Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белем алдылар

Тукай районында кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр күләме арта бара. Эшмәкәрләр район икътисадына шактый зур өлеш кертә. Аларга мәгълүмати (информацион) ярдәм күрсәтү йөзеннән Яңа поселогында эшмәкәрләр очрашуы узды.

Тукай районында кече һәм урта бизнесны үстерү, аларның эшчәнлекләрен камилләштерү өчен кирәкле шартлар тудыру максатын күздә тотып оештырылган очрашуда эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр мәгълүмат кырында эшләү буенча кирәкле булган белем алдылар.

Замана белән бергә атлаучы эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, төрле өлкә һәм тармакларда товар, азык-төлек җитештерүчеләр өчен махсус оештырылган координацион киңәшмәдә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең иҗтимагый кабул итү җитәкчесе Гөлназ Ракова катнашты.

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары саны 168 меңнән артып киткән, бу – узган елга караганда 1,6 % ка күбрәк дигән сүз. Димәк, республикада бизнес алып бару өчен шартлар тудырыла. Төгәлрәк итеп әйткәндә, бу – «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе. Саллы проектның максаты үз эшен ачарга теләүчеләргә, аякка баскан бизнесын тагын да куәтләндерергә, ныгытырга омтылучыларга эшне башлау процессыннан алып җитештергән продукциясен (товарын) уңышлы реализацияләүгә, ягъни сату эшен оештыру – экспортка чыгаруга кадәр булган төрле этапларда ярдәм итүдән гыйбарәт.

Очрашуда Татарстан республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының региональ вәкиле Эльвира Мифтахова эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүче федераль һәм региональ программаларга тукталды. ТР Экспортка ярдәм итү үзәгенең җитәкчесе Альбина Гергерт исә үзәкнең чаралары турында чыгыш ясады. Республика маркетинг үзәгенең баш белгече Гөлназ Шәвәлиева әлеге үзәкнең ресурсларында эшләү турында җентекләп чыгыш ясады. Тукай районы социаль яклау бүлеге башлыгы Ландыш Бариева шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә юнәлдерелгән «Социаль контракт» турында, районның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Людмила Рафикова хезмәт базарында киеренкелекне бетерү максатыннан өстәмә чаралар турында аңлатты.

Координацион киңәшмәдә Казаннан килгән белгечләр җирлегебездәге кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары, үзмәшгульләр дәүләт программаларын үз эшләрендә уңышлы куллана алсын өчен тиешле мәгълүматларны бирделәр.

Очрашуда эшмәкәрләр hәм үзмәшгүльләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев