Ел тәүлеге һәр көн хезмәттә
Алар – четерекле, авыр, сабырлык, кешелеклелек кебек сыйфатлар таләп итә торган изге хезмәт юлын сайлаган һөнәр ияләре. Алар – өлкәннәргә, караучысыз калган әби-бабайларга, сәламәтлекләре чикле балаларга, инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүче мәрхәмәтле кешеләр. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева белән эшләренең үзенчәлеге хакында сөйләшәбез.
– Социаль яклау идарәсенең төп функциясе нидән гыйбарәт?
– Тукай районында халыкны социаль яклау өч ведомство учреждениесе: картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, республиканың 40нчы санлы матди ярдәм күрсәтү үзәге аша башкарыла. Бу төр эшләрне барлыгы 103 хезмәткәр башкара. 21 авыл җирлегендә 43 социаль хезмәткәр эшли. Алар, өйләргә барып, 255 өлкән яшьтәге кешегә һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтә.
Өлкәннәребез социаль хезмәткәрләрнең хезмәтен бәяли белә. Мисал өчен, Түбән Суыксу авылында эшләүче хезмәткәребез Илүзә Мингалимова хакында Хәнифә Нәгыймова: «Илүзә кебек кешеләр булганда бернинди авырлык та куркыныч түгел. Үз һөнәренә тугрылыклы, намуслы, күркәм холыклы Илүзәгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр», – дип рәхмәтен юллый. «Татарстан» совхозы поселогыннан Татьяна Хәзрәтова Рузилә Гыйльмановага рәхмәтен җиткерә. Әҗмәкәй авыл җирлегендә эшләүче социаль хезмәткәр Зөлфия Алексеева исеменә дә рәхмәт сүзләре күп.
«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проектының төп максаты – өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны озак вакытлы карау системасын кертү. Гражданнарның сәламәт яшәү рәвешен кайгырту, аларны тәрбияләүчеләргә булышлык күрсәтү максатыннан алар белән эшләүнең яңа формаларын кулланабыз. Хәрәкәтләнү һәм үз-үзен карау буенча мөмкинлеге чикләнгән өлкән яшьтәге инвалид гражданнарга 15 июньнән озак вакытлы карау хезмәте оештырылачак. Әлегә кадәр социаль хезмәткәр 6 кешегә хезмәт күрсәткән булса, әлеге яңалык кертелгәч 2дән алып 6 кешегә кадәр хезмәт күрсәтеләчәк. Бушлай хезмәт күрсәтү төрләре дә артачак. Мисал өчен, ашарга әзерләүдә ярдәм итү яисә ризыкны пешереп бирү, ризыкны ашатуда булышу, тырнак кисү, юынганда ярдәм итү, санитария-гигиена хезмәтләре күрсәтү, бәдрәфтән файдалануда ярдәм итү, һава суларга алып чыгу, тиешле хезмәтләрне алу-алмавын белешү, сәламәтлекләрен күзәтеп тору, социаль-реабилитация чаралары үткәрү керә. 2019 елдан башлап 65 яшьтән өлкәннәрне махсус автотранспорт чарасында район дәваханәсенә диспансерлык үтәргә, вакцина ясатырга йөртәбез.
– Әле бит сезнең карамакта картлар һәм инвалидлар йорты да бар?
– Бу йортта бүген 50 кеше тәрбияләнә. Аларга өй ямен, гаилә җылысын бүләк итүче хезмәткәрләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Картлар һәм инвалидлар йортына хәйриячелек итүче җитәкчеләрнең, райондашларның изгелеге үзләренә меңе белән кайтсын.
– Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбия алу буенча башкарылган эшләр турында да әйтеп китсәгез иде.
– Бу проект районда дүрт ел эшли. Беренче төркем инвалид Алевтина Кузнецова үзенә гаилә җылысы биргән, хөрмәтле әби булу бәхетенә ирештергән Гөлфия Исламовага чиксез рәхмәтле.
– Мобиль бригада нинди эшләр башкара?
– Мобиль бригада иң ерак торак пунктларда яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга тиз арада, экстерн рәвештә, социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтә.
– Урын өстендә ятучы авыру кешеләрне карап-тәрбияләп торучыларга киңәшләр бирәсезме?
– Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында атна саен махсус җиһазландырылган кабинетта авыруларның якыннары, туганнары һәм аларны караучы гражданнар өчен махсус укулар, өйрәтүләр уздырыла. Урын өстендә ятып авыручыларны таяк, култык таягы, инвалид коляскасы һәм башка техник чараларны кулланырга өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә. Бу ысул авыру караучы кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтү, аларның хәленә керү, инвалидларның тормышына бераз гына булса да ямь кертү өчен эшләнә. Караучы («Сиделка») хезмәтен кертү буенча проект безнең районда колач җәя. Даими рәвештә урын өстендә ятучы 5 авыруга атнасына 28 сәгать сиделка хезмәте күрсәтелә. Түләү пенсия күләменә карап алына.
Тормышта проблемалары булган гаиләләр дә мөрәҗәгать итә. Аларга социаль ярдәм күрсәтелә.
– Гаиләсендә кыерсытылуга дучар булган балаларга нинди ярдәм күрсәтелә?
– «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль, хокукый, медик-психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә, аларны социаль мохит йогынтысыннан саклау, төрле яклап тернәкләндерү һәм социаль адаптация буенча чаралар үткәрелә – «Балаларга карата көч кулланмау» программасы тормышка ашырыла.
– Бала тудырган кайбер аналарда психологик проблемалар була, алар белән кем дә булса эшлиме?
– Тукай үзәк дәваханәсендә «Шәфкатъ» психологы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага практик дәресләр үткәрә.
– Ни кызганыч, җәмгыятебездә эчкече аналар проблемасы кискен тора.
– «Аек ата-ана – бәхетле гаилә» программасы эчкечелек очракларын тотрыкландыруга һәм киметүгә юнәлдерелгән. Без шул программа кысаларында гаиләләрдә аңлату эшләре алып барабыз. «Балаларга карата көч кулланмау», «Үзеңә-үзең психолог» программасын тормышка ашыру кысаларында тренинглар, лекцияләр, дәресләр үткәрелә.
– Менталь тайпылыш авыруыннан интегүчеләр белән эшләү аеруча авырдыр?
– Бүгенге көндә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрле 10 кеше белән эш башланды. Авыруларны тернәкләндерү буенча «Шәфкать» үзәге психологлары һәм педагоглары «Мин барысын да булдыра алам!» исемле көндезге эш төркемен оештырды. «Салават күпере» психологик клубы арт-терапия кулланып эшли. Программада катнашучылар – 3-5 яшьлек балалар. Программа шулай ук уен, ком, музыка белән савыктыру терапиясен, әкият, чәчәк терапиясен һәм изотерапияне үз эченә ала. Ә инде «Сенсор бүлмәсенең тылсымлы дөньясы» сенсорлы кабул итү, релаксация, психогимнастика, коррекция үсеше өчен кулланыла.
– Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларның сәләтен ачу һәм аларны социальләштерү ничегрәк бара?
– Һәр бала нинди дә булса сәләткә ия. Шул сәләтне үз вакытында күрү һәм үстерү ата-анадан, педагоглар һәм социаль хезмәткәрләрдән тора, ул педагогларының сизгерлегенә һәм игътибарына бәйле. Бу максаттан «Шәфкать» үзәгендә социаль педагоглар эшли. «Традицион булмаган ысуллар белән рәсем ясау» дәресендә балалар рәсем сәнгате нечкәлекләренә өйрәнә: карандаш, акварель, гуашь, тушь, күмер, балавыз карандашлар, акбур ярдәмендә рәсем ясыйлар. Рәсем аша бала эчке дөньясын, сүз белән әйтеп аңлата алмаган кичерешләрен күрсәтә. Эш барышында бармакларның вак мускуллары үсеш ала, ә бу – баланың тел үсешенә турыдан-туры йогынты ясый.
Бала нинди генә дәрестә шөгыльләнсә дә, матурлыкны күрергә һәм аны саклый белергә өйрәнә. Шул рәвешле, баланың психологик яктан тотрыклылыгын һәм эмоциональ яктан күңел халәтен яхшыртуны да кайгыртабыз. Әле шуңа өстәп, баланың әдәп-әхлагын да тәрбиялибез. Ассызыклап шуны әйтәсем килә, безнең социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең, инвалидларның, авыр тормыш шартларында калган гаиләләрнең яшәү рәвешен җиңеләйтү өчен бар көчләрен куялар. Бу һөнәрне сайлаган кешеләр безгә очраклы гына килеп эләккән кешеләр түгел. Кешегә – олымы ул, кечеме – үзенең йөрәк җылысын, кайгыртучанлыгын көн саен профессиональ рәвештә һәркем бирә алмый.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хезмәттәшләремне һәм хезмәт ветераннарын тәбрик итәм. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Фото Бариева / Рөстәм Зәкиев фотосы.
Фото Социаль яклау 1, 2, 3, 4, 5 / Фото район социаль яклау бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев