Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чит ил комбайнын авыл мастерскоенда ремонтлап булмый

Шушы көннәрдә район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү-барлау кысаларында хакимият башлыгы Васил Хаҗиев "Агрокөч төркеме" агросәнәгать холдингының иң мөһим звеноларының берсе буларак 2009 елда оешкан, бүген үзебездә һәм чит илдә эшләнгән барлык төр авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү, сафка бастыру, запас частьлар белән тәэмин итү, җитештерү белән югары һөнәри дәрәҗәдә...

Предприятие оешып эшли башлаганнан бирле колачлап алмаслык зур эшләр башкарылган биредә. Гомумән, "Агрокөч төркеме" ябык акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү үзәген агрохолдинг предприятиеләре һәм агрофирмалар тупланган җирлектә, нәкъ шушы урында оештыру - киләчәкне күзаллап эшләнгән уңышлы проектларның берсе дисәк, ялгыш булмас. Базар икътисады шартларында "Весенний" совхозы банкротлыкка чыга һәм предприятиенең менә дигән ныклы биналары берничә ел буш тора. Әлеге предприятиедә озак еллар баш инженер булып эшләгән, предприятие таралганнан соң комбайннар, тракторлар өчен запас частьлар кайтарту белән шөгыльләнә башлаган Дамир Гыймадиевның йөрәге әрнеп, "Их, бу биналарны ничек тә эшкә файдаланасы иде бит," - дигән минутлары күп була. "Чаллыагроснаб" предприятиесендә тракторлар, тагылма агрегатлар төзекләндерү белән шөгыльләнә башлагач та бу хыялы күңел түрендә тора аның. Һәм, ниһаять, 2007 елда аңа үз кул астындагы барлык белгечләре белән бергә яңа проектны тормышка ашыруда катнашу, төгәлрәге, "Агрокөч төркеме" ЯАҖнең авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү үзәген оештыру мөмкинлеге бирелә. Дамир Шамил улы эшне элеккеге шампиньон цехы бинасын тулысынча реконструкцияләүдән башлый. Акрынлап үз янына ышанычлы һәм тәҗрибәле белгечләрне туплый.

BOSСH фирмасының ягулык насосларын биредә төзекләндерәләр

Бүген "ФинАгроТрейд" ҖЧҖнең генераль директоры Дамир Гыймадиев 250 кешелек коллектив белән җитәкчелек итә. Заманча станоклар белән җиһазланган цехларда 100дән артык төрдәге техник хезмәт күрсәтелә. Авыл хуҗалыгы техникасының барлык төрләре, шул исәптән, чит илдә эшләнгән тулысынча электроникага көйләнгән куәтле "Нью Холланд", "Фендт" бөртек комбайннары, "Маккормик" тракторлары, РОПА чөгендер алу комбайннары, "МакДон" үзйөрешле чапкычлары, тагылма агрегатлар төзекләндерелә һәм техник хезмәт күрсәтелә. Газ-электр белән эретеп ябыштыруның барлык төрләре (аргон, аллюминий, чуен) дә башкарыла. Терлекчелек фермаларындагы азык тараткыч Делаваль җайланмасыннан алып, чит ил техникасындагы кондиционерларны, двигательләрне, ягулык насосларына кадәр төзекләндерүче югары квалификацияле белгечләр эшли биредә. Ремонт эшләре, техник хезмәтләр күләме елдан-ел арта. Әле бит "Агрокөч төркеме" агрохолдингы составындагы предприятиеләр - "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, Зәй шикәр заводы, "Яр Чаллы элеваторы" ААҖ, "Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖндәге катлаулы җиһазларны төзекләндерү, өзеклексез эшләвен тәэмин итү дә "ФинАгроТрейд" ҖЧҖ белгечләре җаваплылыгында. Рационализаторлык тәкъдимнәрен дә урында, тиз арада тормышка ашыруны традициягә керткәннәр һәм, иң мөһиме, тәкъдимнәр барысы да үз "Кулибиннарыныкы." Технологиясе искергән чит ил техникасын, сүтеп, яңа максатларда файдалана алырлык итеп үзгәртеп җыю, әйтик, терлекчелекне механикалаштыру цехы җитәкчесе инженер Рафис Исрафилов идеясе белән чөгендер җыю комбайныннан чәчү агрегатларын тагып йөри торган трактор ясау тәҗрибәсен дә үзләштергәннәр. "Соңгы елларда механизаторларның һәм агрономнарның киңәш-таләпләрен искә алып, кайбер тагылма агрегатларны үзебездә эшли башладык. Менә бу 12 метр киңлектәге җир эшкәртү агрегатларына хуҗалыклар, фермерлар алдан ук заказ биреп куялар," - дип җитәкче урамдагы асфальт җәйгән мәйданчыкка тезелгән, матур итеп буяп та куелган өр-яңа агрегатларга күрсәтә.

"ФинАгроТрейд" ҖЧҖ шулай ук чит ил комбайннары һәм тракторларга запас частьлар алып кайтып сатучы арадашчы ролен дә үти. Әйтик, ягулык насослары җитештерүче BOSCH фирмасының ышанычлы дилеры булып тора.

Предприятиенең төп участокларын яшьләр әйдәп бара

Язгы кыр эшләренә әзерлеккә килгәндә, 5 агрофирма составындагы, шул исәптән "Кама" агрофирмасы ҖЧҖнең барлык тракторлары, тагылма агрегатлары бүгеннән басуга чыгарлык. Димәк, «Агрокөч төркеме» ЯАҖнә караган 221 мең 176 гектардагы авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү, чәчү кампаниясен өзеклекләрсез үткәрү белән проблема булмаячак. Комбайннарны төзекләндерү эше дә тукталып тормый. Әлеге цехның башлыгы - Башкортстанның аграр институтын тәмамлаган югары белемле инженер Данил Ханнанов яшь булса да, тырышлыгы, төгәллеге белән хезмәттәшләренең абруен казанырга өлгергән. "Соңгы бер елда гына бик күп өметле яшьләр килде коллективка. Әллә нинди матур идеяләр белән керәләр, бер-беребезне игътибар белән тыңлыйбыз, киңәш-табыш иткәннән соң бер анык фикергә киләбез. Югары белемле инженер-техник буларак үземә дә кызыклы шундый максатчан белгечләр белән эшләве," - ди Дамир Шамил улы. BOSCH фирмасының ягулык насосларын төзекләндерү цехы мастеры Айдар Шәйхетдинов, "Маккормик" тракторларын төзекләндерүче өметле инженер-техник Рузил Хәертдинов, тагылма агрегатлар ясаучы алтын куллы егет Алмаз Зарипов, баш технолог Булат Сәетов, предприятие директорының беренче урынбасары Илдар Әгълетдинов, баш икътисадчы Гөлнара Сафиуллина турында да бик күп җылы сүзләр әйтте җитәкче.

Эшне дөрес итеп оештыру, хезмәт дисциплинасы - иң мөһим факторларның берсе биредә. Кайсы цехка гына кермә - чисталык, тәртип, ремонтка кабул ителгән техника да, запас частьлар да билгеле бер эзлеклелектә, аерым номер белән реестрга кертелә. Теге яки бу детальне минут эчендә штрих-коды аша эзләп табып була.

Предприятиедә хезмәт хакы вакытында түләнә, эш шартлары яхшы. Шуңа күрә кадрлар проблемасы да юк. "Коллективыбыз тату, тотрыклы, хезмәт кешесенә ихтирам булган җирдә эшләгән саен эшлисе килә," - диләр ремонтчылар.

ФинАгроТрейдта комбайннан трактор да ясыйлар

Үзебезнең регионда шундый заманча җиһазланган, теләсә нинди катлаулылыктагы ремонт эшләрен башкару сәләтенә ия белгечләр белән тәэмин ителгән предприятие булуның район хуҗалыклары, фермерлар өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген район башлыгы Васил Хаҗиев та ассызыклады. "Киеренке кыр эшләре вакытында, көннең һәр сәгате, һәр минуты исәптә чакта басуда туктап калган техникаңны әллә кайларга мөрәҗәгать итмичә, кыска гына вакыт эчендә, югары сыйфат белән төзекләндерү мөмкинлеге бар икән - бу бик зур ярдәм, бик зур этәргеч," - диде. Чыннан да, чит ил комбайннарын авыл мастерскоенда төзекләндереп булмый. Элеккеге еллардагы кебек чит ил белгечләрен чакырту яки ремонтка башка регионнарга илтү барлык хуҗалыкларның да хәленнән килми: бәяләр үтә кыйммәт. Ә "ФинАгроТрейд" җәмгыятендә бәяләр дә тотрыклы, сыйфатлы итеп төзекләндерүгә гарантия дә бирелә. Кыр эшләре чорына техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү мөмкинлеге дә бар.

Предприятие бүген дә үсештә, яңарышта. "Агрокөч төркеме" хезмәткәрләре белән берлектә механизаторларны һәм техник белгечләрне "ФинАгроТрейд" ҖЧҖ базасында юнәлешле укыту-өйрәтү, әйдәп баручы белгечләрне квалификацияләрен күтәрү максатында чит ил фирмаларына укырга җибәрү буенча план-графиклар төзелгән. Башкача мөмкин дә түгел, югары тизлекләр заманында авыл хуҗалыгы техникасы да бер урында тормый, үзгәрә, камилләшә.

Шул ук көнне район башлыгы агрохолдингның тагын бер уңышлы проекты - россиякүләм әһәмияткә ия орлык заводының төзелеше белән танышты. Бу хакта тулырак мәгълүмат алдагы саннарның берсендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшлђренђ ђзерлек язгы кыр эшлђре