Әнвәр дустым
Районыбызның Чыршылы авылында гаҗәеп киң күңелле, тормышны сөйгән, күп авырлыкларны җиңгән хезмәт ветераны яши. Ул- Әнвәр Шәрип улы Насыйбуллин. Мин аны балачактан ук беләм, безнең Оргыды белән Чыршылы авылы күршеләр, берберебезгә йөрешеп, аралашып яшәдек. Яшь чакларда Чыршылы егет-кызлары кичләрен безнең авыл клубына танцыларга килә иде, дус булдык, алай ачуланышкан вакытны хәтерләмим.
Әнвәр дустым Кенәз урта мәктәбендә укыды, урта белем алу турында атесттат алгач та тормышын авыл белән бәйли. Ул Татарстан совхозында эшкә кала, механизаторларга булыша, чәчүдә дә, урып-җыюда да армый-талмый эшли. Хезмәт сөючән егет бер эштән дә тартынып тормый, урманга агач кисәргә җибәрсәләр дә, печән чабарга чакырсалар да теләп бара. Җитмәсә, әтисе Шәрип абыйга да булыша. Шәрип Насыйбуллин Татарставн совхозында атлар карый. Аның карамагында 80 нән артык ат була. Әнвәргә ат җене кагыла, ул хайваннарны ярата, атларны ашата, су эчәргә алып бара, көтү көтә. Совхоз атлары тәрбияле булгач бик таза, җитезләр була, йоннары ялтырап тора. Район буенча Сабантуйлар узышларында беренчелекне яулыйлар. Татарстан совхозы атлары даны хәтта республикага тарала.
Әнвәр Насыйбуллинны яшье җиткәч армиягә алалар. Ул Ерак Көнчыгышта артилерист булып хезмәт итә. Аннан бик күп күкрәк билгеләре, мактау кәгазьләре белән кайта. Егет хәрби хезмәттән кайткан чорда күрше Чаллы каласында гигант төзелешләр гөрли, бер-бер артлы КАМАЗ заводлары төзелеп эшли башлый. Әнвәрне дә Чаллы үзенә тарта, ул Кою заводына эшкә урнаша. Токарь ягъни тимер кыручы һөнәрен үзләштереп “тимер атларга” кирәкле детальләрне ясый. Шулай итеп аның бу хезмәттә 15 ел гомере үтеп китә. Аның фотосүрәте заводның мактау тактасыннан төшми, күп рәхмәт хатларына, дипломнарга ия була. Әнвәр ял көннәре җитүен һәр вакыт түземсезләнеп көтеп ала, ул тизрәк авылына әти-әнисе янына кайтырга ашкына. Ял көннәре Чыршылыда булышып үтә. Аның авылны яратуы гомер буе йөрәгендә йөри, ул түзми бер көнне җыенып туган җиренә кайтып төпләнергә карар кыла. Анда өй салып керә, үз хуҗалыгын булдыра, мал алып асрый башлый. Шулай итеп Әнвәр Шәрип улы авылга күчә. Ул авыл тормышы белән шундый мавыга ки, малларны, кош-кортларны күпләп асырый башлый, әйтерсең биредә аның кечкенә фермасы барлыкка килә. Әле аның бакча артында кечкенә генә күл бар, ул шунда маймычлар җибәрә, балык үрчетә башлый. Балык үрчи, үсә, бирегә балык тотарга бөтен Чыршылы кешеләре генә түгел күрше Күгәштән дә килә башлыйлар.
Гаиләсе дә аның күркәм була тормыш иптәше белән ул һәм кыз үстерәләр. Малае Илнар, кызы Миләүшә бик ярдәмчел балалар булып үсәләр. Җәй көнендә бөтен бакча эшләрендә булышалар. Яшелчәләр утыртканда булсынмы, уңыш җыйгандамы. Аның 4 оныгы да бабаларын бик яраталар, ярдәмгә килергә генә торалар. Адәм баласына шатлык кына түгел кайгы да килми тормый. Әнвәрнең хатыны уйламаганда юл фаҗигасына очрап вафат була. Әнвәр авыр кайгыга бирешми, тормыш дәвам итә. Аның бертуган абыйсы Вахит та аның ныклы терәге була.
Чыршылы авылында бәйрәмнәр, Сабантуйлары һәрвакыт гөрләп үтә. Аларда Әнвәр дустым бик актив катнаша. Биш авылдан җыелган халык катнашында узучы Сабантуйлары биредә аеруча матур, күңелле була! Фермер Таһир Хөрмәтуллинга һәр елны бу төбәк халкы рәхмәтле, милли бәйрәмебезне бик яхшы оештыра. Әнвәр исә Сабантуйларында җырлап халыкны шаккаттырмый калмый. Аның җырга сәләте балачактан килә, атлар көткәндә дә яланнарны яңгыратып җырлап йөргән егет бит ул!
Бүгенге көндә дә Әнвәр Насыйбуллин Чыршылыда гомер итә, авыл халкына булыша. Өй тирәсе җәйләрен гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра, тормыштан ямь, тәм табып яши. Менә шундый ул Әнвәр дустым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев