Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Җиңү көне белән, ветераннар!

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга иртәгә 73 ел тула. Бөек Җиңүнең бөек шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабадан онык-оныкчыкларга тапшырыла килә. Иртәгә, 9 Май көнне, районның һәр авыл җирлегендә тантаналы митинг узачак, Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткән, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган сугышчыларның мәңгелек истәлеген бер...

Хәзерге вакытта Тукай районында сугышта катнашкан 20 ветеран яши. Аларның саны елдан-ел кими бара. Әлеге 20 ветеранның кайберләре инде урын өстендә генә ята, үз аягында йөреп торучылар да бар. Шулай да һәрберсе бүгенге көндә якыннарының җылы карашына, яхшы тәрбиясенә, җитәкчелек тарафыннан кадер-хөрмәткә мохтаҗ. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, бәйрәм уңаеннан, сугышта катнашкан һәр тукайлының өенә барып, аларның хәлләрен белеште, бәйрәм белән котлады, Республика һәм район җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеевтан бүләкләр, котлау открыткалары тапшырды. Ветераннар янына шулай ук Тукай районы ветераннар советы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, үзәк хастаханә баш табибы Галим Сабирҗанов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова, ветеран яшәгән авыл җирлеге башлыклары килде.

Тиздән 96 яшен тутырачак сугыш ветераны Василий Андреевич Теплов Сосновый Бор поселогында яши. Бүгенге көндә ул урын өстендә, балалары тәрбиясендә. Иске Абдул авылында ике сугыш ветераны яши. Хәбибулла Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллинга 94 яшь. Сугышта ул Алма-Ата артиллерия бригадасында хезмәт итә. Батальон командиры урынбасары була. Ике тапкыр бик каты җәрәхәтләнә. Аркасында хәтта кыйпылчык калган була. Сугыштан соң, җәрәхәт төзәлеп, рентген язмасы ясаткач, табиб әлеге кыйпылчыкның үпкә турында бик әйбәт утыруын, пычак астына кермәскә кирәклеген әйтә. Шулай итеп Хәбибулла абый бүгенге көндә дә әлеге кыйпылчык белән яши. Җиңү көнен исә ул Псков шәһәрендә каршылый. Аның авылдашы Рәфкать Тәхаветдин улы Нуриев исә сугышта Көнчыгыш Пруссиядә Балтыйк диңгезе буенда хезмәт итә. Җиңүне госпитальдә ятканда каршы ала. Яңа Мусабай авылыннан Миңнегәрәй Гыйльфан улы Әзһәмовка 93 яшь. Хәләл җефете Фатыйма апа белән тигез гомер итәләр. Сугыштан соң Миңнегәрәй абый авыл мулласы да булып торган.

Бәтке авылында да бүгенге көндә ике сугыш ветераны яши. Петр Иванович Главновка 95 яшь, ул балалары тәрбиясендә гомер итә. Шәйхелислам Халик улы Кәримов 91нче яшендә. Ул Фаил Камаевка үзенең Җиңү көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән төшкән фотосурәтен күрсәтеп, Президент белән очрашуга барганын сөйләде. Круглое Поле поселогында шулай ук сугышта катнашкан ике ветеран яши. Вәкил Сәхәбетдин улы Гыйльметдиновка 91 яшь. Алар район җитәкчесе белән район сәясәте, яшь буын патриотик тәрбиясе турында үзара сөйләшеп, фикер уртак-

лашты. Вәкил абый бүгенге көндә дә зур уйлар белән янып яши, һәрдаим мәктәп укучылары белән очрашуларда катнаша.

Биклән авылында сугышта катнашкан өч ветеран гомер итә. Миңнәхмәт Сәгыйрь улы Гайсинга һәм Мөнирә Бәхтегәрәевага 93 яшь, Әхсән Шәйхетдин улы Бикатовка 92 яшь. Алар өчесе дә бүген үз аякларында, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшиләр.

Кече Шилнә авылыннан Аркадий Леонидович Жуковка 90 яшь. Бирегә ул Яр Чаллы шәһәреннән күчеп килгән, хәзерге көндә кызы тәрбиясендә яши. Яңа поселогыннан Ульяна Ивановна Добрынина үзе рус милләтеннән, сугышка 18 яшеннән туган ягы Чита шәһәреннән китә. Сугыш кырында Мөбарәкҗан исемле татар егете белән кавышалар. Шулай итеп Ульяна апа бүгенге көндә Рауза апа булып, саф татарча сөйләшеп, биш вакыт намазын калдырмыйча татар авылында, инде 51 ел килен белән яши. Аны бәйрәм белән котларга «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов та килде.

Калмашта өч сугыш ветераны гомер итә - 91 яшьлек Биҗан Хәертдин улы Хәертдинов, Әмир Хафиз улы Шәрифуллин, аңа да 91 яшь һәм 92 яшьлек Шәүхәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов. Алар барысы да 9 Май митингына барабыз дип ниятләп торуларын әйтте. Ветераннарны һәйкәл янына авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчелеге үзләре алып килә. Яңа Байлар авылыннан Мәхмүтҗан Сабир улы Сабиров та үзенең Җиңү Парадына барганлыгы хакында горурланып сөйләде. Тиздән 92 яшен тутырачак Күзкәйдән Мәхмүтҗан Әмир улы Әмиров хәләл җефете Роза апа белән икесе генә гомер итәләр. Ялларда бала-оныклар кайта. Алар икесе дә укытучы булып эшләгәннәр.

Калмия авылында сугышта катнашучы ике кеше яши. Акмалетдин Җамалетдин улы Җамалетдиновка ноябрьдә 92 яшь тула. Күзләре күрмәсә дә, килгән кунакларның һәрберсе белән сөенеп кул биреп күреште, бүләкләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Миңнемулла Миңнегәрәй улы Миңнегәрәевкә 91 яшь. Ул район җитәкчелеген капка төбенә чыгып каршы алды. Аны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга дип мәктәп укучылары да килгән иде. Алар ветеранга багышлап Җиңү көне турында җыр башкарды. Миңнемулла абый да, башка ветераннар кебек, район торышы белән һәрвакыт кызыксынып торуын әйтте, язгы кыр эшләре барышын сораштырды.

Тормышның ачысын, авырын һәм нужасын күреп үскән ветераннар бүген тормышка шөкер итеп яши, күбесенең инде сәламәтлекләре дә начар, күзләре начар күрә, колаклары начар ишетә, кулларында таяк, өстәлләрендә дару, шулай да бәйрәм күчтәнәчләрен алар: «И-и, бу кадәр кирәкмәс иде», - дип оялып кына алалар. Шушы тыныч тормышта яшәвебез белән без аларга чиксез рәхмәтле. Һәм әлеге бүләкләр ул рәхмәт хисләрен, аларга булган тирән ихтирамны берничек тә каплый алмый. Тагын бик күп Җиңү язларын тыныч тормышта, иминлектә, якыннарыгызның күңел җылысында, мәхәббәтендә каршыларга язсын сезгә, кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, газиз әтиләре сугыш кырында ятып калган сугыш чоры балалары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев