Гомерләрнең әле матур чагы
Татар халкында: «Кулы тәмле» дигән гыйбарә бар. Хактан да, бер үк сыйфаттагы азык-төлектән берничә кеше пешергән ризык төрлечә килеп чыга. Аның, нишләптер, тәме, төсе-кыяфәте аерыла. Күрше-тирә, туган-тумача арасында: «Аның кулы тәмле – пешергән ризыгы тәмле була, камырлары уңа» дип аш-суга аеруча оста кешеләр хакында сөйлиләр. Сәмәкәй авылында гомер итүче мөхтәрәм ханым – Гөлфирә Әюп кызы Петрова хакында хаклы рәвештә шулай әйтәләр дә.
Татлы, затлы ризык – чәк-чәк пешерү остасы
«Ягымлы, ачык йөзле, йомшак телле Гөлфирәбез» дип таныштырганнар иде Сәмәкәйдә эшләп килүче «Зиләйлүк» фольклор ансамбле хакында язарга баргач. Һәрвакыт елмаепбалкып торучы Гөлфирә Әюп кызының ашсуга кулы килеп тора. Авылда уздырыла торган мәдәни чаралар, кичәләрдә табын түрендә ул пешергән тәбикмәкләр кояштай «көлеп» тора. Авылдашлары, дусиш, тугантумачалары никах, бәби туе, нарасыйга исем куштыру, күркәм юбилейлар үткәргәндә табын күрке булган милли ризык – чәкчәкне дә Гөлфирә ханымнан пешертәләр.
Гөлфирә ханым – ихлас, дөресен сөйләүче кеше буларак авыл халкы арасында хөрмәт казанган. Татар халкының визит карточкасы булган ризыкны – чәкчәкне оста итеп, сәхнә түрләренә чыгарырлык итеп әзерли белүенә карамастан, үзен мактаганны өнәп бетерми. «Гаилә җанлы хатынкыз ашсуын тәмле итеп пешерергә тырыша инде. Әзерләгән ризыгыңны яратып ашасалар күңел була. Мин үземне атаклы ашсу остасы дип санамыйм. Бары тик чын күңелдән, яратып әзерлим ризыкны. Камыр ашларын пешергәндә аеруча ихласлык кирәк. Без – татар халкы, зур табада пешерелә торган ит бәлешләрен аеруча яратабыз. Тәмле, туклыклы, күңелне күтәрә торган милли ризык ул. Бәлешләремне кеше яратып ашаганга сөенәм. Авыл халкы арасында ничектер яхшы даным таралган да, шуннан: “Ит бәлеше пешереп бирә алмассыңмы?” дип килә башладылар. Ник пешермәскә?! Миңа ул эш рәхәтлек бирә. Кешене сөендерү – зур савап. Ә инде чәкчәккә килгәндә, аны гаиләм өчен, кунак чакырып табын корганда пешерә идем. Шуннан халык ошатты да, заказ бирә башладылар. Элегрәк, дөресен генә әйткәндә, кулымнан килгән эш азмыкүпме табыш чыганагы буларак та файда китерде. Хәзер күршетирә, дусишләргә төрле бәйрәм уңаеннан пешереп бирәм, акча эшләү ниятеннән түгел. Шунысын да әйтмичә булмый, чәкчәк – нәзберек ризык. Ничә еллар буе пешерсәң дә, төрлечә килеп чыга. Шуңа күрә, һәрвакыт бу эшкә алыныр алдыннан дога кылам, изге теләкләремне әйтәм. “Раббым, Үзең ярдәмеңне биреп чәкчәкләрем уңсын иде, матур булып пешсен иде. Хәерлефайдалы, бәрәкәтле ризык булсын!” дип телим. Нихәтле генә кулың килеп торса да, рус халкы әйткәнчә: “рукаданмы, мукаданмы” дигәндәй, барыбер дулкынланасың. Кулы шул ук булса да, оны үзгә булырга мөмкин.
Чәкчәгем ошаса ярар иде дисең. СубхәәнАллаһ, әлегәчә гел рәхмәт кенә ишетеп торам. Моннан соң да шулай булсын», – ди Гөлфирә ханым ризыгы уңуының серләре белән бүлешеп.
Тели белсәң, хыял чынга аша ул!
«Әнием Нәгыймә, исеме – җисеменә туры килеп тора торган, шәфкатьле, күркәм холыклы кеше булды. Абыем Рәҗәп белән миңа яхшы тәрбия биреп, икебезне дә укытып, олы тормыш юлына чыгарды. Бик тырыш булды. Күпләп малтуар тоттык, казкош асрадык. Шуңа ихатада чирәм үсмәде. Әбиләргә баргач, ишегалдының матурлыгына, болдырбаскычларының, сәкеләренең сары гәрәбәдәй булуына кызыгып: “Ихатаңда яшел чирәм булса икән ул!” дип кызыга идем. Менә, Аллаһ Тәгалә үземә дә шул гүзәллекне бирде. Күр әле, бу матурлыкны! – дип, Гөлфирә ханым үзләренең ишек алларын тутырып үскән бәбкә үләненә хозурлануын белдерә. Аннары болай дип өсти: – Бакчама чыгам – помидоркыяр, бәрәңге, кишерчөгендер... ишелеп үскән. Уңыш мул булды. Бу нигъмәтләргә шөкер итеп, булганына канәгать булып, Раббыма хәмдесәнәләремне әйтеп, рәхмәтләр укып яшим», – ди Гөлфирә ханым.
Мин исә, ишегалдын ямьләндереп утыручы чәчкәләргә карыйм. Күзләр камашырлык манзара! Аннары Гөлфирә ханымның канатлы алъяпкычындагы чигешләргә күчерелгән гөлчәчкәләренә сокланам. Күктә – кояш, җирдә – нурлы йөзле Гөлфирә. Шагыйрь биредә булса: Ана, татар хатынкызы, дәү әни хакында һичшиксез матур, мәгънәле шигырь язар иде.
Язмыш сукмаклары урауурау
Гөлфирә Әюп кызы Ямалова Минзәлә районының ДусайКичү авылында туып үскән. Кешеләргә игелек кылу, миһербанлылык сыйфатлары аны медицина юнәлешендә белем алуга этәрә. Кыз Минзәлә медицина училищесына керә һәм аны яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Ул чорга хас булганча, юллама белән, Кадрәк авылына медпунктка эшкә килә һәм шунда җиде ел буе авыл халкына армыйталмый медицина хезмәте күрсәтә. Владимир исемле керәшен егете Гөлфирәгә гашыйк була. Яшьләр өйләнешәләр. Тормышларына ямь өстәп уллары Роберт, кызлары Лилия туа. Нишләптер Владимирның Кадрәктән күчеп китәсе килә. Сәмәкәйгә килеп төпләнәләр. «Бер ел Сәет авылына йөреп эшләдем. Аннары, 1979 нчы елда Сәмәкәйдә бер өйне балалар бакчасы иттек. Ул йорт балалар бакчасы бинасы буларак барлык таләпләр белән төзелмәгән. Шуны ремонтлап, җиһазлар сатып алып бакча рәвешен китердек. Торабара аны ике катлы иттек. Мин – балалар бакчасы мөдире, Рузалия Гатауллина – тәрбияче булып, байтак еллар бергә эшләдек. Авыл халкы әйбәт булганга, безне хөрмәт иткәнгә, балалар – тәртипле булды. Һәрвакыт якты хисләр белән искә алам ул чорларны. Аннары балалар бакчасы мәктәпкә күчте. Мәктәп яны кишәрлегендә яшелчә үстерүне хуп күрдем. Сабыйларга үз кулыбыз белән җитештергән ризык ашату җанга рәхәтлек бирде. Балаларга милли костюмнар, күлмәкләр тегеп,бәйрәмкичәләрдә матур итеп чыгышлар ясый торган идек. Хәтеремдә, Яңа ел бәйрәменә атларны матур итеп бизәп, дугаларына кыңгыраулар тагып, чаналарына суккан паласлар җәеп, балаларны шунда утыртып, күңелле итеп клубка барулар!.. Яныпялкынланып эшләдек, күңелле итеп яшәдек. Авыл җирендә балалар бакчасы мөдире ул: педагог та, шәфкать туташы да, әни дә һәм әби дә; шул ук вакытта хуҗалык мөдире дә; сантехник һәм плотник та... Баланың кулы тик тормый, бармак моторикасы дигән термин да бар. Алар утырган җирдән урындыкның шөребен дә бора. Ялгыш кына нәрсәнедер ватып та куя. Ремонтлый идем. Балаларны яратам. Кызым гаиләсе белән һәр ялда кайта. Оныкларым – күз нурларым, бигрәк яратам инде шуларны», – ди балалар, сабыйлар яратучы ханым
Игелек җирдә ятмас
Сәмәкәй авылының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе вазыйфасын дистә елдан артык башкаручы Гөлфирә Петрова һәр өйдә көтеп алынган ханым. Әни, дәү әни вазыйфалары, хуҗалыктагы бетмәстөкәнмәс эшмәшәкатьләр, авылның мәдәни тормышы үзәгендә кайнау «Зиләйлүк» фольклор ансамбле белән чыгыш ясау һәм репетицияләр... Санап бетергесез эше, байтак вазыйфасы булса да өлкәннәрнең, аеруча урын өстендә ятып авыручыларның хәләхвәлен даими рәвештә белеп торуы белән Гөлфирә ханым күпме кеше күңеленә җан җылысын күчерә.
Роберт – әнисе үрнәгендә тәрбияләнеп үскән ирегет. Ул: миһербанлы, ярдәмчел, юмарт күңелле. Әнисе егерме җиде ел буе мөдир булган, сабый чагында үзе һәм бертуган сеңелесе йөргән балалар бакчасына материаль яктан ярдәм итүе белән дә авыл халкы арасында абруй казанган фермер. Роберт балалар өчен уен мәйданчыгы ясаган. Бу эштә якын дусты, уңганбулган күршесе Рәсим Сәдит улы Фәсхетдиновның ярдәме зур була. Роберт – материал белән тәэмин итүче, ә Рәсим – оста кул. Шул рәвешле искиткеч уен мәйданчыгы барлыкка килә. Бу гамәлләрен авыл халкы бик яратып сөйли.
Гөлфирә ханым: «Рәмилә Салихова – дини гыйлем бирүче мөгаллимәбез. 2016 елда мәчеттә аңардан гыйлем алдым. Аллаһ Тәгаләгә хисапсызсансыз шөкер итәм: намазга басуым, уразалар тотуым – Раббым биргән олы нигъмәт. Быел дини гыйлем алуымны дәвам итәргә ниятләп торам. Тормыш юлымда юньле кешеләр очрап тора.
Бу – әниемнең изге догасы белән дә бәйле дип уйлыйм. Олыгайган көнендә шушы нигездә кадерхөрмәт эчендә яшәде. Холкы әйбәт булу үзе өчен дә, безнең өчен дә олы бүләк булды. Ахирәткә бездән ризабәхил булып, матур итеп күчте. Ул яктан да күңелем тыныч. Балаларым ипле, тәрбияле. Икесе дә эшчән, тормышны җигелеп алып бара торганнар. Ана кадерен белеп, “Әни!” дип өзелеп торалар. Тагын ни кирәк бәхет өчен?!.
Ә инде күршеләргә килсәк, алар – бик яхшы кешеләр, барысы да. Гомумән, авыл халкы турында бары тик уңай фикер генә әйтә алам. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Мизхәт улы Усмановны мисалга китерәсем килә. Тормыш иптәше белән бергәләп авыру әнисен бик яхшы карадылар, тәрбияләделәр. Ананы хөрмәтләү, аны караутәрбияләү – иң олы савап. Шундый гамәлне кылучы авылдашларым өчен сөенәм.
Зөһрә Миргазиян кызы Ризванова күршем буларак та, хезмәттәшем буларак та дөнья бәясе кеше. Шатлыкны – бүлешеп, кайгыны уртаклашып яшибез. Мәдәни чаралар уздырганда һәрвакыт киңәшләшеп, бер фикергә килеп эшлибез. Без – ветераннар, пенсионерлар, шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр – авылда, районда төрле мәдәни чараларда, спорт ярышларында бик теләп катнашабыз. Күңел күтәренкелеге белән яшәргә, алдагы көнгә өмет белән карарга кирәк. Без гомернең иң матур чорына – уңышлар җыя торган мәленә кердек», – ди көләчлеге, оптимистик рухлы булуы белән абруй казанган Гөлфирә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев