Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Хатыйп абый улы – Флүр Шәфыйковка олы рәхмәт», – диләр күзкәйлеләр

2016 елның беренче яртыеллыгында район газетасына язылу тәмамланып килә. Газетага язылуны оештырган җитәкчеләргә һәм депутатларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Шуларның берсе - газетага язылу кампаниясендә һәрвакыт ярдәм итеп, ел саен үз авылы өлкәннәрен һәм ветераннарын яздырып, сөендереп торучы эшмәкәр - «Күзкәй» ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков. Без Күзкәй авылында яшәүче...

Ветеран - Мулланур Сабиров:

- «Мулланур абый, Күзкәй авылының барлык пенсионерларына район газетасын бушлай яздырам», - диде миңа Флүр Хатыйпович һәм сүзендә торды. 6 ел инде 110 пенсионерга район газетасы - «Якты юл»ны яздыра. Гомумән, авылда үткәрелә торган һәр чарада аның булышлыгын тоябыз. Ярдәм сорап барсаң, кире какканы юк.

33 ел буе «Ярыш» колхозында шофер булып эшләгән Рәҗәп Минһаҗев:

- Авылда өй саен газета укыйлар, һәр санын көтеп алалар. Без бит инде олы яшьтәге кешеләр, әллә кая чыгып йөри алмыйбыз, ә «Якты юл»ны аласың да, бөтен район яңалыкларын беләсең. Мин аны бик игътибарлап, беренче битеннән соңгысына кадәр укып чыгам. Бушлай күп еллар дәвамында район газетасын яздыру мөмкинлеге бүләк иткән Хатыйп абый улы - Флүр Шәфыйковка зур рәхмәт. Саваплы эш башкара, үзенең дә гамәлләре уң булсын.

41 ел буе колхозда сыер савучы булып эшләгән Тәскирә Хәйретдинова:

- Авыл җирлегендә яшәүче пенсионерларның акчасы санаулы. 500 сум пенсионер кешегә сизелә инде ул. Ә үзең яшәгән райондагы хәлләрне белми яшәргә мөмкин түгел. Үзеңне саңгырау кеше сыман хис итәсең. Ярый әле, ярдәм кулы сузучы Флүребез бар. Авыл өлкәннәренә күрсәткән изгелеге, «Якты юл»га яздырганы өчен мең рәхмәт аңа. Безнең җылы хисләребез аңа икеләтә игелек булып кире әйләнеп кайтсын.

Ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизова:

- Олы яшьтәге кешеләргә карата игътибары, ихлас күңелдән булышуы, игелекле эшләре өчен тирән ихтирамымны һәм олы рәхмәтемне белдерәм. Иганәчелек белән шөгыльләнүне инде канына сеңдергән, тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бик тә тәңгәл килгән, киң күңелле, эчкерсез, гаҗәп кешелекле Флүр Хатыйповичка рәхмәт сүзләрен ешрак ишеттерәсе килә. Аның туган авылына ясаган игелекләрен санап бетергесез. Үзенә дә бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев