24 март 2023 яңалыклары
-
Әнвәр дустым
Районыбызның Чыршылы авылында гаҗәеп киң күңелле, тормышны сөйгән, күп авырлыкларны җиңгән хезмәт ветераны яши. Ул- Әнвәр Шәрип улы Насыйбуллин. Мин аны балачактан ук беләм, безнең Оргыды белән Чыршылы авылы күршеләр, берберебезгә йөрешеп, аралашып яшәдек. Яшь чакларда Чыршылы егет-кызлары кичләрен безнең авыл клубына танцыларга килә иде, дус булдык, алай ачуланышкан вакытны хәтерләмим.
-
Кечкенә шахматчылар
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Кечкенә шахматчы» район шахмат турнирының сайлап алу этабы узды.
-
Ура, каникуллар башлана!
Бу атна ахырында мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Язгы ял вакыты балалар өчен куркынычсыз һәм күңелле узсын өчен, мәктәпләрдә бу вакытта төрле чаралар уздыру планлаштырылган.
-
Эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белем алдылар
Тукай районында кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр күләме арта бара. Эшмәкәрләр район икътисадына шактый зур өлеш кертә. Аларга мәгълүмати (информацион) ярдәм күрсәтү йөзеннән Яңа поселогында эшмәкәрләр очрашуы узды.