. Ял паркындагы төрле мәйданчыкларда кул эшләре, оригами буенча мастер-класслар оештырылды. Кызыксынучан балалар бирегә бик күп җыелды. 
Унике яшьлек Илшат Шәйдуллин «Балачак» бәйрәменә Бикләннән килгән. 
– Улыбыз өч ел элек каты чирләде. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә,  укытучылар хәзер аны өйгә килеп укыталар. Шуңа да кеше арасына чыгу аңа аеруча кирәк. Илшат биредә мастер-класслар алды, уеннарда да бик теләп катнаша. Мондый чаралар уздыру бик тә кирәк, аеруча инвалид балалар өчен, – ди яшүсмернең әнисе Раушания ханым.
Новотроицкое авыл җирлегендә яшәүче Варвара, София, Ирина кулинария буенча мастер-класста тозлы камырдан чәкчәк, бавырсак пешерү серләренә бик тырышып өйрәнделәр. Кем җитез, кем зирәк, кем өлгер? Бәйрәм чарасында оештырылган мәгънәви бәйгеләрдә балаларның олысы да, кечесе дә көч сынашты. Билгеле инде, бер генә бала да игътибардан читтә калмады, күпләре уеннарда катнашып призлар отты. Һәр елдагыча, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, район советы депутаты, «Тукай Водоканал» ҖЧҖ җитәкчесе Григорий Петров балаларга татлы күчтәнәч өләште. Балалар бәйрәмдә яраткан ризыклары – туңдырма белән сыйландылар. Районыбызда ел саен үткәрелә торган «Игелек кыл» хәйрия марафонында җыелган акчага балаларга уенчыклар, призлар сатып алынган иде. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар бу уенчыкларга аеруча сөенделәр.
Балаларның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырту – җәмгыятебездәге иң  мөһим мәсьәлә. Районда балалы гаиләләрнең тормыш-яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән, бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырту принцибына корылган төрле программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Мисал өчен, соңгы елларда үткәрелә торган «Игелек кыл» хәйрия марафоны шуның ачык мисалы. Район җирлегендә милли проектлар кысаларында балалар өчен социаль объектлар салына, искеләре төзекләндерелә, капиталь ремонтлар ясала. Үткән ел Әҗмәкәйдә «Миләшкәй» балалар бакчасы, Түбән Суыксуда «Алга» спорт комплексы, Яңа поселогында чаңгы трассасы ачылды. Авыл җирлекләрендә шахмат зоналары ачыла. Болар – киләчәк буынның физик һәм рухи яктан сәламәтлеген кайгырту, яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларның бер өлеше. 
Районда яшәүче балаларның җәйге яллары күңелле һәм файдалы үтсен өчен 1 июньнән 17 мәктәп яны лагере һәм «Балкыш» ял лагереның социаль юнәлештәге беренче сменасы үз эшен башлады. Шулай ук өч авыл җирлегендә хезмәт һәм ял лагере ачылды. Балачак – кеше гомеренең кыска гына чоры. Әнә шул мәлне кулдан ычкындырмау, балаларны игелекле итеп тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләрне файдалану киләчәктә яхшы нәтиҗәләр белән сөендерәчәк. 

ФОТО АВТОРЫ: Фәнис Ихсанов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев