Якты юл
  • Рус Тат
  • Фермер да, менеджер да, меценат та

    Әйе, бу билгеләмәләрнең барысы да бер кеше турында, төгәлрәге, Бакчасарайдагы югары технологияле гаилә фермасы җитәкчесе Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин хакында. Бу уңган егет, аның игелекле гамәлләре турында азмы-күпме мәгълүматлы булсам да, күзгә-күз карап сөйләшәсем, заманча гаилә фермасының эшчәнлеге белән дә якыннанрак танышасым килде. Әйтергә кирәк, көтелгәннән күпкә кызыклырак һәм колачлырак...

    Якты йөз белән каршы алды кунакчыл хуҗа, чын татарча итеп, ике кулын биреп күрешкәннән соң, гаилә фермасы белән танышуга чакырды. Машина үтәрлек иркен итеп җәелгән көзге кебек асфальт сукмактан үргә күтәреләбез: бөтен мал тораклары шунда урнашкан. Уң як карданың буеннан-буена печән, салам төргәкләреннән эскерт өеп куелган. Гаилә фермасын оештырып җибәрүгә этәргеч буларак, хөкүмәт субсидиясе исәбенә төзелгән савым сыерлары торагы шәпле, әлбәттә, стеналарына кадәр кыйммәтле материал белән тышланган. Ләкин маллар астын вакытында чистартып тормасаң, шәпле абзарны да бер атнада сыер тизәгенә батырырга була. Ә монда бөтен җирдә чисталык, тәртип: араннар арасыннан туфли белән үтәрлек. Сөтне саву, сөзү-суыту процесслары автоматлаштырылган. Көтүне яңарту технологы бүлмәсе дә заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазланган, тиешле препаратлар белән тәэмин ителгән. Савымчылар ял итә торган бүлмә офистан ким түгел: өр-яңа телевизор, ашарга әзерләү, җылыту мөмкинлеге бар. 30 сыерга ике савымчы, асларын чистарту, азык тарату ике терлек караучы җаваплылыгында. Хезмәт хаклары 20 мең сумнан ким түгел икән. Хуҗалык көненә 550-600 килограмм югары товарлыклы сөт реализацияли.

    Иркен утардагы яшь бозаулар янында да тукталабыз, алларындагы улакка өеп хуш исле печән салынган. "Кышын терлек азыгына кытлык булмаячак, төрледән, җитәрлек тупладык. Дөрес, шактый өлешен сатып алырга туры килде, ә менә икенче елга үз азыгыбыз булачак, 125 гектар җирне рәсмиләштереп, күпьеллык үлән чәчеп куйдык," - ди Равил Лотфулла улы. Нәселне яңарту белән дә ныклап шөгыльләнергә җыеналар биредә. Иң беренче эш итеп голштинофриз токымлы үгез алып кайтканнар. 1 тоннадан артык массалы, карап торышка ук куәте ташып торган мәһабәт малны аеруча соклану һәм горурлык белән күрсәтә фермер. Истәлеккә фоторәсемгә дә төшерәбез үзен. Планнары, чыннан да зурдан Равил Миңнехуҗинның: Голландиядән күп сөт бирә торган сыерлар алып кайтып, алга таба савым көтүен тулысынча яңарту уе белән янып йөри.

    Тагын бер торак алдында туктыйбыз. Бусын - совет чорында "гасырларга" дип, бетон конструкцияләрдән җыелган иске абзарны - өр-яңадан түбәсен яңартып, стеналарын җылытып үзе сафка бастырган Равил.

    Бинаның сул ягындагы араннарда - курдюклы (куй) сарык бәрәннәре. Ел башында 20ләп баш сатып алган булган, бүген сарык көтүе 180 башка җиткән. "Аллага шөкер, үлем-китем юк, елга ике мәртәбә бәрәнләгән сарыклар бар. Уебыз - баш санын 300гә җиткерү, чөнки бу маллар бик тә табышлы: Урта Азиядә койрык маеның (курдюк) 1 килограммы 1000 сумнан да ким түгел, ә яхшылап ашаткан сарыкныкы 20шәр килограммга җитә," - ди ул һәм әлеге товарның киләчәктә хуҗалыкны яшәтү чыганакларының берсе булачагын фаразлый. Бу эшкә алынганда, менеджерлык белеме дә ярап куйган. Куйбышев тимер юллары предприятиесендә эшләгәндә, Мәскәү финанс-икътисад институтының менеджмент идарәсе бүлеген тәмамлаган ул. Маллар турында сөйләгәндә, йөзләре үк яктырып китә Равилнең. Тышкы кыяфәтләре беренче карашка бик үк күркәм күренмәсә дә, мактый торгач, озынча йөзле, артларына "йөк" аскан бу хикмәтле сарыкларга да күз ияләште. Бинаның икенче башындагы араннарда атлар асрала икән. Көндез алар утарда. Ефәк ялларын җилфердәтеп чабучы атлар үзе бер ямьле манзара инде. Атлар - Равилнең аерым горурлыгы. Яннарына керүгә, әле берсе, әле икенчесе чабып килеп, яраткан хуҗаларының башларыннан сыйпаганын көтә. Чыннан да, акыллы хайван. "Владимир" токымлы йөк атлары үрчетәбез. Инде бүген ихтыяҗ бар. Алга таба ит токымын да үстереп, ат казылыгы җитештерү турында хыялланабыз. Шәхсән минем үземә Түбән Новгород өлкәсендәге Сергач мишәрләре ыслаган казылык ошый," - ди ул, елмаеп. Тынгы белмәс фермерның хуҗалыгында әле тагын 50ләп куян бар, затлы токымлы этләр үрчетү белән дә шөгыльләнәләр.

    Югары технологияле гаилә фермасының эшчәнлеге болар белән генә дә чикләнмәде. Кайту юлы өстендәге тагын бер бинада аз катлы йортларда каркаслы төзелеш өчен пенополистиролдан җиңел һәм ныклы плитәләр җитештерәләр. Әлеге материалдан Бәткедә берничә торак йорт һәм ашханә төзелгән. Равил Миңнехуҗинның хыялы - киләчәктә һәр тармакның эшчәнлеген бердәй табышлы итү, югары сыйфатлы продукция җитештереп, авыл хуҗалыгы базарында үз урынын булдыру һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене эш урыннары белән тәэмин итү. Бүген аның гаилә фермасында 8 кеше эшли. Нигездә, туганнары, сыйныфташлары, якын дуслары. Гомумән, аның бик тә ярдәмчел, кешелекле булуы, төрле авыр хәлләргә очраган дусларына ярдәм кулы сузуы турында сыйныфташы, гаилә фермасының тәэминатчысы Кафель Тимербулатов сөйләде.

    10 еллап инде Равил Миңнехуҗинның Минзәлә районындагы Матвеевка интернат-мәктәбенә ярдәм итүе, ел саен һәр баланы уку әсбаплары салынган өр-яңа портфельләр белән сөендерүе турында да аның аша белдем. 2009 елда шушы матур эшләре өчен "Алтын йөрәкле кеше" исеменә лаек булган. Безнең районда да кылган игелекле гамәлләре күп аның. "Бәткедәге балалар бакчасына мәктәпкә һәрдаим ярдәм итә, ел саен 9 майга ветераннарга, 1 октябрьгә өлкәннәргә бүләкләр әзерли, Сабан туйларын үткәрергә булыша, мең рәхмәт аңа", - диде Бәтке авыл җирлеге башлыгы Владимир Борзихин. Төзекләндерергә булышкан, шушы авылда 1 сыйныфка баручы барлык балаларга Белем көнендә портфельләр бүләк иткән, Иштирәк урта мәктәбенең ике катында да идәннәрне өр-яңадан ремонтлап кафель җәйдергән. Янына ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә борып чыгарганы юк, ди аның турында ышанычлы ярдәмчесе, озак еллар тимер юлга хезмәт күрсәтү предприятиесендә бергә эшләгән Николай Масленников та.

    Мин Равил Лотфулла улының феноменына төшенергә тырышам. Хәлле кешеләр күп безнең арада, әмма байлыгыннан ярдәмгә мохтаҗларга өлеш чыгаручылар, туганнары, дусларына булышып яшәүчеләр бармак белән санарлык. Тамырлары белән кызыксынам - кайчандыр Сарман районы Сөлек авылында яшәгән бик тә гыйбрәтле язмышлы гаиләдән икән бит язмабызның герое. Равилнең әнисе 83 яшьлек Хәтирә апа сөйләде болар хакында. Данлыклы шахтер Лотфулла ага да исән, узган ел бик зурлап 80 яшен билгеләп үткәннәр. "1931 елда Лотфулланың тырышлык белән маллар асрап яшәгән өлкән абыйсы Асылгәрәй Шәнгәрәевне, кулак дип бөтен малын талап алып, үзен авылдан чыгып китәргә мәҗбүр итәләр. Туган якларга ул 26 елдан соң, 1957 елда гына кайтты. Без инде Лотфулла белән өйләнешкән идек, олы кызыбыз Алсуга 1,5 яшь. Зур күчтәнәчләр белән кайтты абыебыз. Безнең бик авырлык белән яшәп яткан чак. Тиресне аяк белән изеп, мичкә ягар өчен кирпеч ясап киптергәнне озаклап карап торганнан соң: "Интегеп ятмагыз монда, әйдә җыеныгыз, Кыргызстанга алып китәм мин сезне. Шахтерлар күп акча алып, рәхәт итеп яши анда," - дип инандырып алып китте. Барсак, бөтен татар шунда җыелган диярсең, шундый җылы итеп каршы алдылар. 36 ел Ош өлкәсендәге Сулюкта дигән шахтерлар шәһәрендә, шундагы татарлар белән бер гаилә булып ярдәмләшеп яшәдек. Капкалар, ишекләрдә бик булмады. Равилнең ярдәмчеллеге, туганнарын тартып яшәве әнә шул чаклардан ук килә. Кыргызлар белән дә дус-тату яшәдек, гади, эчкерсез халык. Лотфулла гомер буе шахтада күмер чапты, ә мин тегү фабрикасында әзер киемнәрне төрү цехында эшләдем Балаларыбыз 3 телдә сөйләшеп үсте, әмма татар телен оныттырмадык. Мәктәптә русча укыдылар, ишекне атлап керүгә - саф татарча. 5 баланың барысына да югары белем бирдек. Төпчегебез Равил бигрәк тә үткен булды, гел "бишле"гә генә укыды. 10 сыйныфтан соң Ташкент тимер юл институтының инженерлык бүлеген тәмамлады. Шул тармакта шактый гына хезмәт стажы да туплады. Ләкин кечкенәдән мал җанлы булып үсте ул. Урамда ул уйнамаган, күтәреп кайтмаган эт тә, песи дә калмады. Ачуланганыбыз булмады, тереклекне ярату нишләп начар булсын. 7 яшендә бер тапкыр кәҗә бәтие җитәкләп кайтты, аннан соң үзе мәш килеп карады. Менә бит насыйп булгач, еллар узгач та җаны тарткан эшенә кайтты. "Әни, мин фермер булам", дип канатланып кайтканы бүген дә күз алдымда. Менә дигән гаиләсе бар, Мәрьям дә шул фермада эшли, алма кебек ике кыз үстерәләр. Равилебезнең киң күңеле апаларына-абыйларына да җитә. Барыбызны бер ояга туплап яши, бәйрәмнәрдә 40ар кеше җыелабыз. Әтисе белән шуңа сөенеп бетә алмыйбыз, эшләре уң булсын дип дога кылабыз.

    Ә Чаллыга без 90нчы елларда 10 татар гаиләсе бергә җыенып кайттык. Беребез дә югалмадык, һаман да аралашып яшибез. Шул вәзгыятьне балаларыбызга, оныкларыбызга да иңдерәбез. Игелек булган җирдә бәхет бар, бер мохтаҗга булышканым йөзе белән кайта бит ди улыбыз Равил дә. Шуңа күрә эшләрен дә уң итәдер Аллаһы Тәгалә," - дип, мин эзләгән сорауга җавабын бирде Хәтирә апа.

    Ә Равил Миңнехуҗинның теләге - эшләргә, иҗтиһат итәргә омтылышы булган тырыш, тынгысыз егетләргә этәргеч бирә торган илкүләм программалар алга таба да эшләвен дәвам итсен иде. Илнең, республиканың байлыгын, куәтен арттыруга юнәлтелә бит бу эшләрнең барысы да.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: