Якты юл
  • Рус Тат
  • Чәчүлек орлыгың сыйфатлымы?

    Чәршәмбе көнне Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында зона семинары үтте. Анда чәчүлек орлык әзерләү, аның сыйфаты турында сөйләштеләр. Семинарга якын-тирәдәге тугыз районның орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнары, ТР буенча "Россельхозцентр"ның районнардагы филиаллары белгечләре - барлыгы 120дән артык кеше катнашты.

    Орлыкчылык белән безнең районда өч хуҗалык - "Чаллы яшелчәсе", "Ирек", Сәйдәшев исемендәге предприятие шөгыльләнә һәм безнең территориядә бу өлкәдә Орлыкчылык заводы үз эшен башлады. Зона киңәшмәсе үткәрү урыны итеп юкка гына Сәйдәшев исемендәге хуҗалык сайланмаган. Әлеге предприятие районда беренчеләрдән булып орлыкчылыкка нигез салды һәм күп еллар дәвамында суперэлиталы бөртек үстереп, югары репродукцияле орлык сату белән шөгыльләнә. Бүген ул "Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясе" составына керә.

    Берничә ел инде хуҗалык Ульяновскидан кайтарылган "симбирцит", "экадо-70" кебек элиталы сортлы бодай үстерә. "Болар икесе дә башакта коелмый торган, югары клейковиналы, корылыкка уртача чыдамлылыктагы сортлар", - ди хуҗалыкның баш агрономы И. Мөхәммәдиев. Икесеннән дә гектарыннан якынча 35-40 центнер уңыш алалар икән. Бу язда ике сорт орлыкны да 400әр тонна сату планлаштырыла. Болар яңа сортлар, шуңа күрә сорау да зур, диләр белгечләр. Хәзергә "симбирцит"ның якынча 100, "экадо"ның 180ләп тоннасы сатылган. Сату бәяләре - 16 сум. "Үзкыйммәте якынча 8-9 сумга төшә, бер килограммнан 8 сумлап табыш кала", - дип исәпләп күрсәтә баш бухгалтер И. Сафин.

    Узган ел язгы бодайның суперэлиталы "ульяновская-100" сортын чәчеп караганнар. Белгечләрнең әйтүенчә, бодайның бу сорты ашлама күп сорамый. Сынау чорында гына булганга, орлык әлегә сатылмый.

    Сигез еллап инде хуҗалык басуларында арпаның Мәскәү ягыннан кайтарылган элиталы "нур" сорты чәчелә. Быел аның орлыгын 14 сумнан саталар. Рязань өлкәсеннән килеп 80 тонна алып киткәннәр, республика районнарына 60 тонналап сатарга өлгергәннәр инде. Арпаның бу сортын шулай ук 400 тонна сату планлаштырыла.

    Чәчүгә килгәндә исә, сәйдәшлеләрнең бөртеклеләр өчен билгеләнгән җире барлыгы 2465 гектар мәйданны били. Анда чәчү өчен 627 тонна орлык әзерләп куелган. Җирләрнең 63,6 процентына элиталы, 32 процентына суперэлиталы сортлар чәчеләчәк.

    "Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясе" җитәкчесе Ю. Еров семинарда ясаган чыгышында орлыкны әзерләү һәм чәчү технологиясен тиешенчә үтәмәгәндә уңышның 50 процентын югалтырга мөмкинлеген билгеләп үтте. Моңа сортлар төрлелеге дә, орлыкның ничек итеп җиргә керүе дә, чәчү вакыты да керә. "Биопрепараты" фәнни-җитештерү институты вәкиле Р. Ибәтуллина чәчүлек орлыкны биопрепаратлар белән эшкәртүнең мөһимлеген ассызыклады, үсемлекләрдәге авыруларның 60 проценты орлык аша күчүен әйтеп үтте. Биопрепаратлар куллануга 1 сумыгызны кызганып, 25 сумлык табыш алу мөмкинлеген югалтмагыз, дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга. Шулай ук берничә препарат та тәкъдим итте. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы М. Кәримовның әйтүенчә, безнең хуҗалыкларда, нигездә, сыналган нагро биопрепараты кулланыла. Аны орлыкны чәчкәнче дә, тишелеп чыккач та, ашлама буларак та кулланырга була, ди Марат Ришат улы.

    Киңәшмәдә катнашучылар семинарның гамәли өлешендә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның орлык саклана торган складларында булдылар, сәйдәшлеләр һәм "Россельхозцентр"ның районара филиалы әзерләгән орлыкларны һәм үсентеләрне карадылар. Заманча препаратлар ярдәмендә орлыкны ничек зарарсызландыру һ.б. хакында фикер алыштылар. Очсыз бәягә алданмыйча, ялган препаратлардан сакланырга кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр. Белгечләр шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы, орлык белән эшләүчеләрнең медицина күзәтүе үтүе турында да сөйләштеләр.

    Теги: чђчњ
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: