Якты юл
  • Рус Тат
  • Элиталы уңышны җыеп алуга таләпләр дә үзгә

    Сәйдәшев исемендәге хуҗалык - районда беренчеләрдән булып орлыкчылыкка нигез салган һәм дистә еллар дәвамында суперэлиталы бөртекләрне үрчетеп, югары репродукцияле чәчүлек орлык сату белән ныклап шөгыльләнүче, игенчелекнең иртәгәсен алдан күзаллап эш йөртүче авыл хуҗалыгы предприятиесе. Бөртеклеләр биредә 2710 гектар били. Бүгенге көнгә игеннәрнең 1030 гектары теземнәргә салынган, 886 гектары суктырылган, уртача...

    Сүз дә юк, орлыкчылыкны фәнни нигездә алып баручы хуҗалыкның урып-җыю технологиясе дә үзгә. Җиде кат үлчәп, ашыкмый-кабаланмый үз тәҗрибәләрендә сыналган, нинди генә табигать шартларында да уңай нәтиҗә бирә торган сортларга-ысулларга өстенлек бирү өстенә, галимнәр белән кат-кат киңәшләшүне дә читкә куймый сәйдәшлеләр. Соңгы елларда Ульяновскийдагы орлыкчылык фәнни үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр. Әнә быел да басулар карап торышка ук ямьле, игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин суперэлиталы "указ" сортлы борчак басуына алып килә. Кузаклары тәмле борчак белән шыплап тулган теземнәр саллы, калын. Ләкин шулкадәр муллыкны җыеп өлгерергә дә кирәк бит, август башланды. Район сводкасындагы саннарга карап, уракның темпларын тизләтү зарурлыгын, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 67 проценты җыелмаган булуын "искәртәм".

    Марат Тәлгать улының дәлилләре һәрвакыттагыча инандырырлык: "Без бит ашлык кына үстермибез, ә элиталы орлык җитештерәбез. Монда таләпләр бөтенләй башка. Турыдан-туры суктырып югары сыйфатлы орлык алып булмаячагына да без инде күптән инандык. Башак тәмам тулышып, бөтен мәйдан бердәй өлгереп, алтын төскә кермичә басуга кермибез. Шулай эшләгәндә генә орлыкның клейковина микъдары да, тишелеше дә югары була. Игеннәрне теземнәргә салуны да каяндыр өстән төшкән күрсәтмә яки план нигезендә түгел, дымлылыгы нормадан бераз гына югарырак чагын көтеп алып башкарабыз. Ә бер-ике көннән әлеге басуга бөтен урып-җыю техникасын берьюлы кертеп җибәрәбез. 100 гектардагы "татьяна" сортлы элиталы арышны да шулай 9 "Дон-1500" белән бер көндә җыеп алдык. Менә хәзер 3 басуда теземнәргә салынган игеннәр - борчак, вика һәм арпа берьюлы җитеште. Бүген 200 гектардагы суперэлиталы "указ" сортлы борчакны, 80 гектардагы виканы һәм 70 гектардагы солыны җыеп алсак, шимбәдән элиталы "нур" сортлы арпаны суктыруга керешәбез. Комбайнчылар әнә иртәдән чабышка әзерләнгән атлар кебек эшне башларга атлыгып тора," - ди елмаеп хуҗалык җитәкчесе.

    Кыр корабларын борчак басуының ызан башына тезеп куйган комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре белән танышабыз. Шунысы аеруча игътибарга лаек - ничә еллар инде хуҗалыкта кадрлар проблемасы юк. Уракта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү өчен чиратны яшүсмерләр көздән алып куялар. Иске Абдул урта мәктәбе укучысы Илмир Габидуллин әнә үз чиратын 2 ел көткән. "Иген басуындагы хозурлык башка бер җирдә дә юк бит ул. Сулыш алуларына кадәр иркен, рәхәт биредә. Яратып-ярышып эшлибез, басудан кайтасы да килми. Өлкән абыйлар безгә, яшьләргә, шулкадәр игътибарлы, ярдәмчелләр, барысын да бөртекләп аңлаталар. Беренче чирканчыкны арыш басуында алдым - бик ошый. Мәктәптән соң берәр һөнәри-техник көллиятне тәмамлыйм да хуҗалыкка эшкә кайтам," - диде ул кояштай елмаеп. Башка яшүсмерләр дә аның сүзен хуплады. Хезмәт чыныгуын тәҗрибәле комбайнчылар янәшәсендә үтүләре белән дә горурлануларын әйттеләр. Ильмирның үзенә "басу әлифбасын" - Салават Абдуллин, Раил Сәйфуллинга - Заһир абыйсы Рәфыйков, Илгиз Мөнәвировка - Фоат Ишморатов, Рәмис Әхтәмовка Рәшит абыйсы Сәгыйдуллин төшендерә. Әтиле-уллы эшләүче гаилә экипажлары да шактый бу хуҗалыкта. Илдар Әшрәфуллин - әтисе Айдар, Айнур Камалетдинов - әтисе Габденур, Илшат Габидуллин - әтисе Ринат янәшәсендә комбайнчы һөнәрен үзләштерәләр. 8нче комбайнны Илмир Абдуллин иярли. 9нчысында Булат Гатиуллин белән Илшат Фәйзуллин алмашлап эшлиләр. Эш шартларыннан да канәгать механизаторлар. Бөтен комбайннар да диярлек кондиционерлар белән җиһазланган, ашау менә дигән. Без кайтыр юлга кузгалган мәлдә, 9 кыр корабы бер сафка басып, кипшенеп алтын төскә кергән борчак теземнәрен суктыруга керештеләр.

    Хуҗалыкта урып-җыю комплексында ындыр табагында да тәртип, оешканлык күзгә ташлана. Басудан кайткан ашлык көшелләрдә ятмый, көне-сәгате белән чистартылып бара. Биредәге бөтен техниканы өзеклексез эшләтүче алтын куллы машинист Нәзир Сәгъдиев, аның хезмәттәше Фирдәвес Шәйхетдинов, 1990 елдан бирле ындыр табагында склад мөдире булып эшләүче Нәсимә Зыятдинова, басудан кайткан ашлыкны кабул итүдә Нәсимә апасына ярдәм итүче VII сыйныф укучысы Эльвина Мөхәммәтдинова, баш агроном Илдар Мөхәммәдиевләр тырышлыгы белән гәрәбәдәй эре, чиста бөртекләр стеналары агартылган коры амбарлар куенына урнашып бара. Муллык кына түгел, хуҗалыкның яшәешен, бүгенгесен һәм иртәгәсен билгели торган ышанычлы "валюта" туплана биредә. Узган ел хуҗалык саткан югары репродукцияле чәчүлек орлыкның күләме 800 тонна тәшкил иткән.

    Материал нәшер ителгән сәгатьләрдә Марат Тәлгать улы борчак, солы, вика басуларында урып-җыюның төгәлләнүе, 900 гектарлы арпаның 500е теземнәргә салынганы, 356 гектары суктырылганы, әлеге культураның уртача уңышы шушы вакытка 30 центнер тәшкил иткәнен хәбәр итте. Урак дәвам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: