Дым каплату – мөһим бурыч
Атна башында район аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Җитештерү предприятиеләре, агрофирма «Кама» һәм кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары басуларында тырмалау – дым каплату тулы куәтенә бара.
«Гигант» ҖЧҖе җитештерү предприятиесендә сөрүлек җирләрнең гомуми мәйданы 3615 гектар тәшкил итә. Бүгенгесе көндә 4 тырмалау агрегаты басуларда тырмалау эшен башкара. Ике ДТ-75 тракторына тагылган тырмалау агрегаты белән механизаторлар – берьеллык үлән чәчеләчәк басуны тырмалый. Күпьеллык үлән чәчелгән 1 мең гектар җирне механизаторлар МТЗ 12-21 тракторына тагылган тырмалау агрегаты белән тырмалаугадым каплатуга кереште.
«Гигант» ҖЧҖе җитештерү предприятиесе баш агрономы Рамил Хәлил улы Сәгъдиев: «Туфракта дымны саклап калу – бүгенгесе көндә иң зур бурыч. Җир – дымлы. Бу – бик яхшы. Үсемлекләргә көч бирүче, аны тукландыручы, кыскасы яшәтүче көчкә ия дымны саклап калу өчен язның шушы мәлен кулдан ычкындырмаска тырышабыз. Көн кояшлы булса, җилләп тә торса 1 гектар җирдән тәүлегенә 30-40 тонна дым һавага оча. Ә инде тиешле вакытында, бөтен шартын китереп тырмаласаң җирдә дым саклана. Әлеге эшне дөрес һәм вакытында башкару уңышның нигезе дип әйтү дөреслеккә туры килә. Механизаторларыбыз уңганбулган, үз эшләрен белеп һәм тиешенчә башкаралар. Безнең җитештерү предприятиесендә – директор, белгечләр, механизаторлар – һәрвакыт киңәшләшеп эшлибез. Һәммәбез дә белем һәм эш тәҗрибәсеннән чыгып эш буенча фикеребезне әйтәбез. Күмәк эштә киңәшләшеп эшләү кирәк. Бик вакытлы тотындык тырмалауга», – ди баш агроном күпьеллык эш тәҗрибәсеннән чыгып.
Басу түрендәге корыч айгырларның гөрелтесенә күктәге тургайлар моңы кушыла. Тырмаланган басу-кырлар тип-тигез булып кала – кәснең әсәре дә юк. Күк йөзен яңгыр болытлары каплауга карамастан механизаторларның күңеле эш дәрте белән тулган. Берьеллык үлән чәчеләчәк 130 гектар җирне ике ДТ- 75 тракторына тагылган тырмалау агрегаты белән тырмалыйлар.
Рәсим Рифкать улы Батталов – авыл хуҗалыгы тармагында зур тәҗрибә туплаган механизатор. Сала егете яшьлегендә кала эшчесе булып заводта хезмәт куя. Бу гадәти хәл була ул елларда, аның туган авылы Яңа Сарайлы Яр Чаллыга терәлеп тора бит. Тормыш шулай үз агымына барганда илдә үзгәреш җилләре исеп яшәеш тамырдан үзгәрә. Рәсим югалып калмый – туган авылына әйләнеп кайта һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлый. Менә өч дистә ел инде ул карлар эреп җирләр бераз кипшенә башлауга басу-кырларга керә һәм кара көзләргәчә шунда хезмәт куя. «Һәр елны иртә яздан басуга чыгам. Җирдә дым тиешенчә тупланып калсын дип көздән сөреп калдырылган басуларны тырмаларга чыктык. ДТ75 тракторына тырмалау агрегатын тагып эшлибез. Унике метрлы тагылма тырма белән эшләве уңайлы. Киң колач белән җирне эшкәртеп барганлыктан эш вакытына һәм ягулык-майлау материалларына экономия ясала. Бу эшләр тәмамлангач үсемлекләрне тукландыруга керешәбез. Анысы берничә этапта үткәрелә. Мал азыгы әзерләү чорында берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чабабыз. Һава торышының ничек килүенә карап ул эшләрне берничә тапкыр башкарырга туры килгән еллар да була. Җәй фасылында өчәр тапкыр яшел масса чапкан чаклар да булды. Аннары аеруча җаваплы чор башлана – игеннәрне урыпҗыю. Комбаин штурвалы артына утырам. Шулай бер-бер артлы эш төрләре алышып тора. Бер дә күңелсезләнергә вакыт калмый», – ди барлык техниканы да иярли алучы механизатор.
Рәзил Рәҗәп улы Гобәйдуллин бирегә Малтабар авылыннан килеп эшли. Эшсөючән, тырыш нәселнең бер тармагын тәшкил итүче ир-егет ул. Өлкән яшьтәге әтисе аграрийлар сафында – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куюын дәвам итә – крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.
«Авыл хуҗалыгы тармагында 2007 нче елдан эшли башладым. Трактор, йөк машинасы, комбаин – минем стихия. Барысында да яратып эшлим. Авыл җиренә береккән нәсел инде без», – ди Рәзил. «Район Сабантуена үзегезнең хуҗалыкта асралучы атлар белән ярышка килгән идегез. Сез техниканы өстен күрү белән беррәттән терлек асрауны да үз итәсез булса кирәк», – дим механизаторның авылда мал-туар асрауга карата фикерен ишетәсе килеп. – Әйе, хуҗалыкта атлар да асрыйбыз. Сәламәтлеге һәм мөмкинлеге булган кешегә авыл җирендә кош-корт, мал-туар асрамыйча яшәүне күз алдына китерә алмыйм. Җирне яратам. Басу-кырлар исе – безнең өчен хушбуй сыман. Һава торышы уңай килеп дым каплату эшен үзвакытында башкарып чыга алырбыз дип уйлыйм», – ди тырыш механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев