Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Чаллы яшелчәсе»ндә кәбестә утырта башлыйлар

Район игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге дәвам итә. Хуҗалыкларда тракторларны, тагылмалы техниканы күптәннән ремонтлап куйганнар инде. Ләкин эш күп әле: кардан чистаргач, басуларны тукландыру өчен ашламасын да, чәчү материалын да әзерлисе бар. Районның яшелчә үстерүче зур хуҗалыкларының берсе - «Чаллы яшелчәсе»ндә дә язгы эшләргә ныклы әзерлек бара: яшелчә рассадаларын урнаштыру...

Килгән көнне хуҗалыкның яшелчә складларының берсендә кәбестә утырту өчен махсус кассеталарны торф белән тутыралар иде. Румия Нәҗметдинова, Елена Косачева, Гөлзидә Таһирова, Гөлфинә Мисалова һәм Фирдәүсә Галәветдинова йомшак, кулларда таралып торучы кара массаны җитез генә чиләкләргә салып, аны савытлар өстенә бушатып тараталар.
«Чаллы яшелчәсе» нең баш инженеры, яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов эшнең нечкәлекләренә төшендерә.
- Кәбестә рассадасы өчен 25 мең кассета кайтарттык. Мартның 10-15ләреннән соң аларга кәбестә орлыгы чәчә башларга ниятлибез. Бу эшне махсус машина башкарачак. Вакуумлы аппарат кассетадагы 144 бүлекчәнең һәркайсына ялгышмыйча берешәр орлык салып барачак, - диде ул.
Орлыкларны чәчкәннән соң, тартмаларны теплицаларга чыгарып куячаклар. Әлеге вакытта теплицаларда да эшнең кызган мәле: агач корылмаларның иске урыннарын яңаларына алыштыралар, стеналарын, түбәләрен полиэтилен белән ябалар. Төзекләндерү эшләрендә биредә җәмгысы 6 кеше катнаша: хатын-кызлар Надежда Колбасова һәм Лидия Феоктистова рулондагы полиэтиленны өлешләргә кисеп торалар, ир-атлар исә аның белән яңартылган теплицаларны тышлыйлар. Бер гектар мәйдандагы бу корылмаларда яшь үсентеләр тишелеп чыгарга тиеш. Теплицаларны җылылык белән газда эшләүче генераторлары тәэмин итәчәк.
Орлык мәсьәләсенә килгәндә, «Чаллы яшелчәсе» җәмгыяте җитәкчесе Ришат Хатыйпов: «Голландиядән кайтартылган 1 млн 100 мең сумлык кәбестә орлыгыннан кала, 400әр мең сумлык «рогнида», «бордо» сортлы кишер һәм аш чөгендере орлыклары әзерләп куйдык», - диде. Аларны исә карлар эрегәч, ачык грунтка апрель айларында чыгарырга ниятләп торалар. Моңарчы җирне сөреп, тырмалап, аны тукландыру өчен ашламасын да кертәсе бар. Илдус Газизов сүзләренә караганда, ашлама сатып алыр өчен әлеге вакытта алар дәүләт ярдәме - субсидия көтәләр.
Биредә һәр эшне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгарга тырышалар. Шул үҗәтлекләре, эшкә җаваплы карау нәтиҗәсендә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне район халкы гына түгел - Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә яшәүчеләр дә теләп сатып алалар. Аннан кала, хуҗалык балалар бакчалары, мәктәпләрне дә ел әйләнәсендә яшелчә белән тәэмин итеп тора.
Шуңа күрә, район белән бергә якын-тирә шәһәр халкына җитәрлек яшелчә үстерү өчен «Чаллы яшелчәсе»нә быел да бик нык тырышырга кирәк. Һәм алар тырышалар да. Узган җәй коры килеп тә, көзен әйбәт кенә уңыш алынды. Быел да яшелчәчеләр сынатып тормастыр, шәт. Язгы кыр эшләре вакытында «Чаллы яшелчәсе », үткән елдагы кебек үк, кәбестәне - 50, аш чөгендере белән кишерне 40ар гектар мәйданда үстерергә ниятли.
- Көзен аш чөгендеренең уңышы бик яхшы булган иде. Гектарыннан 160-180 центнер җыеп алдык. Быел табигатьнең безгә карата мәрхәмәтле булачагына, тагын да югары уңыш алачагыбызга өметләнәсе килә. Техник тәэмин ителеш, эшче куллар җитәрлек булса да, һава торышы уңай булмаса, түккән тир әрәмгә китмәсен иде, - ди, Ришат Хатыйпов.
Тумаган тайның билен сындырмыйлар дигән кебек, уңышның нинди булуын алдан күреп, белеп булмый, әлбәттә. Бу хакта фараз кыларга да иртәрәк әле. Шулай да, хуҗалыкның һәр звеносы төзек, язгы кыр эшләренә әзер торуын искә алганда - өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында